+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2015, 22:21

Музей гына түгел — иҗат йорты

Дәүләкән шәһәрендә Башкортстанның халык язучысы Әхияр Хәкимовның йорт-музее ачылуга ун ел тула. Музейны беренче көннәрдән үк җитәкләүче Глүзә Арсланова белән әңгәмәләшәбез.

Әңгәмәдәш хакында белешмә:

Глүзә Буранбаева-Арсланова Бөрҗән районының Яңа Монасыйп авылында күпбалалы гаиләдә туган. Урта белемне Уфа, Күмертау интернат-мәк­тәпләрендә ала. Мәктәп елларында ук иҗатка тартыла, Күмертауда фольклор түгәрәгендә, халык театрында актив шөгыльләнә. Хезмәт юлын 1990 елда Дәүләкән шәһәрендәге телевидение ком­паниясендә хәбәрче булып башлый. 2005 елдан бүгенгәчә Әхияр Хәкимовның йорт-музеен җитәкли.
Глүзә Арсланова исеме җыр сөючеләргә һәвәскәр композитор һәм башкаручы буларак яхшы таныш. Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” конкурсы лауреаты, Казанда үткән Бөтенрусия төбәкара һәвәскәр композиторлар конкурсы дипломанты, “Туган тел” телеканалы алып барган “Моң-чишмә” телевизион бәйгесендә актив катнаша һәм иң күп тавышлар җыеп килә.
Глүзә Әхмәтгәрәй кызы гаиләсендә — үрнәкле хуҗабикә, өч ул үстерүче ана.


— Әхияр Хәкимов — Дәү­ләкәннең йөзек кашы булган зур шәхесләрнең берсе. Ул — Башкортстанның илгә, дөньяга танылган абруйлы әдибе. Сез җитәкләгән йорт-музей республика халкына, дәүләкән­леләргә, аеруча, яшь буынга Әхияр Хәкимов шәхесенең бөеклеген аң­ларга, аның әсәрләрен яратырга, искиткеч бай һәм тирән иҗаты белән горурланырга ярдәм итәдер дип уйлыйм.
— Минем дә шулай дип ышанасым килә, чөнки бу — төп бурычым, максатым. Музейда эш башлавым очраклы түгел, әлбәттә. Тележурналист буларак, Дәүлә­кәннең атаклы шәхесе Әхияр ага белән шактый якыннан аралашырга, аңа багышланган тапшырулар әзерләргә насыйп булды. Ә бу аның язганнарын укып чыкмыйча, иҗатын өйрән­мичә һич мөмкин түгел. Шуннан бирле мин Әхияр Хәкимов иҗатына гашыйк. Аңа багышлап язган шигырьләрем, җырларым бар.
— Әхияр Хәсән улы шул күркәм йортта күпмедер вакыт яшәде, иҗат итте бит әле?
— Әйе, шәһәр үзәгенә якын урында, Дим ярында зәвык белән салынган бу йортны Әхияр ага үзе бик ярата иде — җәен шунда яшәп иҗат итте. “Дим” әдәби-иҗат түгә­рәгенә нигез салды, аның беренче утырышларын оештырды. Олы яшьтә булуга карамастан, Әхияр Хәсән улы үзенең активлыгы, тынгысызлыгы белән сокландыра иде. Район хакимияте башлыгы Закир Бикбулатов белән дусларча, хәтта туганнарча мөнә­сәбәттә булды. Ул язучының дәрәҗәсен яхшы аңлаган, шундый якташыбызның кадерен белгән җитәкче булуы белән зур ихтирам уята. Язучыга шәһәрнең иң матур урынында йорт салып бирү аны туган җиренә якынрак итү, якташлар белән аралашуны җиңеләйтү өчен эшләнде. Бу өй якташ-язучыбызны яңадан-яңа әсәрләргә илһамлан­дыручы иҗат йорты булырга тиеш иде. Изге максатыбыз тулысынча тормышка ашты, дип уйлыйм. Беренчедән, Әхияр ага монда матур гына эшләде. Ул гүр иясе булганнан соң да анда иҗат рухы торып калды. “Дим” әдәби-иҗат түгәрәгенең утырышлары шунда үтә. Миңа калса, үзенә йорт төзегәндә Әхияр ага музей түгел, ә нәкъ менә шундый иҗат йорты турында хыял итте — әдәбиятка, иҗатка омтылучы яшьләр бервакытта да ул яшәгән өйдән өзелмәсен, дигән уйда булды. Күп еллар “Литературная газета”ның СССР халыклары бүлеге мөдире, РСФСР Язучылар берлеге секретаре булып эшләгән, чын Мәскәү кешесенә әверелгән, чит илләргә командировкаларга еш йөргән, роман, повестьлары дистәләгән телгә тәрҗемә ителгән, китаплары зур тиражлар белән бик күп илләрдә басылган, иҗаты иң абруйлы әдәби бүләк — Максим Горький исемендәге дәүләт премиясе белән билгеләнгән һәм шул ук вакытта “Башкорт­станның халык язучысы” исеменә лаек булган якташыбыз гомеренең соңгы елларында туган төягенә биреп җиткерәлмәгән игътибары өчен борчыла иде кебек. Башкортстан Язучылар берлеге канаты астында “Дим” әдәби-иҗат түгәрәген оештырып, шунда яңа талантлар үстерү — яраткан әдибебезнең иң зур хыялы иде. Шуны тормышка ашыру — безнең бурыч. Бу җәһәттән соңгы елларда шактый күп кенә эшләр башкардык. Берничә китап чыгардык, түгәрәккә яшь көчләр килә. Якташыбыз, галимә Рәсимә Ураксина җитәкләгән “Чишмәкәй” балалар әдәбият түгәрәге бик җимешле эшли. Дәүләкән җире әле яңадан-яңа талантлары, иҗатчылары белән илгә танылыр дип ныклап өметләнергә була.
— Ә бит шул талант­лар­ның, тынгысыз иҗатчы­ларның берсе — Сез үзегез! Тамаша­чыны Сез иҗат ит­кән шигырь­ләр дә, үзе­гезнең сүзләргә язылган җырлар да битараф калдырмый. Бу Сезгә каян килә — әкият­тәгечә матур табигатьле Бөрҗән якларыннанмы, әллә Әхияр Хәкимов­ның Дим ярындагы иҗат рухы ургылып торган йорт-музееннанмы?
— Әхияр аганың исеме белән бергә телгә алыну өчен, әлбәттә, бик нык тырышырга кирәк. Ә инде иҗатка омты­луымның, моңга бай булуым­ның сәбәбе бер — мин бик иртә әнисез калганмын. “Ятим бала моңлы була” дип юкка әйтмәгәннәр, күрәсең. Мин дә бик хисле булып үстем — әниемне юксынудан гына да бер китаплык шигырь язганмындыр. Күп шигырь­ләремне җырга салып җырлау, моңга тулып елау минем өчен гадәти хәл. Җырларымны халыкка ишеттерү, аларның ихлас тыңлавын, алкышлавын күрү мине бәхетле итә, иҗатка илһамландыра. Әхияр Хәки­мовның йорт-музеенда эшләү, шулай ук, эзсез үтмидер. Мин үземне анда музейда түгел, иҗат йортында сыман хис итәм.
Читайте нас: