Бөек Ватан сугышы башланган чорда районда “Җиңү таңы” гәзите чыгып килә. Шул гәзиттә эшләүче кайсы ир-егет журналистларның турыдан-туры фронтка китүе турында “Маяк” район гәзите архивында төгәл генә мәгълүмат юк. Аның каравы, “Җиңү таңы” (хәзерге “Маяк”) гәзитенең беренче мөхәррире булган, 1939 елның 21 февраленнән “Коммуна” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзитенә җитәкчелек иткән Шәрәфи Шәймардановның Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көненнән үк фронтка китүе мәгълүм. Кызганычка каршы, аның Бөек Ватан сугышыннан соңгы язмышы билгесез. Шуннан чыгып, Шәрәфи Тимерҗан улының яу яланында ятып калганлыгын фаразларга була.
1947 елның ноябреннән “Сталинчы” (“Җиңү таңы” ул вакытта шул исемгә үзгәртелә) гәзитенә мөхәррирлек итүче Әхмәтгәрәй Басыйров та Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән (бу вакытта ул КПСС Өлкә комитетының радиотапшырулар комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән була) фронтка китә һәм, 1946 елның мартында гына туган ягына әйләнеп кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Әхмәтгәрәй Бәхтияр улы I-II дәрәҗә “Ватан сугышы”, Кызыл Байрак орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Әхмәтгәрәй Басыйров 1961 елда хаклы ялга киткәнгә кадәр район гәзитендә төрле вазыйфаларда эшли, 1999 елның октябрендә 98 яшькә җитеп вафат була.
Илеш районыннан барлыгы 10220 кеше фронтка озатыла, шуларның 6841е яу кырында ятып кала.
Штандартны тантаналы шартларда “Благовар хәбәрләре” гәзите баш мөхәррире Анатолий Максимовка тапшырганда “Илеш мәгълүмат үзәге” директоры Рөстәм Хисаметдинов Бөек Ватан сугышында катнашкан, төрле елларда район гәзитенә җитәкчелек иткән журналистларның һәммәсенең исемнәрен хөрмәтләп телгә алды, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Корал һәм каләм белән” марафонына старт бирүче “Кызыл таң”чыларга Илеш районы хакимияте һәм “Маяк” гәзите редакциясе коллективы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук Рөстәм Дирһаметдин улы “Маяк”ның 80 еллык юбилее уңаеннан махсус китап чыгуы, анда алда телгә алынган ике яугир-журналист хакында мәгълүмат бирелүе турында да әйтеп үтте.
Штандартны озакламый чакмагышлылар кабул итеп алачак.