+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2015, 00:03

Тракторчы Мәймүнә

Кулына корал алып дошманны кырган каһарманнар белән беррәттән, тыл батырлары да Җиңүне якынайтты.

— Үткән гомер аккан судай, узганын сизми дә каласың икән, — диде очрашу вакытында Мәймүнә Абдрахманова-Гыйззәтуллина.

Мәймүнә апа белән 2008 елда Авыргазы районының Сәмән авылында таныштым. Ул чорда мин, республика районнары буйлап йөреп, “Башсельхозтехника” пред­прия­тиесендә машина-трактор станцияләренең эшчән­леген күрсәткән музей булдыру өчен материаллар туплый идем.
Мәймүнә апа хезмәт юлын 1939 елда яңа гына оештырылган Авыргазы районының Шланлы МТСында башлап җи­бәрә.
Ул чорда Башкорт АССРы җитәкчелеге яшь хатын-кызлар арасыннан механизатор кадрлары әзерләүгә зур игътибар биргән. Шул мөмкин­лектән файдаланып, 17 яшьлек Мәймүнә дә, МТСта оештырылган курсны тәмамлап, тракторчы һөнәренә ия була һәм аңа СХТЗ-15 маркалы трактор беркетәләр.
Авыл халкы заманына карата куәтле, 15 атны алыштырган техника кайтуын зур бәйрәмдәй каршы ала. Аңа идарә иткән кешенең абруе да әйтеп бетергесез зур була. МТСларда тупланган хуҗа­лык-колхозлар югары уңыш­ларга ирешә. Авыл халкының авыр хезмәте бераз җиңеләя, басуларда иген һәм мал азыгы культураларының уңышы арта.
Яңа тормыш төзүгә дәрт белән тотынган Совет халкына фашист илбасарлары каршы төшә. Бөек Ватан сугышы башлана. Аның беренче көннәрен­нән үк МТСта эшлә­гән хәрби хезмәткә яраклы ир-атлар Кызыл Армия сафларына чакырыла. Аларны хатын-кызлар алыштыра. Сугыш чорында МТСларда эшләгән кадрлар­ның 70 проценттан артыгын хатын-кызлар тәшкил итә.
— Сугыш вакытында без кичергән михнәтләрне Ходай башкаларга күрсәтмәсен, — ди Мәймүнә апа. — Иң авыры — туйганчы ашарга ризык җитмәү. Икенчедән, без эш­ләгән техниканың камил булмавы. Әйтик, миңа берке­телгән СХТЗ-15 тракторында тимер тәгәрмәч, утыргычы да тимер, кабинасы юк, моторын кул көче белән әйләндереп кабызырга кирәк. Өстәвенә, смена саен двигательнең авыр картерын сүтеп алып, аның шатун подшипникларын көйләү мәшәкате бар. Күп очракта фараларның запас лампочкалары булмый иде. Шуңа күрә җир сөргәндә буразнаны яктырту өчен алдан бер кеше керосин лампасы тотып барырга мәҗбүр булды. Шушы авырлыкларны җиңеп, без һәрвакыт сменага куелган 5 гектар җир сөрү заданиесен үтәп килдек.
Ул еллардагы бер вакыйга әле булса хәтеремдә саклана. Төнге сменада тагылма сабан­ның буразнадан бара торган арткы тәгәрмәче сүтелеп төшеп калган. Икенче әйлә­нештә ул җиргә күмелгән, кайдалыгын да белерлек түгел. Мин бу күңелсез хәл турында күчмә вагонда ял иткән, үзебезнең тракторчылар бригадиры Касыйм абый Камалетдиновка әйттем. Ул ачу белән: “Бар, ачык авыз, Шланлыдан тәгәрмәч алып кайт, сабаныңа куй. Иртәнгә кадәр планың үтәлгән булсын!” — дип боерык бирде дә, ял итүен дәвам итте. Мин караңгы төндә, 10 чакрым араны җәяү үтеп, 12 килограммнан артык авырлыктагы тәгәрмәчне күтәреп алып кайттым, сабанга куеп, эшемне дәвам иттем. Задание үтәлде. Заманы да авыр, җитәкчеләр дә бик кырыс, таләпчән булды.
Яшьлек барыбер үзенекен итә иде. 2-3 сәгать ял вакыты кичке уеннарга туры килсә, тизрәк шунда ашыга идек. Без, тракторчы кызларның, авыл яшьләре арасында абруе зур иде, — ди елмаеп, Мәймүнә апа.
Миңа, сугыш чорында туйганчы икмәк тә ашамаган, кәлҗемәне бик тәмле ризыкка санаган, чабата киеп үскән малайга, Мәймүнә ападан тылда кичергән газаплар турында ишетү нык тәэсир итте. Бөек Җиңүнең нинди авырлыклар, корбаннар аша килүен тагын да тирәнрәк аңладым.
Мәймүнә апа әле дә сау-сәламәт, язмышына зарланмыйча, балалары, оныклары тәрбиясендә, аларның шатлыгын күреп яши. Күп авырлыкларга карамастан, аның озын гомер кичерүенең сере — эш­сөючәнлегеннән, кеше­ләргә ярдәмчел, ихтирамлы булуыннан, туган җиренә тугры калуыннан. Моны илне саклау бурычын беренче чиратка куйган өчен Ходай Тәгаләнең Мәймүнә апага биргән зур бүләге дип санарга мөмкин.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын Мәймүнә апа кебек тыл батырларын, яуда башын салганнарны искә алып, аларга мәңгелек рәхмәтебезне белдереп, бәйрәм итәчәкбез.
Читайте нас: