+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2015, 23:18

Сез - законнар чыгару эшчәнлегендә әйдәп баручылар!

Юбилей уңаеннан кичә бүләкләү тантанасы үтте.— Юбилей алдыннан бу чарага мөнәсәбәте булган кешеләрне бүләкләү традициясе бар. Бүген без бирегә республикада парламентаризмны үстерүгә һәм законлылыкны ныгытуга зур өлеш кертүчеләргә Дәүләт җыелышы-Корылтайның бүләкләрен тапшыру тантанасына җыелдык, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Бу залда безнең парламент дәүләт властеның нәтиҗәле эшләүче институты буларак аякка басуы, үзенең бурычын тиешенчә үтәсен өчен тырышлыгын һәм фидакарь хезмәтен салучылар җыелды. Республика парламенты бүләкләре – сезнең хезмәтегезне тану ул. Барыгызга да зур рәхмәт.

Башкортстанның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты, 2, 3, 4нче чакырылышлар Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариаты җитәкчесе Венир Азнагулов, 2, 3, 4, 5нче чакырылышлар депутаты, “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры Альберт Әхмәтшин, 11, 12нче чакырылышлар Югары Советы депутаты, 1нче чакырылыш Дәүләт җыелышы Секретариаты җитәкчесе Риф Вахитов, 4нче чакырылыш Дәүләт җыелышында комитет рәисе, әле Корылтай Рәисе урынбасары Франис Сәйфуллин “Законлылыкны ныгытуга керткән өлеше өчен” мактау билгесе белән бүләкләнде. “Башкортстан Республикасында законлылыкны үстерүгә керткән өлеше өчен” мактау билгесе белән бүләкләнүчеләр арасында 3, 4, 5нче чакырылышлар депутаты, “Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” җәмгыяте идарәче директоры Александр Артюхов, республика Башлыгының Дәүләт җыелышындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Альбина Воробьева, 3, 4, 5нче чакырылышлар Дәүләт җыелышы депутаты, “СУ-10 компанияләр төркеме” җәмгыяте директоры Валерий Мансуров бар.
Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Наилә Галиева, республика парламенты каршындагы Яшьләр палатасы рәисе Таһир Гыйззәтуллин, республика Хөкүмәтенең Дәүләт җыелышындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Лихачев, Сибай шәһәр округы Советы әгъзасы Василий Петров һәм Баймак район Советы рәисе, “Баймакский вестник” гәзите баш мөхәррире Динара Сәйгафарова Константин Толкачев кулыннан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасын алды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариатының бер төркем хезмәткәрләре Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасы һәм парламент Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Читайте нас: