Данис Миңнеҗиян һәм Яһүдә Садрыевлар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлауга ДОСААФка укырга керә һәм 1983 елның сентябрендә армиягә алынганчы урындагы “Агыйдел” хуҗалыгында шофер булып эшли.
— Уфадан безне башта — Куйбышев, аннары Төньяк Осетиянең Орджоникидзе шәһәренә алып киттеләр. Анда ике ай күнекмәләр үткәргәннән соң Әфганстанга җибәрәчәкләрен әйттеләр. “Шунда җибәрерләр әле”, дип уйлап йөри идем. Шулай булып чыкты да”, — дип хәтерли ул чакларны Данис Яһүдә улы.
Данисларның часте Әфганстан белән Пакистан чигендәге Кандагар шәһәренә килеп төшә. Бер атна полигонда шөгыльләнгәннән соң, Данисны бронетранспортерга утырталар. Аңа десантчыларны хәрби операцияләр урынына илтү, азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары төялгән машиналар колоннасын озатып бару бурычы йөкләтелә.
Әфганстанда ун ай хезмәт итү дәверендә аңа төрлесен күрергә: дошманнар белән күзгә-күз очрашырга да, миналарга юлыгырга да, пуля яңгыры астында калырга да туры килә. Боларның берсе дә батыр йөрәкле Илеш егетенең сугышчан рухын сындыра алмый. Тик менә 1984 елның 25 октябрендә булган вакыйга гына тормышын аңа кадәргегә һәм аннан соңгыга бүлә.
...Ул көнне бронетранспортер йөртүче Данис Садрыев алдына ягулык һәм азык-төлек төялгән машиналар колоннасын озатып бару бурычы куела. Көн буе юлда барганнан соң кичкырын алар базага ял итәргә туктый. Бу вакытта исә саперлар иртәгә колонна үтәчәк юлны тикшерә. Ә иртән колонна янә юлга кузгала. Күпмедер ара үтүгә Данис утырган бронетранспортер дошман фугасы өстенә барып менә. Тирә-якны көчле шартлау тавышы тетрәтә. Мина ярчыклары Данисның уң кулын, аякларын, маңгаен, битен һәм күзләрен яралый. Солдат төгәл бер атнадан гынаТашкент шәһәрендәге госпитальдә һушына килә. Күзен ачмакчы була, тик томаннан башка нәрсә күренми. “Якты дөньяны башка күрәлмәм микәнни?” — дип кычкырып елап җибәрүдән чак тыелып, ул тиз генә аяк-кулларын капшап карый. “Бинтка уралган уң кул исән кебек, тик нигә ул берни дә тоймый соң?” — дип өзгәләнә егетнең йөрәге.
— Безгә китергәндә уң кулың сеңерендә генә асылынып тора иде. Без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Күзләрең — күрә, кулың хәрәкәтләнә алсын өчен сиңа югарырак сыйфатлы медицина ярдәме алу кирәк. Шуңа без сине иртәгә үк Ленинградтагы Хәрби-диңгез госпиталенә озатабыз, — ди дәвалаучы табиб егеткә.
— Без бит бронетранспортерда өчәү идек. Ул егетләрнең язмышлары ничек икән? — дип кызыксына Данис.
— Сине Ташкентка кадәр озата килгән офицер берсенең исән икәнлеген, икенчесенең шартлау вакытында һәлак булуын әйтте. Шуннан артыгын белмим.
Бу хәбәрне ишетүгә Данисның күзләренә яшь бөртекләре тыгыла: “ничек инде һәлак булган? Унтугыз яше дә туларга өлгермәгән иде бит әле аның. Туган ягыма — Украинама кайтсам, иң матур кызга өйләнәчәкмен, күп итеп балалар үстерәчәкмен”, дип хыяллана иде...” дип тавышсыз гына елый Данис, ә үзе исән-имин калдырганы өчен Аллаһы Тәгаләгә эченнән генә рәхмәт укый.
Аллаһы Тәгалә, чыннан да, мәрхәмәтле була Даниска: күпсанлы операцияләр кичергәннән соң күзләре дә күрә, кайчандыр сеңердә генә асылынып торган уң кулы да акрынлап хәрәкәтләнә башлый. 11 ай буе госпитальдә ятканнан соң, туган ягына кайтып төшә егет.
Ишектән килеп керүгә, кызарып һәм шешенеп торучы күзләрен, яралы маңгаен, берничә операция үткәргәннән соң бераз кыскарыбрак һәм гарипләнебрәк калган уң кулын күреп, әнисе Миңнеҗиян: “Минем баламмы соң бу?” дигәндәй бер мизгел улына текәлеп карап тора да: “Шуның өчен җибәрдемме сине армиягә?” — дип, күкрәгенә капланып, үксеп еларга тотына.
— Алай бик бетеренмә әле, әнкәй. Менә, исәнмен бит. Шунысына сөен, — дип, Данис аны үзенчә тынычландырырга тырыша.
— Мин синең бәхетсезлеккә юлыкканлыгыңны иң беренчеләрдән булып белдем бит, бәбекәем, — дип, ана сулкылдап елавын дәвам итә. Данис исә, берни аңламыйча, әнкәсенә сораулы карашын төби.
Эш болай була. Уфада ДОСААФта укып йөргән чагында Данис будильник сатып ала һәм аны, өенә алып кайтып, түр яктагы өстәлгә куя. Шул сәгать, Данис армиягә китеп бер ел да бер ай үтүгә бер дә юктан кинәт туктап кала. Моны күреп, Миңнеҗиян апаның йөрәге жу итә. Ул сәгатьне күкрәгенә кыса да: “Улыкаемның сәгате туктады. Нидер булды Данискаем белән, нидер булды”, — дип, күршеләренә йөгереп керә. Ана күңеле дөрес сизә: соңыннан ачыклануынча, сәгать нәкъ Данис фугаста шартлаган мизгелдә туктап калган була...
Туган якта Данисның яңа тормышы башлана. Бер ел буена авылда яраларының ныклап төзәлеп бетүен көткәннән соң (нәкъ шул чакта Әфганстанда күрсәткән батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены да килеп җитә), ул сельпода товаровед булып эшли, аннары Агыйдел шәһәрендә төзелүче атом электр станциясенең автотранспорт предприятиесенә шофер булып эшкә урнаша. 1990 елда күрше кызы Эльвира белән гаилә корганнан соң, туган ягында төпләнергә карар итә. Берникадәр вакыт урындагы “Агыйдел” хуҗалыгында, Андреевка кирпеч заводында шофер булып эшли. Бүген исә ул “Илеш элеваторы” җәмгыятендә шушы ук хезмәтне башкара. Руль артына утыруына да утыз елдан артык вакыт үтеп киткән.
— Яралы уң кул белән шофер булып эшләү үзе зур батырлык бит! — дип соклануымны белдерәм.
— Нишлисең, яшәргә кирәк бит, — дип тыйнак кына җавап бирә ул.
— Бернинди медицина тикшеренүе үтеп тормыйча да сезгә инвалидлык бирерлек бит! Нигә артыннан йөреп карамыйсыз? — дип кызыксынам.
— Бик күп тапкырлар йөреп карадым инде, сеңлем. Бу дөньяда гаделлек юктыр, күрәсең... Иң кыены шул: хезмәт хакы яхшырак түләнә торган урынга эшкә керим дисәң, “Син гарип”, — дип алмыйлар, ә дәваханәдән шул турыда белешмә алырга барсам, табиблар: “Син — сәламәт”, — ди. Менә шуннан соң аңлап кара инде бу дөньяны! — дип карашын читкә төбәп җавап бирә батыр йөрәкле яугир.
— “Кызыл Йолдыз” орденының бер ташламасы да юкмыни?
— Юк инде, каян булсын? Ташламасы булса, картәтидән калган, 1958 елда салынган йортта яшәр идеммени? Дөрес, “Кызыл Йолдыз” ордены, пенсия яшенә җитүгә, “Хезмәт ветераны” исеме бирә бирүгә. Тик ул яшькә дә җитәргә кирәк бит әле!
— Зарланмыйк әле, Данис, тормышыбыз тыныч булганга, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшәгәнгә, балаларыбыз исән-сау булганга шөкрана кылыйк, — дип әңгәмәгә кушыла яугирнең хатыны Эльвира.
Садрыевлар өч ул тәрбияләп үстергән. Өлкән уллары Азамат, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, хезмәт юлын башлап җибәргән, берничә ай элек кенә гаилә корырга да өлгергән. Айбулатлары — шул ук уку йортының икенче курсында, Айнурлары Кушнаренко педучилищесында белем ала. Аларның тәртипле, тырыш, ата-анага игелекле балалар булуына күрше-тирә соклана. Садрыевлар барлык эшне дә бергәләп башкара. Узган җәйдә күмәк көч белән мунча салганнар, күп итеп каз-үрдәк үстергәннәр.
— Аларның гаиләсен күпләргә үрнәк итеп куярлык. Ике яктан да әти-әниләренә булышып (алар күршедә генә яши), туганнары белән йөрешеп, булганына шөкер итеп яши беләләр, — ди Садрыевлар турында күршеләре Гөлүдә Ибраһимова.
— Ризван Хәкимовның киң билгеле ”Төшләремә керә Кандагар” дигән җыры бар. Кандагар сезнең дә төшләрегезгә кереп йөдәтмиме соң? — дип сорыйм Данис абыйдан хушлашыр алдыннан.
— Йөдәтми була димени? Әфганстаннан кайтуыма 30 елдан артык үтсә дә, һаман да ап-ачык булып төшләргә керә ул шәһәр. Анда алган мина ярчыклары маңгайда һәм күзләрдә һаман да утырганга шулайдыр инде ул. Азаматым Дагстанның Махачкала шәһәрендә хәрби бурычын үтәп кайтты. Тагын ике улымның армиядә хезмәт итәсе бар. Шуңадырмы, Кандагарны төшемдә күреп уянган саен: “Илебездә сугыш утлары гына чыкмаса, улларыма хәрби конфликтлар барган төбәкләргә эләгергә генә язмаса ярар иде”, дип телим. Мин үзем сугышның ни икәнен үз күзләрем белән күрдем, анда ярты сәламәтлегемне калдырып кайттым. Шуңа да улларымның минем язмышны кабатлауларын теләмим...