+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2015, 22:16

“Без күзәтчелек органы түгел...”

Мәгълүм булуынча, күптән түгел Росстандарт үзенең 90 еллык күркәм юбилеен билгеләде. Амран Миһран улы тармакта 40 елдан артык хезмәт сала. Шушы уңайдан аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Амран Миһранович, сөйләшүне үзәкнең төзелеше, эш үзенчәлеге белән укучыларны таныштырудан башлау урынлы булыр.

– Бу сорауга гади генә мисал белән җавап бирәм. Әйтик, телевизорлар эшләү заводы төзергә кирәк. Махсус җиһазлар, проект документлары, тәҗ­рибә базасы да таләп ителә. Кыскасы, әйбер кибет киштәсенә куелганчы бик зур сынаулар, озын юл үтәргә тиеш. Шушы җаваплы эш белән безнең үзәк шөгыльләнә. Җитештерүче белән берлектә норматив хокукый документ әзерлибез, метрология эшләрен башкарабыз, продукцияне сыныйбыз, сертификациялибез. Таләп ­ителсә, товар билгесен дә ясыйбыз. Патентларны да законлаштырабыз. Күрсәтелүче хез­мәтләр күп булганга, бары тик метро­логия үзәге дип кенә йөртелә алмыйбыз. Җитештерүчегә продукцияне уйлап чыгару­дан алып, кулланучыга җит­кергәнче ярдәм кулы сузабыз. Гомумән, үзәк Башкортстан халык хуҗалыгының бөтен ихтыяҗ­ларын да канәгать­лән­дерә. Мондый максатка ирешергә Стәрлетамак, Белорет, Сибай, Неф­текама, Бөре һәм Октябрьский шәһәр­ләрендәге филиалларыбыз да ярдәм итә. Бүген үзәктә 270тән артык белгеч хезмәт сала. Сыйфат ягыннан да калышмыйбыз. Коллективта ике фән докторы, җиде фән кандидаты эшли. Аспирантлар да әзерлибез. Хезмәт салучыларга беренче төп таләп – югары техник белем. Тәҗрибәләр, экспер­тизалар белән шөгыльләнү­челәргә таләпләр югарырак. Алар өстәмә әзерлек үтә. Федераль законга ярашлы, аккредитация үтәбез. Бердәм, тату, эш сөючән коллектив белән заманнан артта калмыйча, алда торган теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтлебез.
Читайте нас: