+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2015, 21:57

Обелискка канлы вакыйгалар уелган

Ул кыргыйларча үтерелгән шагыйрь Шамун Фидаи һәм Барый Башмаков хакында хәтерне яңартып тора.Уфа белән Камышлы авылы арасындагы юлны халык “Подымал юлы” дип йөртә. Аны кайчандыр көрәк, кәйлә белән төзегәннәр, ул күп еллар халыкка хезмәт итеп, бүген инде җимерек хәлгә килгән, шуңа аннан үтүчеләр юк диярлек. Әмма аның нәкъ уртасында урнашкан обелискка күпләрнең игътибары кимемәгән. Ул 1920 елда кыргыйларча үтерелгән шагыйрь Шамун Фидаи һәм Барый Башмаков истәлегенә куелган.

Язучы һәм журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мансаф Гыйләҗевның “Мәхшәр” романында канлы һәм шанлы Гражданнар сугышы елларында булган вакыйгалар Кушнаренко районының Камышлы, Илморза, Мәмәк авылларында яшәүчеләрнең язмышы Башмаковлар гаиләсе аша тасвирлана. Әлеге роман герое прототибы, Шамун Фидаи белән Барый Башмаковның дусты булган Исламгали Арсланов аерым игътибарга лаек.
Кушнаренко районының көнчыгыш чигендәге Камышлы, Илморза авылларына ХVIII гасыр башларында күченеп килгән татарлар нигез салган. Табигатьнең урманнарга, күлләргә бай куенында төпләнгән халык иркен яшәгән. XX гасыр башларында бу авылларда ике мәхәллә булып, дини тәрбия көчле куелган. Әмма башлангыч белем бирү мәктәбе булмау күпләрне борчуга салган. Шул рәвешле, 1912 елда земство тарафыннан мәктәп бинасы төзү башлана. Әмма беренче Бөтендөнья сугышы башлану белән укыту эшен җайга салу кичектерелә. Камышлы авылына беренче укытучылар 1915 елда гына килә.
Шул ук елда Илморза авылына Стәрлебаш мәдрәсәсен уңышлы тәмамлаган Исламгали Арслановны мулла итеп җибәрәләр. Ул дөньяви белем бирүне җайга сала, кичләрен авыл халкына физика, математика, табигать белеме, география нигезләрен өйрәтә. Исламгали яшьләр белән дә уртак тел таба. Аеруча ул Мәмәк авылы мулласы Мәгалим Башмаковның уллары Абдулла һәм Барый белән дуслашып китә. Ул аларга киләчәккә хыяллары турында да сөйли. Дуслар якты киләчәк булырына чын күңелдән ышана.
Озакламый Исламгали гаилә корып җибәрә – Камышлы авылы мулласы Мөхәммәтгани кызы Мәсрүрә белән никах укыталар. Уллары Мансур, кызлары Мәстүрә туа. Исламгали дәртләнеп дөнья көтә. Әмма Исламгалинең алдынгы карашлы, яшьләр белән яхшы мөнәсәбәттә булуы, укытуда яңа алымнар куллануы авыл муллаларында ризасызлык тудыра. Бервакыт Уфадан кайтып килгәндә аны Айгалыш урманы буенда сагалап торып бик каты кыйныйлар, дөньяга карашын үзгәртүне таләп итәләр. Тик ул сайлаган юлыннан тайпылмый.
1917-20 еллардагы вакыйгалар Камышлы, Илморза авылларын да читләп үтми. Революция, гражданнар сугышы авыл халкын икегә аера. Хәкимлекне югалтырга теләмәгән мулла-мөәзиннәр совет властеның кан дошманына әйләнә. Яңа тормыш төзү турында хыялланган Башмаковлар, Исламгалиләр яңа власть яклы була. Яшьләр арасында абруе белән билгеле Исламгалине партиягә алалар, агитатор итеп билгелиләр. Ул җиң сызганып эшкә керешә, искелеккә, наданлыкка каршы көрәшә. Аның җитәкчелегендә яшьләр концертлар куя, “Галиябану” спектаклен сәхнәләштерә.
1920 елның язында комсомолның Уфа губкомы ике яшь егетне, Исламгалинең дуслары, шагыйрь Шамун Фидаи белән Барый Башмаковны яшьләр арасында эш алып бару өчен Бөре өязе авылларына җибәрә. Юлда алар атлы юлчыларга иярә, аларга үзләренең планнары турында сөйли. Ә болар, Мәмәк авылы кешеләре, Башма­ковларның дошманнары булып чыга. Алар егетләрне Айгалыш урманына алып кереп тукмый. Бер атна узгач, авыл кешеләре Барый белән Шамунның үле гәүдәләрен Айгалыш сазлыгыннан табып ала. Шулай итеп, Исламгали иң якын дуслары, фикердәшләрен югалта.
1921 елда илгә корылык килә. Яңа власть өчен ул авыр сынауга әверелә. Искелектән арынырга теләмәгән һәркем бөтен афәтләрдә “бәлшәүникларны” гаепләп котырып чыга. Шул чорда җәйге челлә уртасында Камышлы авылында олы янгын чыга. Күбесенчә түбәсе салам белән ябылган өйләрне бик тиз арада ут ялмап ала. Халык нәрсәгә тотынырга да белми. Исламгали тиз арада янгын сүндерүне оештыра. Янгын афәтенә үзен аямый көрәшкәндә аның колагына тавышлар ишетелә: “Кара син аны ничек тырыша! Ә бит ул үзе бәлшәүник, димәк янгынга үзе гаепле!” Шунда аны күз ачып йомган арада утка төртеп кертәләр. Аны коткаручы булмый. Мәсрүрә белән Мансур килеп җиткәндә кешеләр таралышып, кузлы кисәүләр янында Исламгалинең төтенләп яткан мәете генә кала. Искелеккә, наданлыкка каршы көрәшкән ир узаманының гомере шулай фаҗигале өзелә.
Әтисенең яраткан улы Мансур яшьтән үзаллы тормыш көтә башлап, халыкка хезмәт итү юлын сайлый. Партия кушуы буенча Юлышка авыл советы рәисе булып юллана. Колхозлашу чорында аны Әсән авылында колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Сеңлесе Мәстүрәне, әтисен яндырып үтергән кешеләр янында калдырырга теләмичә, үзе янына ала.
Дөньялар тынычланып, халык бераз хәл алгач, янә сугыш башлана. Бөек Ватан сугышына киткәндә Мансур дүрт бала белән калган хатыны Гайнеҗиһанга тиздән әйләнеп кайтырга вәгъдә итсә дә, кайта алмый. Политрук Мансур Арсланов Волхов фронтында барган каты алышларда батырларча һәлак була. Бу хакта хәбәр иткән кара кәгазьне алгач, Гайнеҗиһан дүрт баласы белән Камышлыга әйләнеп кайта, ә Мәстүрә әтисенең дошманнары янына кайтырга теләмичә, Әсәндә кала.
Бүген Мансурның улы Мазһар Камышлыда яши. Аның оныгы Галия, картәтисе Исламгали кебек, укытучы булырга хыяллана.

Марс ГЫЙЛӘҖЕВ,
Иске Камышлы мәктәбенең тарих укытучысы.
Читайте нас: