Русия солдаты бервакытта да илләрне-җирләрне басып алучы булмаган, без аны азат итүче буларак кына беләбез. 1812 елда Русия армиясенең регуляр частьлары белән берлектә башкорт полклары да Наполеон армиясен кыйрата. Башкорт яугирләренең батырлыгы турында халык җыры “Любизар”да да бәян ителә. Риваятьләр сөйләвенчә, Бородино сугышыннан соң генерал-фельдмаршал Михаил Кутузов, башкорт полкы командиры Каһымтүрәне чакырып, яудагы батырлыгы өчен мактый да болай ди: “Любезные вы мои башкирцы, молодцы!” Нәтиҗәдә, кушымтада ”Любезники, любизар, молодец, молодец!” дип кабатланган башкорт халык җыры туа. Французлар башкортларны, үзенчәлекле киемнәрен, ук-җәя белән оста эш итүләрен, атларын биетеп кенә йөртүләрен күздә тотып, “Төньяк амурлары” дип атый.
Севастополь шәһәре хәрби-диңгез порты һәм крепосте белән киң билгеле. Бу крепость 1853-56 елларда урыс-төрек, 1941-42 елларда фашистик Германиягә каршы сугышларда дан алды. Боларның тәүгесендә — Кырым сугышында Севастопольне обороналау Лев Толстойның “Севастополь декабрь аенда” дигән повестендә ачык тасвирлана: “Үләрбез, егетләр, әмма Севастопольне бирмәбез!” Шушы кыска гына сүзләрдән дә сез искиткеч авыр чакларда рух күтәренкелеген төшермичә, шәһәр өчен, Ватан өчен гомерләрен корбан итәргә дә әзер кешеләрне күз алдына китерерсез.
Русия кешеләренең каны коелган, Октябрь революциясе һәм Кызыл байрак орденнары белән бүләкләнгән герой-шәһәр Севастопольне нацистлар тарафдарлары контроле астында калдыру сатлыкҗанлык булыр иде.
Совет солдатлары фашист илбасарларына каршы үлемечле алышларда кешелек тарихында тиңе булмаган батырлык күрсәтеп, янә бер тапкыр дөньяны таң калдырды. Фашистик Германиягә һәм аның союздашларына (Венгрия, Румыния, Италия, Финляндия) каршы Бөек Ватан сугышы азатлык өчен гадел көрәш иде. Ул 1418 көн һәм төн барды. Германиянең “Барбаросса планы” буенча совет кораллы көчләрен 1,5-2 айда тар-мар итеп, СССР халкын коллыкка төшерү күздә тотылган. Күпмилләтле совет халкының тиңдәшсез каһарманлыгы белән яуланган бу Җиңү өчен 27 миллионнан артык гомер өзелде. Аларның 9 миллионы яугирләр булса, калганнары тыныч халык иде. Йөзләрчә шәһәр, 70 меңнән артык авыл, 32 мең чамасы сәнәгать предприятиесе җимертелде, яндырылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңү яулап, СССР Европа халыкларын нацистлар коллыгыннан азат итүгә, дөнья цивилизациясен коткаруга хәлиткеч өлеш кертте.
Кызганычка каршы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган бу көннәрдә Европа икенче Бөтендөнья сугышы сабакларын оныта, тарихны үзгәртеп язарга маташа, фашизм, неонацизм баш калкыта. Бөек Җиңү яулаган буынга, аларның балаларына, оныкларына боларны күреп-ишетеп тору бик авыр.
Җиңү көне минем өчен нәрсәне аңлата? Бәйрәмме? Һәлак булганнарны искә алумы? Туган илемнең бөеклеге, халкымның рух ныклыгы өчен горурланумы? Җиребезне саклаучыларга ихтирам күрсәтүме?
Җиңү көне минем өчен ул сугышның башыннан ахырынача үткән әтием Шәкүр Әлимбәков. Сталинград янындагы сугышларда катнашкан, “Польшаны азат иткән өчен” медале белән бүләкләнгән әнием Тәслимә Вәлиева-Әлимбәкова. (Аллага шөкер, ул исән-сау әле).
Совет солдатының күркәм сыйфатлары — гаделлеккә, изге гамәлләргә омтылу, һәртөрле яманлыкларга, кыерсытуларга түзеп тормау, җиңелгәннәргә дә мәрхәмәтлелек күрсәтү. Мәсәлән, Берлинны штурмлаганда кызылармияче үлгән әнисенең гәүдәсе янында елап торучы өч яшьлек кызны үлемнән коткара. Шушы эпизод Трептов-паркта куелган һәйкәлнең идеясе була. Берлин өчен барган алышларда башын салган егерме меңнән артык совет солдатының җиде мең чамасы җирләнгән туганнар каберлеге калкулыгында — коткарылган немец кызчыгын күтәргән, җиңелгән свастиканы чабып өзгән кылыч тоткан яшь солдат һәйкәле.
Илебез солдатлары барлык дәверләрдә дә патриотизм, Ватанны сөю тойгылары белән аерылып торган. Бу тойгылар яугирләребез аңында “ант”, “бурыч” дигән төшенчәләр белән аерылгысыз. Җанга якын бу тойгылар Совет гаскәрләренең үзәк төркеме составында Чехословакиядә солдат хезмәтендә булганда бер генә минутка да исемнән чыкмады. Альбомыма Сергей Есенин шигыреннән шушы дүртьюллыкны да язып куйганмын:
“Если крикнет рать святая,
Кинь ты Русь, живи в раю!
Я же скажу, не надо рая,
Дайте Родину мою!”
Совет Армиясе солдатлары 1979-89 елларда Әфганстанда барган сугыш вакытында шулай ук иң яхшы хәрби сыйфатларын күрсәтте. Әле, бу илдән совет солдатлары чыгарылуга 26 ел үткәннән соң, шундый сорау туа: бу сугышның безгә кирәге бар идеме? Бар иде! — дип уйлыйм. Чөнки салкын сугыш чоры дәвам итә һәм Әфганстанда гражданнар сугышы бара иде. Ул илдәге югары хакимият хәрби фетнәләр аркасында еш алмашынып торды. Әфганстанның төньягында — СССРның Урта Азия республикалары. Безгә көньяк чикләребезнең хәвефсезлеге хәстәрлеген күрергә кирәк иде. Әфганстан президенты Хафизулла Әмин илдәге хәлне контрольдә тота алмады, Кабул белән Мәскәү арасында бәргәләнде. Кайбер каналлар буенча АКШ ягына авышырга да исәбе булган. Нәтиҗәдә 1979 елның 12 декабрендә Мәскәү әфган вакыйгаларына катышырга карар итә, безнең гаскәрләр Кабулга кертелә. Совет яугирләре 10 ел буе батырлык үрнәкләре күрсәтә, мактау һәм бүләкләү турында уйламый. Алар интернациональ бурыч үти һәм Әфганстанның гади халкына үзләренең яхшы тормышка хокукларын саклап калырга ярдәм итүләренә ышана.
Русия тарихындагы тагын бер драматик сәхифә яшь яугирләребезнең каны белән язылды. Аларның өлешенә Чечня сугышы төште. Андагы аяусыз хәлләрдә дә Русия солдаты Кеше булып калды, кырысланмады, үч алырга омтылмады.
Кешенең үз бурычына мөнәсәбәте аның йөзен күрсәтә, шәхеснең рухи сыйфатын ача. “Үз бурычыңны үтәргә тырыш һәм син асылыңда нәрсә барлыгын аңларсың”, — ди халык. Әгәр Туган илгә мәхәббәт — патриотизм күрсәткече икән, Туган илне саклау — патриотның бурычы һәм вазыйфасы. Туган илне сөюе турында тәкрарлап та, бер үк вакытта аны корал тотып саклау буенча үз бурычын үтәүдән качучы кешегә ышанырга ярамый.
АКШ җитәкчелегендә НАТО альянсы илләре үзләренең геосәяси дәгъвалары хакында ачыктан-ачык белдерә, мөстәкыйль дәүләтләрнең, шул исәптән Русиянең эчке эшләренә тыкшынудан да тартынмый. Русиягә карата Көнбатыш икътисади һәм мәгълүмати санкция игълан итте. Илебез беркемгә дә янамый, барлык бәхәсле мәсьәләләрне өстәл артында тыныч сөйләшеп хәл итәргә омтыла. Ниндидер могҗиза булып, кемдер безгә ярдәм итәр, кемдер коткарыр дип уйлыйсы да түгел. Барысы да үзебездән тора. Җәмгыятьтәге һәм икътисадтагы тотрыклылык, көчле армия — ил хәвефсезлегенең иң яхшы гарантиясе.
Президент Владимир Путин илнең яңа доктринасына кул куйды. Бу документның асылы элеккечә үк оборона доктринасы. Русия низагларны тыныч юл белән хәл итүнең барлык ысуллары файда бирмәгән очракта гына хәрби көч куллануны ихтимал дип саный.
Галинур Әлимбәков,
политолог, запастагы майор.