Кодаш авылы — Советлар Союзы Герое Әмир Хәйдәровның кендек каны тамган, аны сугышка озаткан һәм каһарманын кочак җәеп каршылаган, сугыштан соңгы елларда аның фидакарьлегенә кинәнгән, ахырда Герой җәсәден үз туфрагына сыендырган изге һәм горур төяк. Кодаш урта мәктәбе — Әмир Сөләйман улы укыган белем учагы. Шуңа да гомере буе Герой абый туган мәктәбенең кадерле кунагы, яшь буынга патриотик тәрбия бирүче булды. Алай гынамы, Кодаш мәктәбенең яңа бинасы нәкъ менә каһарман яшәгән йортның ишек алдына салынды. Герой рухы, үзе үлгәч тә, мәктәп тормышыннан, аның тәрбияви-педагогик даирәсеннән ерагаймады. Ә менә мәктәп диварына Советлар Союзы Герое Әмир Хәйдәров исеме уелган тактаташ урнаштыру Кодаш халкы, мәктәп коллективы өчен илаһи бер бүләк булды. Ә бит күптән түгел “Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте ярдәме белән Кодаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Хәйдәровның тол хатыны Рәйхана апа йортына газ җиһазлары урнаштырып, зур саваплы эш башкарылган иде. Бу юлы җәмгыятьнең генеральный директоры Шамил Шәрипов данлыклы Кодаш авылына икенче хәйрия сәфәре белән килде. Тактаташны ачуда район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, аның социаль мәсьәләләр hәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Рәлиф Рәхимов, Кодаш авыл Советы биләмәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Азат Нургалиев катнашты.
Тантанада шушы авыл кызы, “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе, шагыйрә Ләйсән Кәшфи дә чыгыш ясады.
— Күп еллар буе “Татнефть” компаниясенең матбугат үзәгендә эшләгәндә Татарстан нефтьчеләренең җирле халыкка, мәктәпләргә, чишмәләргә күрсәткән игелеген күреп, үзебезнең туган яклар өчен сыкранып куя идем. Шөкер, менә бит Тәтешле якларына да ярдәмче-фәрештә төште. “Газпром” җәмгыятенең саваплы гамәлләре ике як өчен дә бәрәкәткә булсын, — диде шагыйрә һәм үзенең яңа гына “табадан төшкән” шигырен укыды.
Чаралар барышында Югары Тәтешледә Бөек Ватан сугышында hәм хәрби бурычларын үтәгәндә hәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салынды, балалар иҗаты үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннары Нәсимҗан Исламов, Хәйрулла Шәйхуллин, Наил Локмановка юбилей медальләре тапшырылды. Сугыш вакыйгаларына багышланган “Киселев исемлеге” документаль фильмы балалар иҗаты үзәгенә килгән hәркемнең күңелен тетрәтте, сугышның барлык ачысын, аяусызлыгын исбатлады. Җыелучылар фильмга карата үз фикерләрен белдереп, әлеге чараларны оештыручыларга рәхмәт әйтте.
Советлар Союзы Герое Николай Ведерников укыган Тәтешле 1нче мәктәбе диварына каһарман исеме уелган тактаташ кую тантанасы да гаҗәеп дулкынландыргыч булды.
— Безнең бурыч — Җиңү өчен башын салган ата-бабаларыбызның истәлеген мәңгеләштерү. Мин арытаба да район хакимиятенең мондый башлангычларын зур канәгатьлек белән тормышка ашырырга булышлык итәчәкмен, — дип белдерде үз чыгышында Шамил Шәрипов hәм укучыларның үз иленең патриотлары булып үсүен теләде.