+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2015, 22:42

Өмәләр башлана

11 апрельдән 16 майга кадәр Башкортстанда экология өмәләре үтәчәк. Министрлыкларга, дәүләт комитетларына, ведомстволарга, муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимиятләренә, барлык төрдәге оешмаларга, профсоюз комитетларына һәм башка җәмәгать берләшмәләренә үз территорияләрендә чаралар үткәрүне тәэмин итү йөкләтелде.

Муниципалитетларга Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының территориаль подразделениеләренә экология өмәләре кысаларында башкарылган эшләр хакында атна саен хәбәр итеп торырга кушылды. Торак пунктлары территорияләрен чүп-чардан тазарту, төзекләндерү, яшелләндерү эшләренә 8 июньдә йомгак ясалачак.

Белешмә

Узган елда экология өмәләрендә якынча 2 миллион кеше катнашкан. 86,6 мең тоннадан артык каты көнкүреш калдыклары җыеп алынган. Өмәдә катнашучылар 350 мең төп агач һәм куак утырткан.
Читайте нас: