+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2015, 22:56

Яугир-журналистлар онытылмасын!

“Кызыл таң” гәзитенең Хәтер марафоны Благовар районында дәвам итте.“Кызыл таң” гәзите редакциясе башлангычы белән оештырылган “Корал һәм каләм белән” журналистлар эстафетасы республика төбәкләрен иңли. 19 район аша узачак чара 20 мартта Благовар районы үзәге Языково авылына килеп җитте.

Шушы уңайдан район Мә­дәният сараенда тантаналы митинг үтте, анда Төбәкара журналистлар иҗади берләш­мәсенә кергән район гәзит­ләре мөхәррирләре, киң җә­мәгать­челек вәкилләре, Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов катнашты. Башкортстан матбугаты ветераннары исеменнән чыгыш ясап, билгеле журналист, язучы Мар­сель Сәлимов марафонның төп максатлары турында сөйләде.
— Бөек Җиңүгә респуб­ликабызның яугир-журналистлары да зур өлеш кертте, — диде Марсель Шәйнур улы. — Ил азатлыгы өчен яуга алар корал һәм каләм белән күтәрел­де. Җиңү яулап кайткан күп кенә яугирләр гәзит-журналлар редакцияләренә эшкә килде. Гомерләрен матбугатка багышлаган сугыш һәм хезмәт ветераннарын онытырга хакыбыз юк. Бу җәһәттән “Кызыл таң” гәзите редакциясе башлангычы олы хөрмәткә лаек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында яугир-журналистлар белән бергә матбугат ветераннарын да барлау, аларга кадер-хөрмәт, кирәк икән ярдәм күрсәтү дә таләп ителә.
Бөек Ватан сугышы чо­рында һәм 1957 елга кадәр Благовар районы гәзите “Сталин юлы” исеме белән чыга. Бу урында шуны да әйтеп үтик: әлеге көннәрдә 80 еллык юбилеен билгеләгән Благовар районы гәзитенә күп кенә “Кы­зыл таң”чыларның да турыдан-туры катнашы бар. “Кызыл таң”ның элекке мөхәр­рире Фәйзи Шаяпов, мәсәлән, “Сталин юлы”н оештыруда катнаша, гәзит мөхәррире була. Зиннәт Ишмаев “Коммуна”га эшкә килгәнче 1936-37 ел­ларда би­редә җаваплы секретарь вазыйфасын башкара. Зиннәт Нәби улының 1939 елда Кызыл Армиягә чакырылуы, сугыш башлангач, Белоруссиянең Суворов исемендәге партизаннар отрядында хезмәт итүе мәгълүм.
Янә бер “Кызыл таң”чы Миң­нехан Хәсәнов та Благовар районында туган. “Коммуна”га эшкә ул 1937 елның ахырында чакырыла. Аның Бөек Ватан сугышын политрук сыйфатында каршылавы, 1941 елның июлендә фашист илбасарлары белән көрәштә һәлак булуы билгеле.
Благовар районы гәзитенең яугир-журналистлары хакында митингта тарих-этнография музее директоры Анна Апса­ликова сөйләде. Шуларның берсе Гали Ишмаев 1924 елда Иске Күчәрбай авылында туган. Хәрби хезмәткә 1942 елда чакырыла, Уфада кече коман­дир­лар мәктәбен тәмамлый. 1943 елда Курск юнәлешендәге Прохоровка авылы янында танклар бәрелешендә катнаша, биредә каты яралана. Дәва­ланганнан соң янә фронтка җибәрелә, 1945 елның мартында икенче тапкыр каты яра­лана, Җиңү көнен госпи­тальдә каршылый. Батырлык­лары өчен III дәрәҗә “Дан”, I дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары белән бүләк­ләнгән.
Читайте нас: