+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2015, 22:17

“Ихлас”ның ихлас гамәлләре

Мәхәллә ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерләнә.Бәхәссез, “Ихлас” мәчете – Уфаның кабатланмас бер бизәге. Бүген бу гыйбадәтханә мөселманнарның дини генә түгел, ә мәдәни-эшлекле һәм иҗтимагый үзәгенә әверелде. Мәхәллә күпкырлы эш башкара. Мәчет ул – гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә мөселманнар бергә җыела, үзара әңгәмәләшә, кирәк кешегә киңәш, мохтаҗларга матди ярдәм дә күрсәтелә торган урын булырга тиеш, дип исәпли “Ихлас” мәчете җитәкчесе. Яңалыкларның башында һәр гамәле, хәрәкәте белән Ватанына, халкына, Исламга ихлас хезмәт итүче имам-хатыйб Мөхәммәт хәзрәт Галләмов тора. Шушы көннәрдә ул ерак сәфәрдән кайтты. Аннан Мөхәммәт хәзрәт нинди тәэссоратлар белән кайткан? Якын киләчәктә “Ихлас”та нинди яңалыклар көтелә? Сүзне хәзрәтнең үзенә бирик.

— Күп кенә галимнәребез әйткәнчә, без, татарлар, Җир йөзенә сибелеп яшәүче милләтләрдән саналабыз. Вакытында бөек галимебез Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин: “Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән бергә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез”, дигән. Тарих төпкел­ләренә карасак та шуны күрәбез: без – эзле халык. Күренекле татар шагыйре Ренат Харис:
“Кагылган саен тарихның
коела торыр ярчыгы,
Катламнары арасыннан
татар чыгар… Татар чыгар!” — дип язды. Бу — дөреслектә шулай.
4-8 февральдә миңа Польшага сәфәр кылырга насыйп әйләде. Анда Татар халык мәдәнияте үзәге рәисе Ежи Шахуневич чакыруы буенча бардым. Башка чит илләрдә гомер кичерүче милләттәшләребез кебек үк, Польша татарлары да “ТНВ-Планета” каналын һәрвакыт карап бара. Алар безнең “Ихлас” мәчете каршында оештырылган “Илаһилар” иҗат коллективының чыгышларын көтеп ала икән. “Бармыйча — белеп, ачмыйча күреп булмый”, диләр. Бу илдә бик күп нәрсәләр күрдек, фикерләдек һәм өйрәндек.
Тарихка күз салсак, 1242-56 елларда Бату хан, Көнчыгыш Европаны буйсындырып, татар тәэсирен Польшада ныгыткан. Туктамыш хан һәм Нугай әмире бәрелешләреннән соң, Туктамыш гаскәренең бер өлеше Бөек Литва кенәзлегенә китәргә мәҗбүр булган. ХV гасырда Литвага вассал өч татар кенәзлеге оеша: Мансур кенәзлеге, Җагалдай ханлыгы һәм Курск төмәнлеге. Әмир Идегәй Туктамыш хан өстеннән җиңүдән соң, Туктамышның улы Җәләл-әд-Дин үзенең гаскәре белән Литвага күчкән. Литва бөек кенәзе Витовт аны яклаган һәм үзенең дәүләтендә татарларга яшәргә рөхсәт биргән. Грюнвальд сугышында татар гаскәре Җәләл-әд-Дин җитәкчеле­гендә катнашкан һәм гомум литва-татар-славян җиңүендә хәлиткеч роль уйнаган. Шуннан соң Витовт татарларга Литвада җир хокукы һәм мәчетләр төзергә рөхсәт биргән. Шул вакыттан башлап татарлар Литваның (1569 елдан Речь Посполитая) чикләрен саклаган. 1557-58 елларда язылган “Risаle-yiTatar-iLeh” кулъязмасыннан күренүенчә, Польшада мәчетле 100 татар авылы булган. Ничәмә йөз ел милләт­тәшләребез бу илдә башкалар белән тигез хокуклы булып яши. Польшада мил­ләттәшләребезне “Польша-Литва татарлары” һәм “безнең мөсел­маннар” дип йөртәләр.
Польшага баруыбызның төп максаты андагы дини хәятне өйрәнү иде. Гданьск шәһәрендә Леон Крычиньский исемендәге Татар халык мәдәнияте үзәге эшли. Без анда булдык. Бу шәһәрнең 25 ел элек төзелгән яңа мәчетендә җомга вәгазе сөй­ләдем. Мәчеттә халык шыгрым тулы иде. Бирегә, татарлардан тыш, гарәпләр, төрекләр, кырым татарлары, башка милләт вәкилләре йөри. Вәгазь урыс телендә булды, чөнки күпчелек анда поляк һәм урыс тел­ләрендә сөйләшә. Польша татарлары туган телләрен оныткан, лә­кин милли рух бик көчле. Димәк, милләтне тел генә сакламый икән. Милләтне рух өстенлеге тота һәм саклый. Биш меңләп татар яшәгән Польшадагы татар җәмгы­ятьләре җитәкчеләре, милли азчылык буларак, асси­миляциягә каршы торуның бик кыен булуы, татар­ларның үз мәдәниятен, телен генә түгел, динен дә югалта баруы турында әйтте. Шул ук вакытта алар үзләренең католик поляк халкы белән гасырлар буе бергә яши алуын зур казаныш дип саный.
Мәдрәсәләрендә татар рухлы укытучылар юк. Мәчетләрендә имам да юк, намазларны төрекләр яисә гарәпләр чиратлашып үткәрә. Әл­бәт­тә, урындагы мөселманнар өчен бу уңайсызлыклар тудыра. Бездән Польшаның Гданьск шәһә­ренә мәдрәсәдә гыйлем бирерлек дин әһеле-имам җибәрүебезгә зур өмет белән карыйлар. Анда имамга гаиләсе белән яшәргә шартлар тудырырга вәгъдә итәләр. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Башкортстан мөселман­нары Диния нәзарәте, Русия Ислам университеты белән Польша татарларына ничек ярдәм итә алуыбыз турында сөйләшүләр алып барабыз. Алар Бөтендөнья татарлары конгрессына да бу мәсьәлә буенча мөрә­җәгать иткән. Без бу эшне гамәлгә ашыруда тырышлык салачакбыз.
Ел саен Гданьск шәһәренең тарихи паркында Европа сабантуе үтә. Анда билгеле сәнгать әһелләребез чыгыш ясый. Быел 6-8 июньдә үтәчәк Европа сабантуена чакырылдык, иҗат коллективыбыз белән анда барырга планлаштырабыз. Ул паркта без 2010 елның 25 ноябрендә ачылган “Речь Посполитая татарына” һәйкәлен күреп сокландык.
Ярты ел элек Белоруссиянең Мәдәният министрлыгына мөрәҗә­гать иткән идек. 1943 елның 17 октябрендә Витебск өлкәсенең Дубровина районында барган бәре­леш­ләрдә мәшһүр композитор, татарның беренче милли балетын тудырган Фәрит Яруллин һәлак була. Озак вакыт ул хәбәрсез югалганнар исем­легендә йөри, кабере 40 елдан соң гына табыла. Ул Новая Тухиня дигән авылда җирләнә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан без “Илаһилар” төркеме белән май аенда анда барып, Фәрит Яруллин кабере янында аның рухына дога кылырга, татар һәм белорус халыклары арасында дуслык күперләрен корычтан коярга ниятлибез.
Әлбәттә, төп эшебез туган Уфабызда. “Ихлас” мәчете башкала­бызның дини-мәдәни мәркәзе булып тора. Бөек Җиңү бәйрәме көннә­рендә мәхәлләбез ветераннарына, аксакалларына зур мәдәни чара тәкъдим итәчәкбез. Аларга күңел­ләренә хуш килерлек матди һәм рухи бүләкләр әзерлибез.
Гыйнвар һәм февраль айлары бәхетле, күңелле мәшәкатьләр белән үтте. Иран белән дуслык күпер­ләребез ныгый. Бу илдән мәртәбәле делегация килү иң мөһим вакый­галарның берсе булды. Иран Каллиграфлар ассоциациясе һәм академиясе әгъзасы, хаттат-рәссам Али Ганджи “Ихлас” мәчетенең гыйбадәт бүлмәсенең кыйбла диварын һәм михрабын бизәде. М. Акмулла исе­мендәге БДПУ һәм М. Шолохов исемендәге МДДУның Уфа филиалы студентлары ярдәме белән ул бу җаваплы, тирән дини-илаһи фикер салынган эшне башкарып чыкты. Рәссам Ислам сәнгатенең киң таралган төре — хөсне хат белән “Аллаһ” һәм “Мөхәммәт” кәлимә­ләрен, Коръән Кәримнең динебезнең нигез ташлары-асылларының берсе “Ихлас” сүрәсен язды. Ул – Аллаһның барлыгын һәм берлеген аңлатучы төп сүрәләрнең берсе. Мөтәвәллият һәм мәхәлләбез әгъзаларына, килгән кунакларга аның сәнгать әсәренә тиң бу эше бик ошый. Әйтергә кирәк, былтыр Башкортстанның Милли музеенда Али Ганджиның “Күккә тәрәзә” дигән күргәзмәсе үткән иде. Аның 25 эштән торган үзенчәлекле гарәби каллиграфия әсәрләре уфалылар күңеленә хуш килде. Күргәзмә тәмамлангач, алар “Ихлас” мәчетенә куелды.
Быел июльдә Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары Советы утырышы һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуы үтәчәк. Мәгълүм булуынча, башкалабызда үтәчәк саммитта Иранның да ШОСка кушылуы күздә тотыла. Шулай булгач, ул көннәрдә дөнья сәясәте үзәге булачак Уфага Иран Президенты Хәсән Рухани һәм башка рәсми кешеләр киләчәк. Саммит үткән көннәрдә “Ихлас” мәчете Иранның мәдәни мәр­кәзенә әвереләчәк, биредә бу ил архитектурасына багышланган фото­күргәзмә, каллиграфия, кул һәм һөнәрчелек эшләре күргәзмәләре оештырылачак, фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырыла. Чараларга җитди әзерләнәбез, безнең мәхәлләбез өчен бу — зур дәрәҗә һәм ышаныч күрсәтү. “Ихлас”ның дәрәҗәсе ул —­ Исламның дәрәҗәсе.

P.S. 24 февральдә “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкчелегендә Башкортстанның сигез дин әһеле Иранның Кум шәһәренә унбиш көнлек сәфәргә юлланды. Алар “Әл-Мостафа” университеты галимнәренең Ислам һәм мәзһәбләр тарихы, фикһ буенча лекцияләрен тыңлаячак, Иранның тарихи урынннары, мәдәният һәм мәгърифәт үзәкләре белән танышачак.
Читайте нас: