Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче йөздән артык кеше бүген шундый хәлдә калган. Әйтеп-кисәтеп торган килеш, намуссыз эшем ияләренә ышанып, акчаларын төзеләсе йорттан фатир алу өчен үз куллары белән илтеп биргән алар. Югыйсә, шәһәрдә “Башстрой” дигән компаниянең абруе күптән төшкән. Аның турында матбугат чараларында гаугалы хәбәрләр дә басылды. Мәсәлән, ике ел элек аларның бер объекты — Стәрлетамакның Ходайбирдин урамындагы тугыз катлы йорт төзелешен “зур афера” дип атадылар. “Лазурный” бистәсендә һәм Артем урамында йортлар төзүгә дә аларның тиешле документлары булмаган. Һәм һәр сатып алучы бу хакта белә алган, һәрхәлдә, белергә тиеш булган. Өченчедән, Стәрлетамак шәһәр хакимияте шул рәвешле төзелешкә акча җыелуын белгәч, чаң суккан, матбугатта чыгыш ясаган, хәтта прокуратура белән Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Ә арзан хакка фатир алырга теләүчеләр боларны ишетмәгән яисә ишетмәмешкә салышкан, чөнки алар дәүләтнең “алданган дольщиклар”ны ярдәмсез калдырмасын белә. Ләкин бит республика бюджеты да төпсез түгел. Синең, минем салым акчаларыннан җыелган бюджет бит ул.
Хәзер акчасыз да, фатирсыз да калган кешеләр бу җәһәттән ниндидер чара күрергә маташкан шәһәр хакимиятенә “без сезгә ышанмыйбыз” дигән кебегрәк ачулы сүзләр яудыра. Аның каравы, “Башстрой”га шунда ук ышанганнар...
Зыян күргән 150 кешенең алтысы ачлык игълан иткән, аннары аларның саны унга, унсигезгә җиткән. Ләкин моның белән генә хәлне төзәтеп булыр микән? Артем урамында төзеләсе йорт фатирлары өчен акча күптән түләнгән булса да, ул төзелә дә башламаган. Аның урынында хәтта сүтелергә дә планлаштырылмаган автостоянка тора. 2011 елда ук яңа фатирлар ачкычын аласы кешеләр дүртенче ел хәсрәт эчендә газап чигә. Ни акча, ни фатир юк, күпләр торак алыр өчен булганын сатып җибәргән... Ә “Башстрой” — банкрот.
Дольщиклар компания белән юридик көчкә ия булмаган килешүләр төзи. Мондый килешүләрне дәүләт 2006 елдан бирле тыярга тырыша, әмма намуссыз эшкуарлар аның яңа формаларын уйлап табып тора. Алданучыларның күпләре ап-ачык мошенниклык схемасына кергәннәрен аңлый, әлбәттә, ләкин дәүләт ярдәм итәр әле, дип, барыбер шулар белән бәйләнә. Ә шәһәр властьлары моның мөмкин түгел икәнен, законда мондый йортларны дәүләт төзеп бетерү тыелуны, бу бюджет акчасын сарыф итү, димәк, җинаять булуын аңлатырга тырыша.
“Әгәр дә кеше, күрә торып законны бозып, ниндидер соры схемалар буенча фатир сатып алырга җыенган икән, ни өчен аның проблемасы бюджет исәбенә хәл ителергә тиеш?” — дигән сорауны Торак төзелеше фонды урынлы куя. Бу сүзләр белән килешми булмый.