+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2015, 13:24

“Башкортстанымнан көч алып яшим”

Галимҗан Гыйльманов — татар дөньясында билгеле шәхес. Җәмәгать эшлеклесе, тел белгече, прозаик һәм шагыйрь. Аның 200гә якын шигыренә танылган композиторлар җыр һәм романслар иҗат итте. Өч роман, утызга якын повесть, дистәләрчә хикәя һәм пьесалар авторы ул. Г. Гыйльмановның әсәрләре татар, чуваш, мари, башкорт, төрек, инглиз һәм немец телләрендә егерме алты китап булып чыкты. Ул, шулай ук Татарстан районнарында Әдәбият һәм сәнгать көннәрен оештыручы буларак танылу алды. Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Фатыйх Хөсни һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты.Гәзит укучыларга Галимҗан Гыйльманов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

— Бүген Галимҗан Гыйльмановны күбрәк Татарстандагы билгеле әдип, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе буларак беләләр. Башкортстанда туып-үскән кешенең шундый зур дәрәҗәләргә ирешүе, әлбәттә, якташлары өчен горурлык. Ни сәбәпле язмышыгызны Татарстан белән бәйләдегез?

— Кече Ватаным — Башкортстаннан, туган авылым Әсәннән Казан шәһәренә чыгып киткәндә миңа 17 яшь иде. Бүген күңелем белән шул чакларга кайтып, уйланып, фикер йөртеп карыйм. Һәм, авылымнан 100 чакрым гына ераклыкта урнашкан Уфаны калдырып, яшьлек хыялы да иңләп бетерә алмый торган, 500 чакрым ераклыкта һәм билгесез юл очында торган Казанга укырга чыгып китүем татлы да, газаплы да төш кебек кенә хәзер. Төшне дә тиз генә төшенеп, аңлап-аңлатып булмаган кебек, мине ерак юлга дәшкән төп сәбәпне дә бер сүз белән әйтеп бетерә алмам кебек...
Әлбәттә инде, иң элек мәктәп программаларыннан, татар теле һәм әдәбияты дәрес­ләреннән күңелгә кереп калган әдәби мирас җәүһәрләре, укытучым Оля апа Янгированың искиткеч игелекле һәм иң каты күңелләрне дә эретеп, хыялый итә торган дәресләре искә төшә. Аларның һәрберсендә магик код-дулкын булып күңел ярларын кагып торган “Казан” образы, Каюм Насыйрилар, Тукайлар, Такташлар, Ибра­һимов­лар, Җәлилләр, Туфаннар һәм башка йөзләрчә әдип иҗатына илһам чыганагы һәм тылсымлы бишек булган сихри дөнья...
Ул вакытта китап укый идек. Ни хикмәт булгандыр, 60-70нче елларда Казанда басылган һәр китап Әсән клубы китапханәсенә кайтып җитә иде. Мин аларны укып кына түгел, эчеп бара идем... Һәр яңа китап, иң элек, минем кулга керә. Китапханәче Венера апа яңа басмаларны иң элек миннән укыта, минем фикерне белгәч кенә башкаларга тәкъдим итә. Ул вакытта мин бигрәк тә Нурихан Фәттах (“Мөдир Саҗидә”), Атилла Расих (“Дустым Мансур”), Әмирхан Еники (“Чын мәхәббәт”), Шәйхи Маннур (“Муса”), Мирсәй Әмир (“Агыйдел”) иҗаты белән җенләндем. 60нчы еллар тудырган көр рухлы Казан шагыйрьләренең һәр җыентыгын көтеп ала идем... Өстәвенә, авылда шәхси китапханә тоткан Мирсалих абый бар. Дан орденнары кавалеры. Гомере буе Казаннан китап ташыды, бөтен тирә-якка китап укытты. Мирсалих абый проза буенча төп киңәшчем булса, поэзиягә мин үзем кердем. Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Рәдиф Гатауллин кебек шагыйрьләрнең Әсән клубына кайтып тора торган коймак кадәр генә җыентыкларын кат-кат укыйм, ятлап йөрим, үзем дә аларча язып карыйм... Кыскасы, “Казан әдәбияты”ның сихри шаукымына түзеп-чыдап торырлык түгел иде ул вакытта.
Әсән — чәчәннәр төбәге, шагыйрьләр авылы. Анда ике кешенең берсе шигырь белән сөйләшә, өч кешенең берсе җитди рәвештә шигырь яза. Аннары, Әсәндә Бабич туган! Бу мәшһүр авылдашым мине үзенең гыйбрәтле язмышы аша әдәбият белән генә түгел, Казан белән дә бәйләгән, ахры. Ничекме? Хәзер аңлатам. Ул вакытта туган якларымда Бабичка мөнәсәбәт катлаулырак иде. Әсән мәктәбендә музей гөрләп эшләп килсә дә, исеме безнең телдән төшмәсә дә, авылдан читкәрәк чыгуга, без ул исемне бик кычкырып әйтә алмый идек. Шул вакытларда минем кулга (китапханә аша, әлбәттә) Шәехзадә Бабичның яшел тышлы китабы килеп керде (1958 елда ук профессор Хатип Госман кереш сүзе белән басылып чыккан). Әмма күңелемдә балаларча ихлас тойгы калган: Казанда Бабичны укырга ярый ласа, аны хәтта китап итеп бастырырга да ярый икән! “Казанга барырга кирәк” дигән уй-хис иң элек шул мизгелдә — Бабичның Казан басмасын кулга алгач кузгалып куймады микән әле... (Шул ук елларда батыр йөрәкле галимебез Әхнәф Харисов тарафыннан тупланып Уфада бастырылган Бабич җыентыгы хакында белми идем әле).

— Мәшһүр шагыйрьләр шәһәре булган Казанга бару теләге үзегез шигырьләр яза башлагач тагын да көчәйгәндер, шулаймы?

— Нәкъ шулай. 8нче сыйныфта укыганда мин ныклап шигырь белән мавыга башладым. Бер көндә бер дәфтәр шигырь язган чакларым бар иде. Ә инде 9нчы сыйныфта район гәзитендә шигырьләрем басыла башлады. Казандагы “Яшь ленинчы” белән дә элемтәгә кердем, анда да берничә шигырем дөнья күрде. Бу яшерен шөгылемне бераздан сыйныф кызлары белеп алганнар, нәкъ менә алар мине бөтен мәктәпкә “фаш итте” дә инде... Менә шулай шагыйрь булып киттем. Чынлап та, Казанга тартылуым көчәй­де. “Яшь ленинчы”дан, Илдар Юзеевтан, Марс Шабаевтан килгән җылы хатлар бу ымсынулы хисләремне тагын да баетты, ныгытты.
Әсән мәктәбендә “Романтика” дигән бик көчле әдәбият-сәнгать түгәрәге бар иде. “Бригантина” дигән күләмле гәзит чыгып торды. Аларны оештыручы һәм мәктәптәге бөтен “иҗади фронт”ның башында торучы, өстәвенә, 35 кешелек халык уен кораллары оркестрының алыштыргысыз җитәкчесе, дирижеры, Ш. Бабич исемендәге спорт клубының баш тренеры бер үк кеше — сызым, физика, әдәбият, музыка, рәсем укытучысы Ганс абый Хәкимов иде (бүгенге көндә Уфа дәүләт педагогия университеты профессоры). Бу уникаль шәхес алдында һәрвакыт баш иеп яшәдем. Әгәр дә әдәбиятта Галимҗан Гыйльманов дигән язучы, шәхес бар икән, аның нигезен һәм төп асылын менә шушы мөгаллим-остаз койган да инде. Иң элек ул минем иҗади тоемымны тәрбияләде, иҗат лабораториямне булдырды, рухымны ныгытуда, характерымны формалаштыруда турыдан-туры катнашты. Иң мөһиме, Ганс Баян улы минем Казан белән бәйле хыялыма юнәлеш, иҗатка омтылган күңелемә ышаныч бирде. Казанга барырга уйлаганымны белгәч, шундук хуплады, үзенең ярдәм кулын сузды. Бүген дә тыгыз элемтәдә булсак та, моңа кадәр остазыма күңел хисләремне белдерергә җай чыкмады, ахры, бу сүзләрем аңа изге-рәхмәтле теләкләрем һәм ихлас-кайнар сәламнәрем булып ирешсен иде!

— Шулай да, Казанга, алай гына да түгел, Казан дәүләт университетына укырга керү теләге кайчан бөреләнеп җитте?

— 1972 елның җәендә Әсәнгә Казан дәүләт университеты студентларының фольклор экспедициясе килеп төште. Барысы да хәтеремдә, күз алдымда. Якыннан аралашмасам да, мин аларның һәр адымын күзәтеп тордым, хәтта аларга каядыр барырга, кемнедер табарга ярдәм дә иттем бугай әле. Җитәкчеләре — Марсель Бакиров. Ул безнең мәктәп директоры Фәнүз Фатыйховның (шулай ук талантлы каләм иясе, танылган журналист) танышы булып чыкты. Бу танышлыкның нәтиҗәсе икенче җәйдә күренде — миннән бер сыйныф алдарак укучы Динә исемле кызыбыз Казан университетына укырга китеп барды. Болай да “Казан-Казан” дип типкән йөрәгем тәмам шашынып олы юлга, Казанлы язмышка әзерләнә башлады.
Мәктәптәге соңгы елым сынауларга әзерләнеп үтте, мин инде татар бүлегенә укырга керү өчен ни-нәрсә кирәген белә идем. Шулай итеп, 1974 елның җәендә мин Казанга килдем һәм гомерлеккә шунда калдым. Казанга без дүртәү бардык. Шуларның берсе “Кызыл таң”чыларга бигрәк тә таныш — Фәния Сәетгәрәева (Габидуллина). Фәниябез, кабат Уфага кайтып, танылган шагыйрә, журналист булды.

— Ә Сез үзегез Башкортстанда туып-үсүегез белән горурланасызмы һәм ул нәрсәдә күренә?

— Горурланам, бик горурланам. Ш. Бабич­ның авылдашы, Н. Нәҗминең райондашы булган өчен генә түгел. Аерып кына әйтә дә алмыйм — ни өчен якын һәм газиз соң миңа Башкортстан? Андагы уңдырышлы туфрак, гүзәл табигать башка беркайда да юк. Андагы уңган, булган, кунакчыл, игелекле халык башка беркайда юк. Бәлки шуның өчендер? Анда минем әткәм-әнкәм, туганнарым, дусларым, күршеләрем... Бәлки шуңадыр? Башкортстан — минем беренче мәхәб­бәтем бөреләнгән җир, кендек каным, ачы да, татлы да күз яшьләрем тамган җир... Анда ми­нем җаным тернәкләнде, рухым ныгыды... Бәлки шуңадыр? Кече Ватаныма булган мәхәббәтем хакында тагын бик күп дәлилләр китерә алыр идем.
Шуны төгәл беләм: туган якларым миңа яшәү, сагынуларымны, борчуларымны җиңү өчен көч-егәрлек биреп кенә калмады, гомерлек иҗатыма җитәрлек ризык һәм... сәләт бирде. Яши-яши шуны аңладым: талант Ходай Тәга­ләдән түгел икән, ул, иң элек, туган төбәгеңнең тылсымлы рухиятеннән, сөйләм теленнән, җыр-бәетләреннән, йоласыннан, ата-анаңның фатихасыннан, өлкәннәрнең хәер-догасыннан килә... Тагын шуңа төшендем: мең еллык татар әдәбиятының асыл бер нигезен Башкортстаннан килүче рухи-мәдәни юнәлеш, дулкын тәшкил итә. Мин Казанга әнә шул Бөек дулкынның бер күзәнәге, тамчысы, бөртеге булып барып кердем. Галимҗан Ибраһимов, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Нәкый Исәнбәт, Нурихан Фәттах, Әхсән Баян, Хәсән Сарьян, Зыя Мансур, Илдар Юзеев, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин артыннан бу Бөек дулкында “тибрәнү” рәхәт тә, җаваплы да иде.
Мин Башкортстаннан Татарстанга күчеп китмәдем, бары тик вәкил булып кына бардым кебек. Мин әле дә Казанга кайтып түгел, килеп яшим, килеп иҗат итәм. Мин хәзергә кадәр туган төбәгемне үлеп сагынам, юксынам, аның белән хыялланам, аның һәр хатирәсен, образын, сурәтен, тел байлыгын кадерләп саклыйм, тәрбиялим, иҗатымда кулланам, башкаларга тәкъдим итеп, бераз мактанып та алам... Баксаң, мин әлегә кадәр Башкортстан турында язам, анда яшәгән 17 яшьлек гомерем миңа 60 яшькә җитәрлек иҗат ризыгы биргән булып чыкты. Инде үз әсәрләремдә барлык авылдашларымны, Уралдашларымны, Агыйделдәшләремне язып чыктым бугай, ә бит аларның язмыш материалы һич кимеми, яңа яклары белән ачылып, күр­кәмләнә, байый гына бара... Ниһаять, бүген килеп, мине белгән, хөрмәт иткән, якташларымнан сорыйсым килә: минем әсәрләрдә Башкорт­станымның табигатен, кешеләрен, йолаларын, язмышын таныйсыздыр, шәт?

— Башкортстан матбугат басмаларында бүген танылып өлгергән журналистларга да Казан университеты “ишекләрен ачарга” Галимҗан Хәмитҗан улы юл күрсәтте бит.

— Кайда гына яшәсә дә, татар баласы Казанга тартыла. Монда бернинди хикмәт тә, сер дә юк. Казанга — татарның мең еллык мәркәзенә үзем дә шундый гадәти тартыну-ымсынулар белән килдем ләса. Бу юлда мин соңгы мосафир түгел идем. Минем арттан да килделәр, төркемләп тә, берәмләп тә... Гомер буе миндә кеше булды. Олегҗан, син моны бик яхшы беләсең — тулай торак бүлмәсендә аяк атларлык та урын булмый торган иде. “Ай-һай, татарның мәркәзенә килгәнсең икән, менә рәхмәт, түргә уз,” — дип беркем дә өзелеп көтеп тормый, киресенчә, читтән килгән кешегә үз максатына ирешер өчен икеләтә көч түгәргә туры килә. Ләкин шунысы да бар: Казанда тырыш кешене шундук күреп алалар һәм күтәрәләр. Башкортстан татарлары өчен мактанып әйтә алам – йөзне кызартырлык якташ абыйлар һәм энекәшләр очрамады миңа. Үзем дә сынатмаска тырыштым. Баштарак Рәдиф Гатауллин (Гаташ), Роберт Миңнуллин, Госман Садә үз араларына сыендырса, соңрак үзем дә күпләрне “кеше арасына алып кердем”. Әйе, Казанда “якташлык хисе” бик көчле, мәсәлән, Әмирхан Еники мине якташы буларак үз итте, Илдар, Нил абыйлар туганнары кебек күрде. Нәкый ага белән танышлык та якташлык аркасында булды...
Бу яклап алар минем өчен үрнәк иде. Вакытында Рамил Исламов минем киңәшләр белән Казанга күчте, күпвакыт бер сукмактан йөрдек, фән диварының ташын кимердек. Марат Шәрипов белән Рәүф Идрисов хәзергә кадәр җаннарының, димәк ки, язмышларының да бер кисәген Казанда яшәтәләр. Алар да шәхес буларак Казанда ныгыдылар, дөньяга танылдылар, Татарстанның матур-матур бүләкләренә лаек булдылар. Рәдис Ногманов, Әнвәр Сөләйманов, Олег Төхвәтуллин да — Башкортстан белән Татарстан арасындагы күңел һәм язмыш сукмакларым. “Тере классик” Марат ага Кәримовны, шигырьнең синонимы булып яшәүче Рим Идиятуллинны, галим-шагыйрь Илдус Фазлетдиновны, заманыбызның иң нечкә хисле шагыйрәләреннән берсе Халисә Мөдәрисованы, төртмә телле, әмма үтә дә ихлас күңелле Мөнир Вафинны, яшьрәкләрдән Айдар Зәкиев белән Ләйсән Кәшфине, тагын бик күпләрне, бигрәк тә “Кызыл таң”чыларны, “Өмет”челәрне, “Тулпар”чыларны мин үземнең ихлас дусларым һәм фикердәшләрем дип беләм. Башкорт туганнарым белән дә гел дус яшәдем. Бигрәк тә мәрхүм Риф Тойгынов белән гел бер сүздә булдык. Кадим Аралбай, Марсель Сәлимов белән дә кочаклашып күрешәбез, кочаклашып аерылышабыз, дигәндәй... Шуңа күрә мин гомерем буе җан түрендә “Башкортстан тойгысы” йөртәм, безнең яклардан “бәхет эзләп” килгән яшь дусларымны да мин шушы тойгы белән сыныйм, шушы тойгы белән тәрбиялим. Иң соңгы сөе­нечләремнең берсе — Башкортстаннан иң соңгы дулкыннарның берсендә талпынып килгән, киңәшләремне тотып фәнгә кереп киткән Илмир Ямалтдинов бүгенге көндә Г. Ибраһимов исе­мендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инсти­тутының фольклор секторын җитәкли башлады...
Ә инде Башкортстан журналистлары, бигрәк тә Дүртөйле районыннан килеп укыган, аннары, туган якларына кайтып, талантлы каләм иясе булып танылган, язмышларында үзем дә азмы-күпме роль уйнаган дусларым күп. Дүртөйленең данлыклы журналистлары Хәмит Нәбиев белән Эльза Гайнанова да Казанда укыдылар, алар белән сукмаклар кисешеп торды, хәзер дә без бергә.

— Сезнең Бабич иҗатын тирән өйрәнүче галим буларак эшчәнлегегезне искә алмау фәнгә багышланган гомерегезнең бер сәхи­фәсен төшереп калдыруга тиң булыр иде. Ихтимал, күрше авылда яшәгән картые­гызның сезне “Бабичым минем!” дип сөюе дә эзсез калмагандыр. Хәзер инде мәшһүр шагыйрь­нең иҗаты тулысынча барланды, өйрәнелде, дип буламы, билгесез битләр калдымы?

— Ниндидер хикмәтле хәл бу, яшәгән саен аптырап куям: Бабичны күпме күбрәк өйрәнәсең, ул шулкадәр серлерәк була бара. Бабич турындагы бер мәкаләмне “Әрнүле һәм бөек сер” дип атаган идем. Феноменаль язмыш, илләр, дәүләтләр язмышына тиң илаһи һәлакәт... Искиткеч нечкә һәм имани хис һәм Алласына да, Иблисенә баш бирмәс бунтарь рух... Каян бу көч-егәрлек? Бу каһарманлыкның нигезе кайда? 60 яшемне тутырып килгәндә дә мин бу язмышны аңлап бетерә алмыйм, ахры... Аңлап бетерәсем дә килми бугай... Минем аны бары тоясым, аңардан көч аласым, аңа табынасым, баш иясем килә...
Шушы халәтем мине бүген Бабич язмышына һәм шәхесенә багышланган күләмле әсәр язуга этәрде. Мин бит моңа кадәр Бабичны галим, текстолог, биограф буларак өйрәндем, иҗатының бөртегенә кадәр җыеп, җыентыклар, китаплар бастырдым, ә хәзер бу язмышны романист-әдип буларак күзалларга, якташ шагыйремнең якты образына яңа иҗади сулыш өрергә телим.
Миңа калса, Бабич әле һаман үзенең тикшерүчесен көтә. Бабич әле һаман гыйльми яктан, заманча тирәнлектә ачылмаган. Аның иҗатына кайбер ориентирлар гына куеп чыгылган. Бабич күпкә катлаулырак, күпкә бөегрәк тә... Аның шәхесе кайчакта җир кануннарына сыешып та бетми кебек... Ә менә мәгънәсе – җирнеке, халыкныкы! Шул мәгънәлелеге белән кыйммәт тә инде аның күпкырлы иҗаты. Кыскасы, Бабичның иҗатында һәм тормышында билгесез булып калган сәхифәләрне эзләп гомер үткәргәнче, бүген безгә аның билгеле иҗатын һәм рухиятен тирәнрәк өйрәнә башларга кирәк.

— Башкортстан белән Татарстанны бер ананың ике игез баласы белән тиңлиләр. Дуслык җепләре мәңгелек. Читтә яшәүче якташ буларак, әйтегез әле, бүген ике республика арасындагы дуслыкны тагын да үстерергә, хезмәттәшлекне ныгытырга Сезнеңчә нәрсә җитешми? Бәлки, ике арадагы мәдәни бәйләнешләрне көчәйтү чарасы бардыр?

— Бар. Күптән күңелемдә йөргән бер хыялымны ачыйм әле. Безгә әллә нинди “ел темалары” уйлап чыгарганчы, тотарга да “Татарстан — Башкортстан дуслыгы елы” игълан итәргә! Шунда инде барысы хакында да “анык” сөйләшергә! Чынлап та, безнең күңелләр бер-беребезгә күптән ачык ласа, ишекләр ачык, йортлар-илләр ачык. Чакыра белергә һәм ихлас күңел белән кунак итәргә генә кирәк! Һәм бу арадашлыкта безне — Башкортстан татарларын ныграк файдаланырга!
Ике арадагы мәдәният-сәнгать элемтәләрен күтәрергә, дисең... Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының яртысы, артистларының өчтән ике өлеше Башкортстаннан булсын да, тагын ничек итеп элемтәләрне ныгыту хакында сөй­ләргә була инде?! Нәрсә-нәрсә, нәкъ менә элемтәләр җитә дә инде. Ихласлык җитми безгә, туганлык, кардәшлек хисе, ниһаять, җаваплылык тойгысы җитми... Үз-үзең өчен түгел, кардәш дусларың өчен җаваплылык тойгысы җитми. Ә бит нәкъ менә шушы тойгы янында тугрылык хисе ярала, туа, тернәкләнә, ныгый... Кеше нәкъ менә җаваплылык тойгысында сынала, минемчә... Яши-яши мин шуңа төшендем... Кабатлап әйтәм: әйдәгез, алдагы елларның берсен “Татарстан-Башкортстан елы” (сездә — “Башкортстан-Татарстан елы”) дип игълан итик әле!

— Быел Русиядә Әдәбият елы игълан ителде. Шул уңайдан нинди проблемаларга игътибар итәргә кирәк дип саныйсыз?

— Әдәбият елы начар түгел. Татарстанда узган ел Мәдәният елы булды. Бу яклап без күбрәк тә оттык, ахры. Мәдәният елында көн тәртибенә куелып та, эшләнеп бетмәгән зур-зур мәдәни һәм әдәби проектларны тормышка ашырырга, төгәлләп куярга мөмкинлек туды.
Әлбәттә, быел соңгы вакытта бераз төшә башлаган әдәбият, язучы һәм укучы статусын күтәрү белән шөгыльләнергә кирәк булачак. Аларның барысы да КИТАП дигән серле сүз-төшенчәгә килеп ялгана. Ничек тә милли китапны саклап калырга кирәк безгә. Татарстанда бу яклап күп нәрсә эшләнә — ике йөзгә якын китап Хөкүмәт исәбенә бастырыла. Шуларның 85 проценты, махсус Хөкүмәт карары белән барлык китапханәләргә, мәктәпләргә һәм ватандашларыбыз яшәгән чит төбәкләргә бушлай таратыла. Өстәвенә, Телләр программасы буенча да шактый китап дөнья күрә. 2014-20 елларга кабул ителгән телләр буенча дәүләт программасында җәмгысы 1 миллиард 100 миллион сум акча каралган. Анда, телләрне кайгырту белән бергә, язу-сызу эшләренә, гыйльми эзләнүләргә, әдәби иҗатка һәм тәрҗемәгә бик күп акча тотыла. ТӘРҖЕМӘ — заманыбызның иң актуаль мәсьә­ләләреннән кала бирә. Бу яклап та Татарстанда махсус план-программалар нигезендә эш алып барыла. Әдәбият елында әдәби электрон ресурсларга да игътибар биреләчәк. ЭЛЕКТРОН КИТАПХАНӘЛӘР практикасы да үз нәтиҗәсен бирә башлады кебек — бүгенге көндә Татарстанда электрон ресурслар (“Татар иле”, “Ана теле” һ.б.), курслар, китапханәләр, хәтта электрон нәшриятлар бик җитди рәвештә гамәлгә ашырыла.

— Галимҗан Гыйльманов, әлбәттә, бүген татар прозасында үз стилен булдырган үзенчәлекле язучы буларак билгеле. Сезнең әлеге вакытта Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратында җаваплы вазыйфа башкаруыгыз иҗатка комачауламыймы? Укымлы китаплар язу өчен вакыт кына түгел, илһам да, эзләнүләр дә кирәк бит әле.

— Минем иҗади гомерем гел борылышлардан тора икән ләса: мин бит иҗат юлымны шагыйрь булып башладым, аннары фәнгә киттем, диссертация якладым, монографияләр чыгардым, Язучылар берлегенә әдәби тәнкыйтьче булып кердем, дистә еллар мифлар шаукымында яшәдем, “Татар мифлары” томнары нәшер иттем, Бабич текстологиясенә шактый көчемне бирдем, аннары балалар әдәбияты мавыктырып алып кереп китте — хыялыйланып, сабыйлар өчен шигырьләр, чәчмә әсәрләр, драма әсәрләре иҗат иттем, тагын шигырьгә, җырга кайттым, ниһаять, прозага кереп чумдым... Хәзер аңладым инде, алдагы иҗат баскычларым минем прозаик булуым өчен кирәк булган икән...
Күп эшләнгән, күп янылган... Югалтулар бар, шулай да табышлар күбрәк. Эшләр дә җитди булды — университетта укыту, Татарстан китап нәшриятында 15 еллап матур әдәбият редакциясе мөдире булып эшләү, Язучылар берлегендә урынбасар, ниһаять, Хөкүмәт эшендә... Гомергә вакытым тыгыз булды. Ләкин минем бер күркәм сыйфатым бар: мин тиз язам. Күп уйланам, әмма язуын тиз язам. Барлык әсәрләремне дә бер утыруда, караламасыз иҗат итәм. Иҗатта миңа галим булуым да ярдәм итә, шулай ук әдәби һәм рухи, хәтта легендар мирасны белү дә нык булыша. Үз стилемне, язу манерамны, образлы фикерләү алымымны да таптым кебек (бу алымнар фәндә шактый өйрәнелде дә инде). Геройларым, башлыча, чынбарлык белән хыялый, магик дөнья чигендә яши, бу иҗатымны серле, “укымлы” итә. “Албастылар”, “Оча торган кешеләр”, “Язмышның туган көне” әсәрләрем бүген вуз һәм мәктәп программаларына кертелгән икән – язучы өчен бу бәхет түгелмени?!
Иҗади, методологик эзләнүләрдән тукталганым юк. Бүген өстәлемдә “Шайтан коткысы” дигән роман ята. Миңа калса, татар әдәбиятында андый романның булганы юк әле. Анда минем күп табышларым керде, эксперимент рәвешендәгеләр дә шактый. Укучым ничек кабул итәр — бераз куркып та торам... “Бабич” романы хакында әйттем инде. Шулай ук яңача языла. Күп кенә яңа алымнар кулланырга тырышам, бертуктаусыз Бабич характерына тәңгәл булырлык алымнар эзлим, газапланып эзлим...

— Галимҗан Хәмитҗанович, иҗат, сән­гать кешеләренең уңышы талантка гына түгел, илһам янәшәсендә тыл ныклыгына да бәйле. Татар мохитендә милли гореф-гадәт­ләрен хөрмәт итеп яшәгән гаиләгез белән якыннан таныштырсагыз иде.

— Мин бик яшьли өйләндем — студент чагында ук гаилә кордым. Татарстанның Уфа — Казан юлы өстендә яткан Мамадыш шәһәреннән Гөлнур исемле кызны хәләл җефетем иттем. Ул да филолог, педагог. Ике кыз үстердек, хәзер инде ике оныгыбыз да бар. Олысы Әдиләгә — 12 яшь, кечесе Маратка 2 яшь тула. Кече кызымда һәм олы оныгымда иҗади фикерләү, хис-тойгылар көчле. Бигрәк тә Әдилә музыканы үз итте, фортепианода уйный, бик күп халыкара конкурсларда лауреат булды, сәнгать әһелләре арасында танылып килә.
Язучылык юлы — катлаулы юл. Баш белән түгел, күбрәк йөрәк белән яшисең, уйлыйсың, дигәндәй... Гөлнур һәрвакыт сабыр булды, аңлап яшәде, юл куйды. Балаларда да миңа, минем аша әдәбиятка, сәнгатькә карата хөрмәт тәрбияләде. Гаиләбез бик тату, ләкин кызыклы, күңелле итеп яшәргә тырышабыз. Мавыктыргыч бәйрәмнәр уйлап табабыз. Бүгенге көнгә килсәк, бәйрәм кайгысы түгел — балалар белән бергә зур өй салып ятабыз...
Башкортстан белән араны өзгәнебез юк – Әсән бүгенге көндә дә минем өчен дөнья үзәге булып кала. Анда 85 яшьлек Әнкәебез гомер итә. Ул үзе дә Казанга килеп тора, без дә (Казанда Ринат исемле абыем белән бергә гомер кичердек) ешрак кайтырга тырышабыз. Кайткан саен авылда, мәктәптә, районда, якташларым белән очрашырга тырышам. Энекәшләрем Ревинер белән Азамат авылның, районның данын күтәрү белән шөгыльләнәләр. Аларның да матур уңышлары, казанышлары бар. Шуңа күрә нигез өчен, авыл өчен, район өчен күңелем тыныч.
“Кызыл таң” гәзите миңа һәрвакыт хәер-хак булды, үз итте, иҗатымны пропагандалады. Барыгызны да күрәсем килеп, сагынып яшим. Бер очрашып, кулларыгызны кысып, рәхмәт­лә­рем­не белдерәсе килә.

Башкортстан Республикасының атказанган
матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
Читайте нас: