— Азат, хезмәттә үз урыныңны табу ничегрәк булды?
— Урау юллар аша.
— Димәк, моңа кадәр егет кешегә хас җитмеш төрле һөнәрне үзләштереп өлгергәнсең.
— Моны мин иң тәүдә ятимнәр өлеше дип тә әйтер идем, чөнки мин әтисез үстем. Гаиләдә туарга тиешле алтынчы баланы көтеп алалмыйча дөнья белән бәхилләшкән әтием.
— Кечкенәдән кем булырга теләгән идең?
— Артист булырга теләдем. Мәктәптә укыганда иншаларда шул хакта яздым. Чөнки ул вакытта Дәүләкән районының Чуенчы авылына кадәр спектакльләр белән килүче Уфа артистлары бала күңелен яулап өлгергән иде инде.
Авылда Мәрьям апа Равилова драма түгәрәген бик оста итеп алып барды, 5-6нчы сыйныфларда шунда йөрдем. Мәктәптә культсектор эшен башкардым. Авылда мәдәният йорты ачылганнан соң, бик күп белгечләр килде. Мин баян һәм бию түгәрәкләрендә, хорда зур теләк белән шөгыльләндем. Шунда күрше авылларда концертлар куеп йөрдек. Тагын авылда радиоүзәк эшләде, шунда шигырьләр укыталар иде.
— Шулай да укытучы һөнәрен сайлагансың бит.
— Тизрәк эшли башлыйсы килә иде. “Кызыл таң” гәзитендә, Благовещен шәһәрендә педучилищега укучылар кабул итәләр, дигән игъланны күреп калдым да сигезне тәмамлау белән шунда чыгып киттем. Анда укыганда да драма түгәрәгенә йөрдем әле, спектакльләрдә катнаштым.
Дүрт елдан соң юллама буенча күрше Бик-Карамалы авылы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып кайттым. Анда нибары ике ай чамасы эшләп өлгердем, армиягә озаттылар.
— Димәк, сиңа солдат шулпасы чөмерергә дә туры килгән. Ничек уйлыйсың, егетләргә армиягә бару кирәкме?
— Егет булгач, армиягә барырга, ил алдындагы бурычны үтәргә тиештер, дип уйлыйм. Минем үземдә армиягә бару теләге бар иде, чөнки безнең заманда хәрби хезмәттә булмаганнарны кызлар яратмый иде.
Ничек кенә булмасын, армия сафлары сине чыныктыра, дисциплинага өйрәтә. Авылдан иртә чыгып китеп, үзаллы тормышка бераз өйрәнгән булсам да, армиянең файдасы тиде, дип әйтер идем.
Хезмәттә мин отделение командиры булдым, сержант званиесендә кайттым. Янә мәктәптә эшне дәвам иттем. Бер башлангыч сыйныфны алып, җиденче сыйныфка кадәр җиткердем. Татар теле, тарих, биология фәннәрен укыттым. Авылда укытучыга шулай универсал булырга туры килә. Читтән торып, БДУда алты ел укыдым. Шунда эчке эшләр органнарында медицина комиссиясе үтәргә туры килде, тест үтеп, мине килешү буенча өч елга эксперт-криминалист эшенә тәгаенләделәр. Тик бу минем эш түгеллеген бик тиз аңладым. Полициядән (ул вакытта милиция иде) килешүдә каралган срокны үтәгәннән соң киттем.
— Эфирга чыккан беренче көнеңне хәтерлисеңме?
— Телевидение үзәгенә рухи азыкка сусау аркасында килеп кердем. Анда “Радио-2”гә урыс, башкорт һәм татар телләрендә тапшырулар алып баручыларга конкурс игълан ителгән иде. Барлыгы йөзгә якын кеше җыелды. Шулар арасында ун ир-егет килгән. Безне җырлаттылар, тавышларны тыңладылар. Шунда безнең белән килгән Светлана Гарипованың чиста тавышын ишеттем дә бераз икеләнеп калдым. Әмма радиога ирләр тавышы да кирәк иде. Мин үттем. Бәхеткә, Зифа Нагаева карамагына эләктем. Ул миңа хатын-кызларга багышланган бер сәгатьлек тапшыруны ышандырып тапшырды. Мин әдәби-музыкаль композиция әзерләп эфирга чыктым. Бу 1997 елның азагы иде, ә инде 5 гыйнварда радиода ныклап эш башлап җибәрдем. Зифа апаның җиңел кулы белән радио эшенең “энәсеннән җебенә” кадәр өйрәндем.
— “Юлдаш” радиосының алып баручылары тыңлаучыларның күңеленә үтеп керү өчен нинди тылсым ачкычлары куллана?
— Әлбәттә, иң тәүдә хисле тыңлаучының күңеленә хуш килерлек тавыш кирәк, моңа өстәп, нәфис сүз осталыгына ия һәм киң карашлы булуның таләп ителүен билгеләп үтәр идем.
Тыңлаучының игътибарын яулар өчен аның зәвыгына туры килерлек төрле тапшырулар оештыру зарур.
Бу уңайдан элегрәк эфирда язма тапшыруларга күп урын бирелсә, хәзер туры эфирга өстенлек ителә. Язма тапшырулардан быел “Якты хәтер”, “Исемнәре лаек мактауга”, “Кеше һәм җәмгыять” кебекләре дәвам итә. Туры эфирда исә “Юлдаш”та кунакта”, “Әйтер сүзем бар”, “Илһам канатларында” тапшыруларын чиратлашып алып барабыз. Тыңлаучылар бик актив катнаша. Минем авторлыкта инде 15 елга якын алып барылган “Чүмеч Йолдыз” хит-парадын әйтеп үтәргә мөмкин.
— “Юлдаш”ны бик күпләр тыңлый. Тапшыруда әйтелгән сүзләргә вазыйфалы кешеләр дә колак саламы икән?
— Әлбәттә, сүзне җилгә очырмыйбыз. Безгә бит ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бихисап. “Әйтер сүзем бар” тапшыруында проблемалы хәлләрне күтәреп, эфирга килеп керәләр.
Шулай бер һәйкәл мәсьәләсе буенча тыңлаучы мөрәҗәгатенә хакимияттән чыктылар. Аларның җавабын икенче тапшыру вакытында ишеттердем.
Еш кына депутатларга мөрәҗәгать итәләр. Бу уңайдан Айдар Галимовны үрнәк итеп куяр идем. Миякәдән мәдәният йорты буенча мөрәҗәгатьне аңа җиткердем. Ул тапшыруларны үзе дә тыңларга тырыша. Юлда булса, хәбәр итә, СМС аша үзенең фикерен белдерә. СМС-портал студиясендә туры эфирга да чыкты. Болай эшләү безгә дә стимул бирә.
Гомумән, эфирдагы сөйләшүләр аннан соң да дәвам итә. Хатлар килә. Авыргазы районыннан су мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәннәр иде. Барып, халыкны яздырып, эфирга чыгарырга дип торганда авыл Советыннан “эшләдек, чыгармагыз” дип шалтыраттылар. Тапшыруны чыгармадык. “Ярар, борчылма, нәтиҗәсе бар бит”, — диде җитәкчеләр.
— Азат, син кайсы йолдызлык астында тугансың? Аның йогынтысын тоясыңмы һәм тормыш буйлап нинди девиз белән атлыйсың?
— Балыкмын. Авыр сүзне күңелгә якын алам, бигрәк тә ул нахакка әйтелгән булса. Шул ук вакытта “Ятып калганчы атып кал” дигән девиз белән яшим. “Туктале, эшләп карыйм әле”, — дим. Икеләнү туса, бизмәнгә салам. Күңел кайсы якка тарта: туры киләме — юкмы. Кәҗәлегем дә бардыр.
— Азат, син — иҗат кешесе. Шигырьләр җыентыгы чыгардың, җырларың бар.
— Шигырьләр, хикәя язу башта балачак мавыгуы булды. 2008 елда әнинең вафатыннан соң күңелдә борчулы уйлар тулышканда кулыма янә каләм алдым. “Күңел белән сөйләшү” дип аталган шигырьләр, җырлар һәм юморескалар җыентыгы чыгардым.
Җырларым җырланса да, бераз вакыт үтү белән: “Күңелне бушатыр өчен язам, ә бу кемгәдер кирәкме?” — дигән сорау килеп туды. Бу сорауны эфирга да чыгардым. Соңыннан, син алай уйлама, дип, бер апа шалтыратты.
“Илһам канатлары”нда бер апа үзенең тормышы турында сөйләгән иде. Ә мин тоттым да шуннан соң “Яратмыйм” дигән шигыремне укыдым. Эфирдан соң берничә кеше шалтыратты, авторын сорадылар.
Беренче җыентыктан соң тормышка караш та бераз үзгәргәндер. Заманның да үзгәрүе яңа шигырьләр тудырды. Бүген “Каләмемә салдым күңелемне” дигән җыентык өстендә эшлим. Ул кеше һәм дөнья, яшәү һәм үлем циклларыннан тора.
— Син күренекле кешеләр белән дә тапшырулар әзерлисең. Карашыңа аларның да йогынтысы булгандыр.
— Чыннан да, миңа бу яклап бәхет елмайды. Вакытында мин халык шагыйрьләре Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми белән әңгәмәләр оештырган идем. Роберт Миңнуллин турында репортаж эшләдем. Хәйдәр Бегичев, Зөһрә Сәхәбиева, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов һәм башкалар туры эфирга килде. Бу тапшыруларның үземә дә тәэсире көчле булды. Алар шагыйрь булуның җаваплылыгы хакында фикер йөртергә, гаделлек, игелек, явызлык һәм җәбер-золым турында уйларга этәргеч бирде.
— Ә композиторлардан кемнәр белән эшлисең?
— Мөнир Гыйззәтуллин, Фәнир Галимов, Азат Имаев, Илдар Шәрипов, Резеда Әминева, Раил Өметбаев, Булат Махиянов белән берлектә эшлибез. Нурия Ярмөхәммәтова минем сүзләргә язылган бик күп җырларны башкара.
— Шулай да син үзең кеше күзенә кереп бармыйсың...
— Мин ябык бүлмәдә эшләүне сәхнәгә чыгудан өстен күрәм. Чөнки мин бу очракта тыңлаучының образын күз алдына китерәм. Аның белән бергә әңгәмәгә чумып-мавыгып сөйләшеп утыруга ни җитә! Ә меңләгән кеше алдында мин дулкынланам.
— Син бит әле күркәм гаилә башлыгы да. Балаларың иҗатка тартыламы?
— Хатыным Майя — чит телләр укытучысы, әлеге вакытта башка өлкәдә эшли. Улым Динис БДУның геофизика факультетында өченче курста укый. Баян сыйныфына йөрде, конкурсларда катнашты. Кызым Эмилиягә әле дүрт яшь кенә. Ул да баянны кулга алу белән биюгә төшә.
— Сиңа гаилә бәхете, яңадан-яңа иҗади уңышлар, тугры дуслар һәм эфирда җанлы әңгәмәләр теләп калабыз.