+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2015, 22:12

Эшчәнлекне җанландыру — көн таләбе

Артем Балыхин “фронт”ташлары алдында шундый бурыч куйды.Бу атнада Уфада “Русия өчен” халык фронты” Бөтенрусия иҗтимагый берләшмәсе төбәк бүлекчәсенең конференциясе үтте. Аның эшендә “Русия өчен” халык фронты” үзәк штабының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Артем Балыхин, республиканың власть органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, экспертлар, йөздән артык делегат катнашты. Конференцияне төбәк штабы рәистәше Эльвира Аеткулова ачып, чараның Кырымның Русия составына керүенә бер ел тулу көнендә үтүенең аерым әһәмияткә ия булуын сызык өстенә алды.

Җыелышта ил Президенты Владимир Путинның “май” указлары үтәлеше мәсьәләләре, дәүләт башлыгының Федераль җыелышка Юлламасындагы һәм икенче “Эш-гамәлләр форумы” нәтиҗәләре буенча биргән күрсәтмәләре үзәккә чыгарылды, шуларга бәйле алдагы чорга төп эш юнәлешләре билгеләнде. Артем Балыхин бу җәһәттән “фронт”ташларына мөрәҗәгать итеп, эшне тагын да җанландыру зарурлыгын сызык өстенә алды.
— Бөтенрусия халык фронты — тормышны яхшы якка үзгәртергә сәләтле куәтле көч ул. Безгә зур җаваплылык йөкләтелгән. Шуңа бу эшкә гаять җитди карарга тиешбез. Ил Президенты Владимир Путин: “Барлык дәрәҗә власть чиновниклары да аклану өчен сәбәп эзләмәскә, ә эшләргә тиеш”, — дип белдерде. Бу безгә дә кагыла. Эшчәнлекне тагын да җанландыру көн таләбе булып тора, — диде ул үзенең чыгышында.
Бөтенрусия халык фронтының төбәк штабы Башкарма комитеты рәистәше Азат Фазлыев Башкортстанда ШОС һәм БРИКС саммитлары объектлары төзелешендә бюджет акчасын нәтиҗәле тотынуны тикшерү хакында мәгълүмат җиткерде.
— Төбәк штабының “Гадел һәм нәтиҗәле икътисад” эшче төркеме саммитларга әзерлек кысаларында төзелүче объектларны тикшерде. Халык, нигездә, саммитларны оештыруга бүленүче акча һәм әлеге объектларның икътисади яктан нигезлелеге белән кызыксына. Тикшерү шуны күрсәтте: барлык эшләр дә графикка ярашлы бара. Һәм иң мөһиме, Уфадагы кунакханәләр шәхси инвесторлар акчасына төзелә, — диде ул.
Азат Фазлыев, шулай ук, республикада экология һәм урманнарны саклау мәсьәләләре буенча иҗтимагый мониторинг үзәге төзү зарурлыгын да сызык өстенә алды.
Конференция барышында башка эшлекле тәкъдимнәр дә булды. Әйтик, “Социаль гаделлек” эшче төркеме җитәкчесе Рәшидә Солтанова республика районнарында фронтның урындагы бүлекчәләрен булдырырга тәкъдим итте. Ул шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында Хөкүмәт программалары кысаларында сатып алынган медицина җиһазларының бүленешен өйрәнүче һәм анализлаучы комиссия булдыру тәкъдимен белдерде.
— Экспертларны һәм депутатларны да җәлеп итеп, әлеге төркем җиһазларның нәтиҗәле файдаланылуын өйрәнергә тиеш, — диде Рәшидә Солтанова.
Эшче төркем күтәргән янә бер мәсьәлә — инвалидларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгәннәргә диспансерлаштыру үткәрүне өйдә оештыру. Конференция барышында Иван Якутов паркына аның элекке атамасын — “Аек парк” исемен кайтару тәкъдиме дә булды.
Утырыш барышында Бөтенрусия халык фронтының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе Башкарма комитетына өченче рәистәш тә сайланды. Ул ил Президентының ышанычлы вәкиле, адвокат Надежда Крылова. Әлеге вазыйфада Надежда Николаевна узган елның декабрендә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары итеп тәгаенләнгән Максим Михайловны алыштырды.
Читайте нас: