+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2015, 22:18

Эш күләме зур, ә вакыт кыса

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ШОС һәм БРИКС саммитларына төзелүче объектларның әзерлеген тикшерде.5 февральдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Уфа” халыкара аэропортында ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек кысаларында төзелүче яңа терминал белән танышты.Аэропортның генеральный директоры Александр Андреев төзелеш эшләре 85-90 про­центка үтәлүе турында әйтте. Очу залында эчке бизәү эшләре тәмамланган, телетраплар куелган, пассажирларны теркәү урыны әзер. Якын көн­нәрдә технологик корылмаларны монтажлау башланачак.

Республика Башлыгы халыкара терминалның барлык, шул исәптән багаж төяү һәм паспорт тикшерүе үтү бүл­мәләрен, пассажирлар өчен зал­ларны карады. Дәүләт чиге аша үтү пунктында элемтә үзәген җиһазландыру эшләре февраль азагына тәмамла­начак.
Рөстәм Хәмитов аэропорт җитәкчесеннән яңа терминалны хезмәтләндерү өчен штатка ничә өстәмә хезмәткәр кабул ителәчәге белән кызыксынды. Александр Андреев тагын 40 кешене эшкә алачакларын белдерде. Алар, башлыча, хәвеф­сезлекне тәэмин итү һәм бүлмәләрне тәртиптә тоту эшен башкарачак. Биналарга эш режимында тест үткәрү 20 фев­ральдә башланачак, ә мартның өченче ункөнлегендә терминалны файдалануга тапшыру каралган. Рөстәм Хәмитов төзүчеләргә һәм арендала­у­чыларга эшләрне тизләтү һәм объектны билгеләнгән вакытка өлгертү бурычы куйды.
Халыкара авиалинияләрнең яңа терминалы 16 мең квадрат метр мәйданны били һәм сәгатенә 800гә кадәр пассажирны чит илләр юнәлешендә үткәрү мөмкинлеге бирәчәк.

* * *


Шул ук көнне республика Башлыгы төзелүче кунакханә­ләрне һәм реконструкциялә­нүче “Конгресс-холл” комплексын карады. Җиде кунакханәдә булды, аларның икесе югары әзерлек дәрәҗәсендә. Аш-су бүлмәләренә җиһазларны монтажлау, хезмәткәрләр туплау һәм номерларны өлгертү эшләре генә калган. Гоголь урамында урнашкан “Атола” кунакханәсе — өч атнадан, ә Аксаков урамындагы “Hilton Garden Inn Ufa” отеле 20 мартта ачылачак. Рөстәм Хәмитов отельнең конференц-залларын, ресторанын һәм номерлар фондын карады, шулай ук үзенең смартфоны белән Wi-Fi хезмәтен тикшерде. Уфадагы “КЕСКО” җәмгыятенең төзелеш компаниясе җитәкчесе Владимир Шимин аңлатуынча, кунакханәдә яшәүчеләр бернинди тоткарлыклары булмаган 100 Мбит/с тизлегендәге Интернет белән файдалана алачак.
Калган биш кунакханәдә эшләр графикка ярашлы бара. Мәсәлән, “Hampton by Hilton Ufa” отеленең фасадын йөзләү һәм номерлар эчендә бизәү эшләре бара, ә “Sheraton” оте­ленә мебель килүе көтелә.
— Саммитларга кадәр вакыт аз кала. Эш күләме зур, объектларның вакытында ачылуы мотлак, — диде Рөстәм Хәмитов һәм әлеге чорда аеруча игътибарны җиһазланды­ру һәм хезмәткәрләр туплау мәсьәләләренә юнәлтү кирәк­леген билгеләде.
Республика Башлыгы шулай ук ШОС һәм БРИКС саммитларының төп чаралары үтәчәк “Конгресс-холл” комплексын реконструкцияләү барышы белән дә танышты. Хөкүмәт министры Руслан Мирсаяпов, төп төзелеш эш­ләренең зур киңәшмәләр һәм ике яклы очрашулар үтәчәк бүлмәләр урнашкан 0 һәм 1нче катларда җәелдерелүе турын­да сөйләде. Алар барысы да федераль оештыру комитеты таләпләренә туры китереп әзерләнә.
Рөстәм Хәмитов комплекс­ның дүрт катын да карап чыкты, төп залларда һәм ярдәмче биналарда булды, әлегә баш­карасы эшләр күләменең зур булуын бил­геләде. Руслан Мирсаяпов, реконструкция планга ярашлы бара һәм объект 1 июльгә әзер булачак, дип белдерде.
Продажа квартир в уфе.
Читайте нас: