+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2015, 21:54

Шәһәрнекеннән ким түгел

Языково авылында ачылган яңа балалар бакчасында уңайлы шартлар тудырылган.Быел Благовар районы оештырылуга 80 ел тулачак. Истәлекле вакыйга уңаеннан төбәктә күләмле чаралар билгеләнгән. Языково авылында 110 урынлык заманча балалар бакчасы ачылу аерым әһәмияткә ия. Аны ачу тантанасында мәгариф министры Әлфис Гаязов катнашты.

Языково авылы соңгы елларда нык үсеш алды, торак төзелеше арту нәтиҗәсендә берничә яңа бистә барлыкка килде, демографик хәл дә яхшырды. Шуңа да район үзәгендә яңа балалар бакчасы төзү заман таләбе буларак кабул ителде. Аңа нигез 2013 елның көзендә салынып, объектны төзү “Капиталстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә йөкләтелде.
— Бу — безнең өчен, чын мәгънәсендә, көтеп алынган объект, чөнки соңгы 30 елда район үзәгендә балалар бакчасы төзелмәгән, — диде тантаналы чарада Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов. — Хәзер район үзәгенең яңа бистәсендә яшәүче балалар, нигездә, бирегә йөриячәк. Гомумән, бу төбәктә киләчәктә социаль объектлар төзелешен киң җәелдерү планлаштырыла.
Мәгариф министры Әлфис Гаязов республикада соңгы чорда мәктәпкәчә учреж­дениеләр челтәренең кискен үсеп, балалар бакчаларына чиратларны киметү юнәлешендә эшлекле адымнар ясалуын билгеләде. Моның матур үрнәге булып Благовар районы да тора, дип билгеләде ул.
Әйтергә кирәк, Алексей Лесин җитәкчелек иткән “Капиталстрой” коллективы тө­-зелешне югары сыйфат белән башкарып чыккан. Балалар бакчасында тудырылган уңай­лыклар, бизәлеш заманча таләпләргә җавап бирә: төркемнәрдә бүлмәләр җылы һәм якты, санитария һәм гигиена таләпләренә тәңгәл килә. Балалар бакчасы мөдире Илвира Сәфәргалиева бил­геләвенчә, биредәге шартлар шәһәрләрдәге учреж­дение-
л­әрдәгедән һич ким түгел.
Төзелештән районның оешма һәм предприятиеләре, шәхси малтабарлар да читтә калмаган. Районның юл төзү-ремонтлау идарәсе, “Водхоз”, “Теплоснаб” җәмгыятьләре, газ һәм электр участоклары объектны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәткән.
Балалар бакчасы кол­лективы исә эшне башлап җибәрергә күптән әзер. Аның нигезен тәҗрибәле белгечләр тәшкил итә. Тәрбияче Людмила Юдина һәм музыка тәрбиячесе Татьяна Аллакаева нәкъ шундыйлардан.
Читайте нас: