— Бөек Ватан сугышы яланнарында, Туган илебез азатлыгын яклап, җанын аямый көрәшкән яугирләр арасында бик күп журналистлар да булган. Алар корал белән дә, үткер каләме белән дә Җиңү язын якынайтуга үз өлешен керткән. Каһарманнарның исемнәрен тарих битләренә язып калдыру – изге бурычыбыз, — диде “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. — Әлеге максатка хезмәт итүче акция, республикабыз районнары буйлап узып, 22 июньдә башкалабыз Уфада зур Хәтер кичәсе белән йомгакланачак.
Чарага җыелучылар (ә алар арасында журналистлар гына түгел, төрле һөнәр ияләре бар иде) иң тәүдә “Юлдаш” район гәзите редакциясе бинасында күренекле фронтовик-шагыйрьләр Зыя Мансур һәм Бәдрүш Мокамай истәлегенә урнаштырылган мәрмәр тактаташларга чәчәкләр салды.
Бәдрүш Мокамай да, Зыя Мансур да, әлеге район гәзите редакциясендә эшләп, шуннан фронтка киткәннәр, ут-ялкын эчендә дә иҗаттан аерылмаганнар. Бәдрүш Мокамай 1944 елда яу яланында батырларча башын сала, Зыя Мансурга туган якларына әйләнеп кайту бәхете насыйп була. Биредә шуны да әйтик: Дүртөйле районыннан фронтка 11 мең кеше китә, аларның яртысыннан күбесе сугыш кырларында мәңгелеккә ятып кала. Батыр яугирләр исемлегендә ун журналист та бар. Районның тарих-туган якны өйрәнү музеенда каһарман дүртөйлелеләр хакында бай мәгълүмат туплануын, һәркайсының якты истәлеге кадерләп саклануын чарада катнашучылар үз күзләре белән күреп сөенде.
Музей директоры Римма Имамова район гәзитенә нигез салучыларның берсе булган Әсләх Манкиевның кызыклы да, фаҗигале дә язмышы турында бәян итте. Нәкъ менә Әсләх Манкиев үзенең ике иптәше белән 1931 елның ноябрендә район гәзитенең беренче санын Бөре типографиясендә бастырып, рюкзак белән аркасына асып алып кайта. Бозлы Агыйдел суын йөзеп чыкса чыга егетләр, әмма тиражның бер бөртеген дә югалтмый.
Хәтер бәйрәмендә илебез өстенә ябырылган дошманга каршы күтәрелгән һәр Дүртөйле журналистының исеме зур хөрмәт белән телгә алынды, тормыш һәм иҗат юлына байкау ясалды.
Очрашуга Бөек Ватан сугышы солдатлары булган журналистларның туганнары, балалары, оныклары да килгән иде. Дүртөйле районының Казаклар авылыннан Зөфәр Халиков хакында аның кызы Регина ханым сөйләде, ә билгеле язучы Әхсән Сәлимов турындагы истәлекләре белән ветеранның кызы, үзе дә әтисе сукмагыннан китеп, бөтен гомерен район гәзитендә хезмәт салуга багышлаган Эльза Гайнанова уртаклашты.
Район гәзите тарихында тирән һәм якты эз калдырган Ибраһим Гайсин, Шәриф Ситдыйков, Җәмил Вәлиев, Әгъзам Тимерҗанов, Павел Королев турында “Юлдаш”ның баш мөхәррире Хәмит Нәбиев сөйләде.
Билгеле әдип, юмор һәм сатира остасы, Башкортстанның журналистика ветераннары берләшмәсе Советы рәисе Марсель Сәлимов билгеләвенчә, Бөек Ватан сугышының дәһшәтле җиле кагылмаган гаилә илебездә юктыр ул. “Кан коеп, миллионлаган гомерләр исәбенә яуланган тынычлыкны күз карасы шикелле саклау, үсеп килүче буынны чын ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү бүгенге шартларда бик мөһим”, —дип ассызыклады Марсель Шәйнур улы.
— “Кызыл таң” гәзитенә зур рәхмәт! — диде үз чыгышында район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов. — Бөек Җиңүнең тарихи әһәмиятен, дөньяны фашизм коллыгыннан коткарган халкыбызның батырлыгын юк итәргә, акны кара дип күрсәтергә омтылучылар үрчеп киткән заманда әлеге Хәтер эстафетасы, һич арттырусыз, изге эш.
Бәйрәмдә яугир журналистларның әсәрләре сәнгатьле укылды, аларның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Чара ахырында Хәтер эстафетасының штандарты Илеш районына тапшырылды.