Башкаланың “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында “Кроношпан-Башкортостан” җәмгыяте оештырган вакансияләр ярминкәсе узды. Анда дөньяның 24 илендә 29 предприятиесе булган холдингның яңа тармагында эшләргә теләүче 6 меңнән артык кеше катнашты.
Май-июньдә эшли башлаячак предприятие агач эшкәртү белән шөгыльләнәчәк. Биредәге технология агач җитештерү калдыкларын куллануга корылган.
Предприятиегә 8,5 миллиард сум инвестицияләр җәлеп ителәчәк. Киләчәктә җитештерү куәте үсәчәк һәм инвестицияләр күләме 17 миллиард сумга җитәчәк дип көтелә.Төп производствода 250 эш урыны каралган, киләчәктә биредә эшләүчеләр саны 600 кешегә җитәчәк, урман кисү, агачтан җиһаз эшләү, транспорт челтәрен үстерү һәм башка эшчәнлек киң җәелдереләчәк.
Бирегә агач сатып алу буенча белгеч, аның сыйфаты буенча контролер, маркетолог, логист, технолог, лаборант, программист, инженер, бухгалтер, механик, водитель һәм башка һөнәр ияләре кирәк. Аларның кайберләренә инглиз һәм немец телләрен белү таләп ителәчәк.
Ярминкәгә килүчеләр арасында яшьләр күп. Иглин районыннан Илгиз Макулов армия сафларында хезмәт итеп кайткан, үзаллы тормыш башларга җыена.
— Заманча технологияле яңа предприятиедә эшләп карау теләге зур, әлбәттә, — ди ул. — Транспорт челтәрендә эшләргә ниятлим. Әлегә гариза калдырам, ике атнадан җавап булачак, көтәбез!