+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2015, 13:13

Җаны олының — эше олы

Җәмгыятебездәге мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кулы сузу, аларга тиешле шартлар тудыру — Русиядәге матур адымнарның берседер, мөгаен. Районнарда балалар өчен реабилитация бүлекләре ачылу бик күпләрне үз өендә бикләнеп утырудан коткарды, аларга башкалар белән аралашу мөмкинлеге бирде.

Яңавыл районында бу эш 2001 елда башланды. Аның нигезенә мөмкинлекләре чикле балаларны җәмгыятькә яраклаштыру, аларга медицина, психология ярдәме күрсәтү, белем бирү, реабилитацияләү кебек мөһим юнәлешләр салынган. Шушы бүлектә эшләүче ун белгеч 21 көн дәвамында 18 яшькә кадәр булган балаларга социаль-көнкүреш реабилитациясе үткәрә, көндәлек тормышта таләп ителгән һөнәрләрне үзләш­терергә ярдәм итә. Мәсәлән, уен төрендә кием кияргә, ботинка шнурларын бәйләргә, ишек йозакларын ачарга һәм башка эшләргә өйрәнәләр. Бүлек белгечләре аларның, социаль-мәдәни тормышта катнашу мөмкин­леген арттыру белән шөгыльләнә. Балалар белән төрле дәрес-уеннар, тестлар үткәрелә, бәйрәмнәр оештырыла. Шигырьләр ятлау аша — балаларның хәтерен, сөйләмен, бию аша хә­рәкәтләнүен үстерергә тырышалар. Белгечләр үз эшен ата-аналар, инвалид балаларның опекуннары, табиблар белән тыгыз бәйләнештә алып бара.
Гадәттә, андый нәниләрнең балалар бакчасына йөрү мөмкинлеге юк, шул ук вакытта, укырга йөри алганнарын мәктәпкә әзерләргә кирәк. Иң мөһиме — алар сау-сәламәт яшь­тәшләре арасында үзләрен кимсетелгән итеп тоярга тиеш түгел.
Реабилитация бүлегендә андый балалары булган ата-аналарга да ярдәм оештырылган. Бүлек мөдире Гүзәлия Ваҗиһатова әйтүенчә, аналар мәктәбендә алар аралаша, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала. Психолог ата-аналарны гаиләдә инвалид бала тәрбияләүгә әзерли. Нәтиҗәдә, әниләрдә мөмкинлеге чикле газизенә карата ышаныч арта, һәм ул, үз чиратында, балага күчә, аның үсешенә уңай йогынты ясый.
Балалар реабилитациясе бүлегендә үз эшен яраткан, югары белемле хезмәткәрләрдән торган көчле коллектив тупланган. Кызганычка каршы, җәмгыятьтә мондый балалар саны елдан-ел арта. Аның шулай булуын төбәк мисалында да күреп була — өч ел элек 216 бала булса, быел алар 250гә җиткән. Районның мөмкинлекләре чикле балалар реабилитация бүлеге узган гасырның 30нчы елларында төзелгән элекке балалар бакчасында урнашкан һәм бүген ул заман таләпләренә җавап бирми. Шуңа да бүлек белгечләре киләчәктә барлык шартлар тудырылган яңа бинага күчүгә өмет өзми. Район хакимиятенең мондый балалар тәрбияләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүе аларның ышанычын арттыра.
Читайте нас: