+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2015, 23:33

Һәр милләткә тигез караш!

Республика украиннары тарихи ватанында барган вакыйгаларны күреп көенсә, бездәге уңай мохиткә ихлас сөенә.

Нефтекама шәһәрендәге алты милли-мәдәни үзәкнең күпчелеге дистә еллар буе эшли. Украиннар оешмасы 2010 елда барлыкка килде.
— Украин халкының милли-мәдәни оешмасын ачуда Альбер Кравченко башлап йөрде. Ул үз янына булдыклы команда туплады. Галина Әхмәтшина, Наталья Голиус, Николай Денисенко, Василий Червонопиский, Ираида Завьялова шундыйлардан. Ел саен шәһәрдә украин мәдәнияте көннәре уза. Башка милли оешмаларга караганда, халык саны буенча аз булсалар да, айлык бик күңелле, үзенчәлекле үтә, — ди милли оешмалар үзәге җитәкчесе Мөхәссәнә Ягъфә­рова.
Чыннан да, шәһәрдә украиннар күп түгел — 600дән артык. Әмма алар бердәм һәм үз телен, мәдәниятен саклау буенча зур эш алып баралар.
Әйтик, Нефтекамада ел саен “Туган телдә җырлыйбыз” дип аталган концерт, украин киноларын күрсәтү оештырыла, милли ашлар бәйгесе үткәрелә, шагыйрь Тарас Шевченко, танылган җырчы Николай Гнатюк, шагыйрә Леся Украинкага багышланган кичәләр, туган телдә китап күргәзмәләре, украин халык әкиятләре һәм әсәрләре буенча сурәтләр конкурсы һәм башка бик күп чаралар үткәрелә.
Украин милли-мәдәни үзәге шәһәрдә үткән бер генә зур чарадан да читтә калмый. Һәрвакыт үз йортлары — хаталарын корып, аны милли рухта бизиләр, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәтәләр. Ә ишек башына, һичшиксез, “Ласково просим!” дигән сүзләр язып эленә һәм кунакларны әллә кайдан чакырып тора.
Украиннар үзәгенә йөрүчеләрнең һәрберсенең милли киемдә булуы да хуплауга лаек. Акка аллы-гөлле чәчәкләр чигелгән күлмәкләрне ир-атлар да, хатын-кызлар да, хәтта, балалар да яратып кия.
— Милли тәрбия шул киемнәрдән башлана да инде. Аларны кулга алгач, ирексездән, бу бизәкләрнең тарихы, киемнәрнең килеп чыгышы, димәк, халкыңның, милләтеңнең үткәне белән танышасың, — ди Наталья Голиус. Әйткәндәй, ул рәхәтләнеп татар телендә дә сөйләшә, татар җырларын бик ярата.
Нефтекама украиннары республиканың башка районнарында, шәһәрләрендә яшәгән милләттәшләре белән тыгыз бәйләнештә тора, бер-берсенә кунакка йөри, тәҗрибә уртаклаша, чараларда актив катнаша.
Әлбәттә, украиннар бүген тарихи туган җирләрендә барган вакыйгалар өчен аеруча борчыла. Күбесенең Донецк, Луганск якларында туганнары, якыннары яши. Бирегә килгән качакларга ярдәм итүгә дә алар зур өлеш кертте.
— Башкортстанда барлык милләтләрнең дә бертугандай яшәве шатландыра. Әйе, без төрле, әмма барыбыз да тигез. Җир йөзендә тынычлыктан да зур бәхет юк, — ди украин милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Галина Әхмәтшина.
Читайте нас: