Түләүле хезмәт — мошенник эше
Әгәр эш бирүче башта сездән ниндидер хезмәт күрсәткәне өчен акча таләп итә икән, бу, чынлап та, сезнең мошенниклар җәтмәсенә эләгүегезне күрсәтә. Әйтик, эшкә урнашырга теләүчегә психологик тест үтәргә тәкъдим ителә. Соңыннан исә моның өчен акча түләргә кирәклеген белдерәләр. Шулай ук, хезмәткәрдән штатка кабул ителгәнче башта үз кесәсеннән түләп кайдадыр эшкә өйрәнү курсын үтү, ниндидер махсус өс киеме сатып алу, документлар тутырган өчен түләү шарты куела икән, һич тә ризалашырга ярамый. Бу — сездән ничек тә акча алуга корылган схема, хәйләле эш.
Законга ярашлы, эш бирүченең сездән ниндидер хезмәтләре өчен алдан түләү таләп итәргә, үзләренең товар-продукциясен мәҗбүри сатып алдырырга хакы юк. Вазыйфага тәгаенләнгәч эш барышында кирәк булачак барлык җиһазлар, материаллар һәм башка кирәк-ярак түләүсез бирелергә тиеш.
Тестны ничек үтәргә?
Әлбәттә, эш бирүченең сезгә тест үткәрергә хакы бар. Чөнки эшкә кабул ителгәнче аңа кешенең белемен, һөнәри әзерлек дәрәҗәсен ничек тә булса тикшереп карарга кирәк. Әмма ул биремнәрнең нинди таләпләргә туры килергә һәм нинди вакыт арасында үткәрелергә, моның өчен акчаны кем түләргә тиешлеге турында законда бернәрсә дә әйтелми. Кызганычка каршы, мошенниклар, гадәттә, нәкъ шушы билгесезлектән файдалана да инде. Эш тәкъдим итүче, законда тәгаен тыю булмаудан файдаланып, “сынау үтүчеләргә” шул рәвешле төрле йомыш-эш куша.
Сак булыгыз, әгәр сезгә җитди проектлар, реклама акцияләрен тәгаен заказчылар өчен эшләүне “үтенәләр” икән, бушка алдануыгыз да, закон каршына басуыгыз да ихтимал.