+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2015, 21:46

Йөрәкләрне куеп йөрәкләргә...

“Ихлас” мәчете тырышлыгы белән республиканың җиде төбәгендә Мәүлид кичәсе үткәрелде.Изге Рәбигуль-әүвәл ае мөселман дөньясында Пәй­гамбәребез Мөхәммәт саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган ае буларак зурлап үткәрелә. Уфабызның дини-әхлакый, мәдәни һәм эстетик тәрбия, белем бирү үзәге булган “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм тырышлыгы, мәчет каршында оешкан “Илаһилар” иҗат төркеменең (җитәк­чесе — Башкорт­станның атказанган сәнгать эшлеклесе Афәрим Акчурин) активлыгы белән бер ай эчендә җиде урында Мәүлид кичәсе уздырылды. Аларда меңнән артык мөэмин-мөселман бер-берсе белән күрешү, хәл белешү, иманын сафландыру, югары әхлакый дәрәҗәдә мәдәни ял итү бәхетенә иреште.

Уфаның “Ихлас” мәчетен­дә, Башкортстан филармо­ниясендә, 65нче татар гим­назиясендә, Салават шәһәре, Балтач, Кыйгы, Федоровка районнары Мәдәният сарайларында узган Мәүлид кичәләре, нигездә, бер программа буенча оештырылса да, һәр җирлекнең кабатланмас үз моңы, халкының үз зәвыгы, аралашуның үз җылысы белән һәркайсы кабатланмас булды. Бу кичәләрнең кайберсе турында тәфсилләп язып та чыктылар. Шунысы мөһим: Мәүлид кичәсенә килгән район хакимияте башлыклары һәм башка җитәкчеләр халыкны әнә шулай югары әхлакый тәрбиягә әйдәгәне өчен бу изге гамәлне ихлас хуплады. Чынлап та, безнең халыкка, татар, башкорт тамашачысына әдәпсез юморга корылган концертлар түгел, “Илаһилар” башкарган салаватлар, мөнәҗәт­ләр, дини һәм халык җырлары күпкә якынрак икән. Ә бит залда ошбу илаһи моңга коенып утыручылар арасында ак яулыклы әбиләр һәм түбәтәйле бабайлардан тыш, яшьләр дә шактый күп иде.
— Аллаһыны зикер иткән моңга ияреп, үзем дә күккә күтәрелгәндәй булам, — ди иҗат төркеменең солисткасы Лина Ганиева.
Чыннан да, залдагы тамашачылар да бу мизгелләрдә илаһи дулкыннарда тибрәлеп, рухларын чын-чынлап сафландырып утыра. Кемнеңдер күзләренә яшь эркелә, кемдер кушылып зикер әйтә.
“Илаһилар”ның чыгышы Мө­хәм­мәт хәзрәт Галләмнең дини тәгъбирләре, шагыйранә хәдисләре белән үрелеп бара. Ара-тирә ул үзе дә шәхси моң чишмәсенә ирек бирә. Талантлы импровизатор, табигать тарафыннан илаһи моңга һәм сүз куәтенә, фикер үткенлегенә, гаҗәеп бай тел хәзинәсенә ия Мөхәммәт Галләм һәр кичәне үзенчә гамь, үзенчә тәм, кабатланмас моң һәм фәлсәфә салып оештыра.
— Минем сценарийлар язып утырырга вакытым юк. Кирәкле сүзләр кичә барышында табигый рәвештә телгә килә, — ди ул.
Мәүлид кичәләрендә төрле ил делегацияләре катнашу һәм чыгыш ясау бу чараның сәяси яктан да төпле, нигезле икәнлеген дәлилли. Мәсәлән, Кыйгыда — Дагстан делегациясе, Федоровкада иранлылар халык белән ихлас аралашты. Мәүлид кичәләренә төрле төбәктә төрле сүз осталары шигъри бизәк өстәү дә дини бәйрәмгә үзгә бер фәһем бирде. Кыйгыда, мәсәлән, нечкә лирик Фәүзия Гайзаман, Салаватта романтик шагыйрә Земфира Муллагалиева чыгышы нур өстенә нур булды. Федоровкада шагыйрәләр Дилә Булгакова һәм Ләйсән Кәшфи иманлы шигырьләре белән чыгыш ясадылар.
Әнә шулай, Пәйгамбәре­безнең туган көнен билгеләүче Мәүлид кичәләренең изге максаты да халык күңеленә моң, шигъри сүз аша, ихласлык һәм нәфислек белән тәэсир итү.
Шунысы күңелле: Мәүлид кичә­ләре узган һәр төбәк бу бәйрәмне зурлап каршы алды. Һәркайсында район җитәк­челеге, төбәкнең абруйлы кешеләре, дин әһелләре һәм яшь буын вәкилләре катнашты. Күпләре, сәхнәгә чыгып, рәхмәт сүзләре әйтте, оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Кунакларны хәләл ризыклы мул табыннарда сыйлады.
Аллаһының барлыгын һәм берлеген тану, аның илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәм­мәт саллал­лаһу галәйһи вә сәлләмгә булган хөрмәтебезне һәм мәхәббәтебезне җиткерүгә һәркем үз өлешен кертте. Һәр минуты акчага исәпләнелгән заман гаме белән исәпләшмичә, үз исәпләренә репетицияләргә йөреп, ел әйләнәсенә хәйрия концертлары күрсәтеп йөрүче “Илаһи­лар” иҗат төркеме, мондый изге эшләрдә һәрвакыт ярдәм кулы сузып, транспорт белән тәэмин итүче “Берлек” татар мәдәният үзәге һәм барлык катнашучылар, ризык әзерләү­челәргә Ходайның рәхмәт­ләре ирешсен.
Читайте нас: