+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2015, 13:16

Халык кәсебенә — яшел юл

Башкалада “Уфа-Ладья. Арт. Ремесла. Сувениры” күргәзмә-фестивале ачылды. Тантанада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов катнашты.

— Әлеге күргәзмә башкалада икенче тапкыр үткәрелә. Аның максаты — халык кәсебенә карата кызыксыну уяту. Республикада осталар күп, алар үз эшләреннән керем алса, тагын да күңеллерәк булыр, — диде ул үзенең чыгышында.
Күргәзмә-фестивальнең географиясе киң. Анда рес­публиканың 33 шәһәр һәм районыннан, шулай ук Чувашстаннан, Татарстаннан килгән осталар катнаша.
Биредә уникаль кул эшләре сатып алырга мөмкин. Осталар заказлар да кабул итә. Кул эшләренә өйрәнергә теләүчеләр өчен осталык дәресләре оештырыла. “Республикада халык кәсепләрен үстерү” дигән темага “түгәрәк өстәл” дә узачак.
Сугылган келәм, бәйләнгән шәлләр килгән кунаклар арасындагы өлкән яшьтәге абый-апаларга яшьлеген хәтеренә төшерде. Яшьләрне исә республика дизайнерларының модалы киемнәре кызыксындырды.
“Мәрхәмәт” фонды балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар өчен хәйрия акциясе үткәрде.
Күргәзмәдә Хәйбулла районы Кече Арслангол авылыннан килгән “Вәзәм шәле” коллективы да катнашты. Бу авыл хатын-кызлары, кичләрен мәдәният йортына җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнә икән. Узган елда алар, 100 мең сумлык грантка ия булып, бәйләү өчен махсус җиһазлар сатып алган.
Күргәзмә-фестиваль башкала халкын битараф калдырмады. Катнашучылар андагы мохиттән илһам туплады, тәҗрибә уртаклашты, власть вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны бирә алды.
Читайте нас: