+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2015, 21:49

“Төньяк капка” — бакча артымы?

Ни өчен “Уфа — Аэропорт” трассасын төзекләндерүгә миллиард сумнар салынганда башкалага Черниковка ягыннан кергән юл дистә еллар дәвамында игътибардан читтә кала?“Уфа — Аэропорт” юлы соңгы елларда чын мәгънәсендә олы бер төзелеш мәйданына әверелде. Ел әйләнәсенә биредә эш кайный дисәк тә, арттыру булмастыр. Гомумән, рәсми мәгълүматларга күз салганда, биредә соңгы берничә елда гына да миллиард сумнар үзләштерелгән.

Бу җәһәттән башкаланың көньяк капкасы булган әлеге юл быел тагын да күркәмләнер дияргә кирәк. Әйтик, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы 29 гыйнварда агымдагы елда “Уфа — Аэропорт” юлын төзекләндерүгә шәһәр бюджетыннан 551,4 миллион сум бүленәчәк дип хәбәр итте. Шунда ук әлеге акчаларның юл өслеген, тротуарны ремонтлауга, тавыштан саклаучы экран, юл билгеләре урнаштыру, барьерны алыштыру һәм яшелләндерү эшләренә тотынылачагы билгеләнде. Дөрес, соңрак “Башинформ” агентлыгы башкала казнасыннан әлеге максатта чыгымнарның 551,4 миллион сумнан 310,9 миллион сумга киметелүе һәм моның эш күләменең яңабаштан каралуы белән бәйле булуы турында язды.
Башкалага илтүче әлеге юл участогына шушы кадәр игътибар бүленүе һәм аны төзекләндерүгә елның-елында миллион-миллиардлы акчалар юнәлтелүе бер яклап хуплауга лаек булса, шулай ук сораулар да тудыра. Сүз дә юк, “Уфа — Аэропорт” юлы — стратегик объект. Башкортстанга, аның башкаласы Уфага килүче югары кунаклар да, җитәкчеләр дә, гомумән, һәркем республика хакында, тәү чиратта, әлеге юлның торышыннан чыгып фикер йөртә. Бу җәһәттән, быел җәй Уфаның ШОС һәм БРИКС саммитларына килүче дәүләт җитәкчеләрен, меңләгән кунакны кабул итәчәген күз уңында тотканда, башкаланың көньяк капкасына шундый зур игътибар бирелүе табигый һәм һәрьяклы аклана. Һичшиксез, аның торышы сүз тидергесез булырга тиеш.

Сүз дә юк, әлеге юл, “Уфа — Аэропорт” трассасы кебек үк стратегик әһәмияткә ия дә түгелдер. Һәрхәлдә аннан югары җитәкчеләр, ил башлыклары йөрми, республика дәрәҗәсендәге чиновниклар да сирәк узадыр. Әмма шушыннан көн-төн узучы гади халык, меңләгән завод эшчеләре дә бар бит әле...
Читайте нас: