+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2015, 21:50

Янгыннар саны азайган

Әмма уяулыкны киметергә ярамый.Узган ел янгын сүндерүчеләр өчен үзенчәлекле булды — Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе янгынга каршы көрәш федераль хезмәтенең 22нче отряды егерме еллыгын һәм Уфаның янгыннан саклану идарәсе биш еллыгын билгеләде. Уфа шәһәре көнендә башкала янгын сүндерүчеләре парады булды, анда техника һәм хезмәткәрләрнең әзерлек дәрәҗәсе күрсәтелде. Шулай ук 8 Март поселогында тантаналы рәвештә яңа муниципаль янгын сүндерү часте ачылды һәм “Черниковка” янгын сүндерү часте кизү тора башлады.

Янгыннан саклану хезмәт­кәр­ләренең Уфада узган йомгаклау киңәшмәсендә шушылар турында да әйтелде. Анда билгеләнүенчә, соңгы елларда янгыннар саны кими. Былтыр Уфада 767 янгын теркәлгән, бу 2013 ел белән чагыштырганда 56 очракка кимрәк. 717 кеше эвакуация­ләнгән һәм коткарылган.
Узган ел казанышларына шуны да кертеп була: янгын часть­лары­ның барысы да личный состав, техника һәм җиһазлар белән комплектланган. Узган ел өстәмә рәвештә “Магирус” АЛ-60 авто­баскычы һәм “Урал” автомашинасы нигезендә автоцистерна сатып алынган. Ел ахырына Чесноковка поселогында янгын сүндерү идарәсе һәм укыту-күнегүләр үткәрү полигонының административ корпусы төзе­леп бетте. Бу 2014-18 елларга Уфаның янгын хәвеф­сезлеге муниципаль програм­масын гамәлгә ашыру нәтиҗә­сендә мөмкин булды.
Идарә җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Карамов сүзләренә ярашлы, узган ел утта 33 кеше һәлак булган. Ул шулай ук башкаланың Ленин һәм Орджоникидзе районнарында кешеләр күпләп үлгән янгыннарның сәбәбенә игътибарны юнәлтте һәм профилактика эшләрен көчәйтергә чакырды. Идарәнең инженер-профилактика составы шәһәр­нең күзәтү эшчәнлеге хезмәт­кәрләре белән берлектә былтыр 30 меңнән артык йорт һәм фатирны тикшергән, бистәләрдә меңнән артык рейд үткәргән.
Быел аларга Яңа Черкассы, Аркавыл, Иске Турбаслы торак пунктлары да керәчәк, анда яңа, унынчы янгын сүндерү часте оештырылачак. Шул рә­вешле башкала тирәли “янгын хәвефсезлеге боҗра­сы”н төзү тәмамланачак.
Читайте нас: