+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2015, 21:59

Каһәрләнгән картлык, валлаһи...

Маһира Исәнбаеваның һәр көне туганы белән тарткалашып үтә.Маһира Солтан кызы Исәнбаева 1929 елның 8 июлендә Кырмыскалы районы Үтәгән авылында туган. Шушы гомер эчендә тормышның ачысын да, төчесен дә татыган ул. Аның михнәтле, үкенечле, аянычлы язмышы турында роман язарга буладыр. Бәхетле мизгелләре төш кебек сирпелеп кенә кала. Изгелекләре, кызганычка каршы, карт көнендә игелек булып кайтмаган шул.

Ятимлектә үткән балачак

Маһира әби үз акылында, кеше исемнәрен, хәл-вакыйгаларны төгәл бәян итә. Әтисе укытучы, колхозда бригадир, аннары райкомда инструктор булып эшли. Әнисе Маһирага өч яшь тулганда авырып, өч сабыен, ирен калдырып бакыйлыкка күчә. Үги әни балаларны какмый, алар янына тагын дүрт бәләкәч алып кайта.
Әтисен, партия хезмәткәре буларак, беренче көннән үк сугышка алалар. Тормышлары тагын да катлаулана. Кырмыскалыда сатучы булып эшләгән бертуган апасы авылга кайтырга мәҗбүр була. Ләкин аны вербовать итеп, эшкә озаталар. 12 яшьлек Маһираның балачагы урам буенда, ятим, ялангач булып, ачлы-туклы үтә.
1947 елда апасы Маһираны үзе белән тайгага ияртеп алып китә. Баракта яшәсәләр дә, тамаклары тук, өсләре бөтен, чиста була. Эштә чыныгып үскән авыл баласы өчен урман тазарту авыр тоелмый. Төрле яклардан куылган литва, немец халкы белән тату эшлиләр. Без тарих китапларыннан гына укып белгән ГУЛАГка куылганнар белән Маһира әбиләр бергә урман кискән. “Аларның яшәү рәвешләре эшкә килгәннәрнекеннән яхшырак иде, йомшак урын-җирдә күреп, ашарга ит пешерәләр иде”, — дип хәтерли әби. Дүрт ел гомер сизелми үтә. 1951 елда туган якларына кайта, Уфага килеп, төзелешкә эшкә керә. Ленин урамындагы таш йортларны үз кулларыбыз белән салдык дип әле дә горурланып сөйли Маһира әби.

Мәхәббәтле бәхет

Уфаның Завод урамындагы тулай торактан яшәргә бүлмә бирәләр. Шулай конторадан документларын тапшырып чыгуга үги әнисенең авылдашы Зәкине очрата. Маһира тайгадан кайткач, үги әнисе янына барып йөргән була. Авылда Маһираны кодача дип кенә йөрткән, кичке уеннардан озата барган Зәки дә төзелештә эшли икән, җитмәсә, бүлмәсе дә күрше корпуста гына булып чыга. Ике яшь йөрәк озак уйламый өйләнешә. Ефәк күлмәк, йомшак шәл, җылы одеялны саткан акчага Томскига юлланалар. Колач җәеп каршы алалар биредә. Бер ел яшәгәннән соң, яшь пар кире Уфага – төзелешкә әйләнеп кайта.
Зәки Сәйфулла улы белән бәхетле була Маһира әби. Икесе дә төзелештә эшли. Фатир бирәләр. Ләкин балалары булмый. Йомран авылында яшәгән үги ана кызының җиде баласының Гөлчәчәк исемлесен тәрбиягә алалар.

Гөлчәчәк

6 яшендә Гөлчәчәкне үзләре янына яшәргә күчерәләр. Авылга кайтып йөриләр, туганнары да килеп тора. Кызыкайны башкаланың мәртәбәле 20нче мәктәбенә йөртеп укыталар. Кыз педагогия институтына укырга керә. Югары белем алгач аны Уфа районының Комлыкүл мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Ул анда кияүгә чыга, баласы туа. Ләкин күңеле Уфага тартыла. Маһира әби, үстергән балабыз дип, гаиләсе белән кайтырга ризалык бирә. Ике бүлмәле фатирда ике гаилә 15 ел тату гомер кичерә, Гөлчәчәк өч бала таба. Аларны әби оныкларым дип тәрбияләшә, һәрвакыт күз-колак булып балалар белән тора. Маһира әбинең апасы Мәгъфия, фатирымны сиңа калдырам, дисә дә, әби, миңа йөрүе авыр, Гөлчәчәк белән киявемә яз, дип күндерә.

“Алданганны аңладым...”

Мәгъфия үлеп, бер ел үтү белән яшьләр өйдә генә торган әбигә әйтми-сөйләнми, фатирын сатып, үзләренә ерак түгел ике бүлмәлене алалар. Әниләренә исә, кеше өстендә түләп торабыз, диләр. Сер озак үтми чишелә. Шулай бер ялда авылга кайтып киткәч, оныгы нәнәсе белән кала. Күпме түләп торасыз соң, улым, дип сорагач, үзләренеке икәнлеге ачыклана. Нәнәсе оныгыннан барысын да җайлап сораша. Ә икенче көнне социаль хезмәткәр Венера килгәч, әби хәлне сөйләп бирә. Маһира әби кызының яңа фатирын барып күрә. Бу очрашудан соң аралары якынайгандай була. Өч балалы гаилә арытаба өч бүлмәле фатир ала. Ләкин эчүгә салышкан ире белән Гөлчәчәкнең аралары начарая. Нәтиҗәдә, 160 мең сум бурыч калдырып, ире якты дөнья белән бәхилләшә. Инде нишләргә? Кемнән ярдәм сорарга? Маһира әби, балам дип, беренче булып бурыч каплауны кайгырта. Түләгәч, үзенең бер бүлмәсен сата. Ләкин чит кешегә түгел, ә туганнары Әлфиягә... “Бер-ике елдан кара кайгыдан саргаеп утырырмын дип башкаема да китермәгән идем ул чакта”, — дип авыр сулый әби.

“Этең өйдә булса, килмим...”

Баштагы мәлне бик матур яшәп китәләр. Ишембайда менә дигән фатирын алыштырып, ханым башкалага күчеп килә. Аудит булып эшкә урнаша. Көрәп алган акчасына Сипайловодан фатир алып, кеше тота. Үзе Маһира әбидә яши. Әби дә, күз алдымда үскән бала, карт көнемдә ялгызыма иптәш булыр дип, фатирының бер өлешен сата шул. Башта бергә тукланалар. Ләкин ханым эштән соң кайта, ә әбигә шикәр чире белән дә интеккәч, ашамый торырга ярамый. Әйткәләгәч, ошамый. Сүз урын бүлешүгә чаклы барып җитә. Элек хәл белергә дип кергән, кеше өзелмәгән Маһира әби янына бүген хәтта социаль хезмәткәр дә килергә курка. Туганнары, күршеләре, әби-чәбиләр: “Этең өйдә булса, килмим”, — диләр.

Мин ярдәмгә мохтаҗ

“Аш бүлмәсенә чыгартмый, тәрәзәне ача, әшәке сүзләр әйтә, мыскыл итә, кеше килсә, эт кебек өрә, таларга тотына...” дип үксеп, күз яшьләренә буылган әбекәй кан басымыннан, шикәр чиреннән интегә. Юындырышырга, бүлмәсен җыештырырга кеше кирәк, әбекәй ярдәмгә мохтаҗ. Әлфия бик күп урыннарга хатлар юллагач, февральдән караучы җибәрергә каршы киләләр хәтта. Карт көнендә шундый хәлдә калган әби өчен моңардан да куркынычы бармы икән?
Уфаның Киров районы “Изгелек” халыкны социаль хезмәтләндерү комплекслы үзәге директоры Тәгъзимә Габделвәлиева:
— Авыр хәлдә, караучысыз, ярдәмсез калган, безгә мөрәҗәгать иткән, безнең белән килешү төзегән һәр кеше белән эшлибез, беркемне дә ярдәмсез калдырмыйбыз. Исәнбаева белән озак еллар эшлибез. Үзенчәлекле кеше, социаль хезмәткәрләргә аның белән эшләве җиңел түгел. Ун елдан артык аны караган дәвердә эштән китүчеләр күп булды. Психологик экспертиза үткәрергә хакыбыз юк. Әби өй эчендә йөри, аяк-куллары эшли.
Социаль хезмәткәргә көненә 21 кешене карарга туры килә, эш хакы түбән. Хезмәткәрләр чыдамый, 1-2 елдан эштән китә. Исәнбаевада торган күршесе Әлфия Гуликова белән үзәкнең юрист-консульты Галина Белякова шөгыльләнә. Моннан берничә ел элек килеп туган низагта белгечләр аңлату эшләре алып баруны дәвам итә. Үзен агрессив тотучы, беркемне тыңларга теләмәүче Әлфия, җавапсыз калмаучы Маһира Солтан кызының эше буенча комиссия составында актлар төзелде. Эшләве ничек кенә авыр булмасын, әбине ярдәмнән ташламыйбыз, каравыбызны дәвам итәбез.

Үзәкнең юрист-консульты Галина Белякова:
— Туганнар арасындагы үзара аңлашылмаучанлыкта ике як та хаклы. Торак мәсьәләсе, аны бүлү мәсьәләсендә без үзебезнең яктан Маһира Солтановнага консультация, тәкъдимнәр бирү, документлар эшләүгә, әбинең үзен озатып кына бара алабыз. Мәсьәләне хәл итүдә бары тик адвокат ярдәм итә ала. Адвокат таптык. Ул фатир бүлү эшен суд аша хәл итәргә чакырды. Исәнбаева озак уйлады, дүрт айга туганнарына барып яшәп тору сәбәпле, башланган эш тукталып калды. Аннары Әлфия моннан китеп торгач, әби беразга тынычланды. Ләкин күршесе кайту белән тагын безгә шалтыратты. Әлфиягә, Сипайловодагы фатирыңда яшәп тор, дигән киңәш тә булды. Юк. Ул катгый каршы. Ә әби ягыннан бер туганы да бу эшкә кысылырга теләми, вәкаләтле кеше буласы килми. Адвокат та, без дә, үз чиратыбызда, әбигә ярдәм күрсәтүдән баш тартмыйбыз.

Орден-медальләре булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Маһира Исәнбаева дисбе тартып, тыныч картлыкта утырыр урынга, үз фатирында “кирәксез җан иясе кебек куркып утырам”, ди...

P.S. Ике якның да фикере редакциянең диктофон язмасында саклана.
Читайте нас: