+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2015, 22:33

Аларның кыярын Мәскәүдә дә беләләр

Районны Русия күләмендә таныткан “Бүздәк” теплица комплексы” инвестиция проекты 2011 елдан тормышка ашырыла башлады. Ябык туфракта яшелчә үстерүгә махсуслашкан объект төзелеше берничә этапта үтә, аның гомум мәйданын 12 гектарга җиткерү планлаштырыла.

Республикада тиңе булмаган комплекс шәхси малтабар Фәвил Хәбибрахманов акчасына һәм федераль программада каралган кредитлар исәбенә күтәрелә. Төзелеш­нең тәүге этабы 2013 ел башында комплексның беренче чиратын файдалануга тапшыру белән тәмам­ланды. Икенче чират исә 2014 елның көзендә сафка басты. Хәзерге вакытта теплицаның гомум мәйданы 3 гектар тәшкил итә, анда, нигездә, Голландия технологиясе буенча кыяр үстерелә. Башка яшелчә продукциясенә, атап әйткәндә, салат, помидорга аерым мәйданнар бирелгән.
— Технологиягә ярашлы, яшелчә үсентеләре декабрьдә утыртылса, тәүге уңыш гыйнвар урталарына ук өлгерде, — ди теплицаның баш агрономы Айрат Нәҗметдинов. — Хәзерге вакытта тәүлегенә 15-20 тонна кыяр җыела. Эш июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Бүздәк кыярының даны, республикадан тыш, тиз арада тоташ Русиягә дә таралып өлгергән. Ихтыяҗ зур, продукция, Мәскәүне дә кертеп, 10 эре шәһәргә озатыла.
“Бүздәк кыяры” брендын тарату буенча да актив эш алып барыла. Моңа кадәр Фәвил Хәбибрахманов үз продукциясен Русия һәм республика күләмендә үткәрелүче күргәзмәләргә чыгару хәстәрен күрде, аннан төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алып кайтты. Күптән түгел исә Бүздәк кыяры дөньякүләм танылу алды. Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” комплексында үткән халыкара “АгроКомплекс-2015” күргәзмәсендә шәхси малтабар Фәвил Хәбибрах­манов продукциясе алтын медальгә лаек булды.
Хәзерге чорда коллективта 50дән артык яшелчәче исәпләнә. Бирегә кешеләрне уңайлы эш шартлары, югары хезмәт хакы, социаль дәртләндерү чаралары җәлеп итә. Башкортстан аграр университетын тәмамлаган Нуриман районы егете, агроном Шамил Исмәгыйлев һәм яшелчәче Венера Хәбибуллина кебек уңганнар коллектив нигезен тәшкил итә.
Комплексның өченче чираты быел җәй төзелә башланачак.
Читайте нас: