Кызганычка каршы, халыкара сәүдә оешмалары кануннарына ярашлы, Русиянең дәүләт чикләрендә илгә кертелүче туклану продуктларында пестицидлар күләмен билгеләүче контроль тикшерү бетерелде. Димәк, кибеттән нинди ризык сатып алуыбыз турында фәкать үзебез уйларга тиеш.
Яшелчәчелек тармагын үстерү проблемаларының ил күләмендә күтәрелүе очраклы түгел. Ул узган елның көзендә Русиягә кертү тыелган биш төр туклану продуктлары исемлегенә кертелгән иде. Шул ук вакытта, яшелчә импортына ихтыяҗ зур килеш саклана. Ел саен, мәсәлән, илнең эчке базарына бер миллион тоннага кадәр яшелчә кертелә. Көнбатыш илләренең санкцияләренә бәйле, хәзер бу тармакны да үзебездә үстерү өчен алшартлар туды. Берлек рәисе Сергей Королевның төбәкләр буйлап эш сәфәрендә йөрүе дә раслый моны.
— Санитар туклану нормасы буенча, Русиядә яшәүче һәркем елына 186 килограмм яшелчә ашарга тиеш. Чынлыкта ул 105,5 килограммнан артмады. Бу, илдәге мөмкинлектән чыгып фикер йөрткәндә, бик аз, — диде киңәшмәдә Сергей Валерьевич. — Бүген илдә яшелчәчелек тармагын үстерү өчен уникаль шартлар туды. Хөкүмәт продукцияне ачык һәм ябык грунтта үстерү һәм җитештерелгәнне саклау белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга һәм инвесторларга ярдәм күрсәтергә әзер.