...1941 елның 21 июне. Унынчыны тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе бара. Йөзләре сөенечтән балкыган егет-кызлар киләчәккә якты планнар кора, укытучылары һәм әти-әниләре аларга изге теләкләрен һәм фатиха сүзләрен җиткерә. Әмма икенче көнне аларның бөтен өметен өзеп, каһәрле сугыш башлана. Фашист гаскәрләре Советлар Союзы территориясенә бәреп керә. Менә шул мәлдән башлап ил тарихы икегә — сугышка кадәр һәм аннан соңгы чорга бүленә.
Нәзифәнең әтисе Гайнетдин заманына күрә белемле кеше, ферма мөдире була. Фронтка повестканы тәүгеләрдән булып ала ул. Колхоз җитәкчелеге, озын-озак уйлап тормый, аның урынына Нәзифәне куярга карар итә, чөнки кыз кечкенәдән үк әтисенә ярдәмләшә. 18 яшьлек Нәзифә аптырашта кала. Тик әтисе: “Булдырырсың!” — дип кырт кисә. Партизан кызы икәнен онытмаска куша. (Гайнетдин Гыймкаев Гражданнар сугышында катнаша, партизан була).
...Ир-ат — фронтта. Колхоздагы һәм шәхси хуҗалыклардагы бөтен эш хатын-кыз иңендә. Нәзифәгә халыктан җыелган сөтне көненә ике тапкыр үзләреннән 6 чакрым ераклыктагы Күзәйгә илтеп тапшырырга туры килә. Язларын сыер җигеп җир сөрәләр, һәркайда — ачлык, юклык. Төрле үсемлек, үлән ашап җан асрыйлар.
— Әнием миңа фермада ярдәм итте, — дип сөйли ветеран. — Әтием хатларында мотлак белем алуымны үтенә иде.
1941 елның көзендә Нәзифә Бәләбәйгә юллана һәм андагы педагогия училищесына укырга керә. Укуын тәмамлап, авылга диплом белән кайта. Аны Сабай мәктәбенә башлангыч сыйныфларны укытырга җибәрәләр. Биредә үзенең гомерлек ярын — фронттан яраланып кайткан Габделхак Гайсинны очрата. Яшьләр чәчләрен чәчкә бәйли. Нәзифә Әмир мәктәбендә укыта башлый. Тиздән җәмәгатен Бүздәккә эшкә күчерәләр.
Нәзифә биредә балалар интернатына тәрбияче булып урнаша. Бу учреждение таркалгач, аны район үзәгенең балалар бакчасына мөдир итеп җибәрәләр.
— Элекке елларда бинаны газ белән җылыту турында башка да кермәде, — дип хәтерли Нәзифә Гайнетдин кызы. — Мич ягып җылытабыз. Утынны бөтен кешеләр белән бергә әзерлибез. Уку кулланмалары турында әйтеп торасы да юк, бөтен булган әйберне Уфадан ташый идем. Әкренләп балалар бакчасын районда иң яхшысы иттек...
Кырык ел хезмәт стажы булган укытучы Нәзифә Гайсина озак еллар намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре ул. Җәмәгате белән бергә дүрт бала — Рима, Лена, Лира һәм Шамилне тәрбияләп үстерәләр. Балалары үзләре дә пенсионер булып, туган йорттан ерак яшәсәләр дә, еш кайтып йөриләр, әниләрен бергәләп карыйлар. Барысы да югары белемле. Үкенечкә каршы, Габделхак абый мәрхүм инде. Бүген картәни булган Нәзифә апа оныклары белән горурланып бетә алмый. Күптән түгел аларның берсе — Светлана кандидатлык диссертациясе яклаган. Шамилнең улы Эмиль — Уфа дәүләт нефть техник университетында преподаватель, кандидатлык диссертациясен якларга әзерләнә. Шамилнең икенче улы Марсель шушы ук университетның дүртенче курсын тәмамлый.