+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2015, 22:35

Әфганлылар аерым хөрмәттә

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 26 ел тулу уңаеннан ил күләмендә чаралар, митинглар оештырылды. Истәлекле дата Иглин районында да киң билгеләнде. Әйтик, Үктәй авылы биләмәсенә караучы Меңҗитәр авылында чаралар таң белән башланды. Иң элек мәктәптә яугир-интернационалистлар Анатолий Ботвин һәм Владимир Тетерин укучылар белән очрашты. Ветераннар үзләре белән булган вакыйгалар турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Шуннан соң 1987-89 елларда Әфганстан сугышында катнашкан Фаил Гарипов йортына истәлекле тактаташ беркетелде.

– Яшь буын тыныч тор­мышның кадерен, сугыш­ның нинди югалтуларга китерүен белеп үсәргә тиеш, – диде шушы уңайдан оештырылган митингта Үктәй авылы билә­мәсе хакимияте башлыгы Ил­һам Имаев. – Каһәрле сугыш­ның ачысын-төчесен татыган якташларыбызны белеп, аларны хөрмәт итсәк, бу максатка тизрәк ирешәчәкбез. Әфганс­тан сугышында изге бурычын үтәү­че­ләр ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. Фаил Зыя улы яшәгән йортка бүген без “Бу йортта 1979-89 елларда Әфганстан Республикасындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы яши” дип язылган тактаташ урнаштырабыз. Ул кояшта уңмый, суда юешләнми торган брезент тукымадан ясалган. Киләчәктә аны камил­ләштереп, башка материалдан ясарга планлаштырабыз. Мө­гаен, безнең башлангычны Башкорт­станның башка төбәк­ләре дә үрнәк итеп алыр. Ил иминлеге өчен сәламәтлеген, гомерен аямаучыларны яше дә, карты да белеп торырга һәм хөрмәт итәргә тиеш.
Фаил Зыя улы җыелган Әфганстан сугышы ветераннарына, мәктәп укучыларына, авылдашларына күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерде. Әйткәндәй, ветеран хатыны Лилия белән 22нче ел тату гомер кичерә. Шушы чорда яңа йорт бетереп кереп, дүрт балага гомер биргәннәр. Сер түгел, бүген имин тормышның кадерен белмәүчеләр дә бар. Андыйлар Фаил Зыя улыннан үрнәк алсын иде.
Әфган сугышында бик күп ватандашларыбыз башын салды. Дөньяда соңгы вакытта барган сәяси вакыйгалар бу сугышның ил иминлеге өчен әһәмиятен аңларга ярдәм итә. Димәк, интернациональ бурычын үтәгән яугирләргә игътибар тагын да артырга тиеш.
Читайте нас: