— Без куе урман эчендә идек. Медсанбат землянкаларда урнашкан. Яралылар саны бик күп. Эштән бер минутка да бушамыйбыз. Шулай да дивизия командиры Александр Кирсанов хатын-кызларга бәйрәм ясарга булган, ул көнне кичә оештырылды. Хәтердә, солдатлар, офицерлар кулларына нарат ботаклары тотып, безнең землянкага керде һәм һәрберебезгә “урман гөлләмәсен” бүләк итте. Шул вакыттагы сөенүебез! Кич буе фронт җырлары җырлап, бик күңелле утырдык, шигырьләр укыдык, биедек. Өстебездә — гимнастеркалар, аягыбызда — зур үлчәмле итекләр, ә чәчләребездә матур тасмалар урынына бинтлар үрелгән булуына карамастан, һәрберебез үзенең хатын-кыз икәнен исенә төшерде. Сугыш бетәр дә, матур күлмәкләр киеп, 8 март бәйрәмнәрен үткәрербез, дип хыялландык, шуңа ышандык. Менә Николай Николаевич янә хатирәләрне яңартты... — дип, орхидеяләрне күкрәгенә кысты ветеран.
Антонина Тютяева 1923 елда Әлшәй районының Раевка авылында туган. Гаиләдә дүрт бала була. Бөек Ватан сугышы башланганда Тоня сигезенче сыйныфны тәмамлый. Кичәге укучылар — 40 кыз — барысы да шәфкать туташлары әзерләү курсына языла. Антонина көндезләрен Әлшәй прокуратурасында секретарь булып эшли, ә кичләрен укырга йөри. Аларның өч катлы мәктәбе госпитальгә әверелә, кызлар лекцияләрдән соң шунда практикага йөри. Курслар тәмамлану белән Антонина хәрби комиссариатка килә, үзен фронтка җибәрүне сорый. Яше тулмаган дип, кызны фронтка алмыйлар. Шулай да ул әти-әнисеннән яшереп кенә хәрби комиссариатка гариза яза һәм үзенә ике яшь өстәп, 1942 елның ноябрендә үз теләге белән фронтка китә. Бу вакытта аңа 19 яшь була. Башка кызлар белән Антонина Сталинград янындагы 76нчы укчылар дивизиясенең 82нче медсанбатына тәгаенләнә.
— 3 декабрьдә урынга килеп җиттек. Безгә 43нче үлчәмле итекләр бирделәр. Мин 36нчы үлчәмле аяк киеме кия идем, итекләрне кулыма тоттыргач, елап җибәрдем. Аларны киеп ничек йөгермәк кирәк? Старшина үзебезнең киез итекләрдә йөрергә рөхсәт бирде. Язын, ул вакытта Курск янында идек инде, безгә үзебезнең үлчәмдәге итекләр бирделәр. Алары белән инде бөтен сугышны үтеп, Германиягә кадәр барып җиттек. Без бит пехотада идек, ут эчендә йөрдек. Мин йөздән артык солдатны сугыш кырыннан алып чыктым. Каян көч, кыюлык алганбыздыр, әле булса аптырыйм, — дип сөйли ул.
Антонина Ивановнаның фронт юлы катлаулы була, Сталинград, Курск, Чернигов, Брест, Варшавадагы иң авыр сугышларны бүген дә хәтерли. Җиңү көнен ул Германиядә, Берлиннан 60 чакрым ераклыктагы Висмар шәһәрендә каршылый. Сугыш тәмамланган көн гомеремдәге иң шатлыклы, иң бәхетле көн, ди ул. Хәрби батырлыгы өчен Антонина Тютяева икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Сталинградны обороналаган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан ул 1945 елның көзендә генә кайта. Мәктәптән соң шәфкать туташлары курсында укуы турындагы таныклыкны да шунда гына кулына ала. Туган ягына кайту белән үзенең элекке эшенә урнаша һәм кияүгә чыгып, 1948 елда Нефтекама шәһәренә күченеп киткәнче, шунда эшли. Иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Антонина Ивановна яшь буынны тәрбияләүгә һәрвакыт саллы өлеш кертә, очрашуларга йөри, ветераннар хәрәкәте активисты.
— Кызганычка каршы, сугыш ветераннары арабызда елдан-ел кими бара. Антонина Ивановна безнең өчен, аеруча үсеп килүче яшь буын өчен, ватанпәрвәрлекнең чын үрнәге, — диде Николай Самойленко.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Антонина Тютяева депутатка рәхмәт белдерде.
— Минем чордашларым күрсәткән батырлык, алар яулаган Җиңү онытылырга тиеш түгел. Бик күп гомерләр бәрабәренә яуладык тыныч тормышны. Бүгенге буынга бер генә үтенеч: сугышны булдырмагыз! — ди ул.