+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2015, 21:46

Күңел җылысын ятимнәр ныграк тоя

Ятим балаларны патронат гаиләләргә алып тәрбияләү — соңгы елларда җәмгыятебездә барлыкка килгән матур күренешләрнең берсе. Хәзер мондый җаваплы адымга баручы гаиләләр һәм аларда тәрбияләнүче балалар саны арта бара. Иске Балтачта яшәүче Флүрә һәм Рамил Шәйхетдиновлар нәкъ шундыйлардан.

Районның ясалма орлыкландыру хуҗалыкара станци­ясендә эшләгәндә таныша алар. Рамил тракторчы да, водитель дә була, читтән торып финанс техникумы тәмамлаган Флүрә бухгалтериягә урнаша. Бер-берсен яратып өлгергән кыз һәм егет гаилә корып, матур итеп яшәп китә. Беркадәр вакыттан соң гаилә башлыгы Куйбышев исемендәге кооперативка эшкә күчә, Флүрә илдәге үзгәрешләргә бәйле оешма ябылганчы 18 ел шунда эшли. Арытаба хезмәт юлын район хакимияте яшьләр комитеты­ның “Романтик” үс­мер­ләр клубында шул ук вазыйфада дәвам итә. Бу ике уңган, ике кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгарырга да өлгерәләр. Эльвира — югары белемле икътисадчы, тормыш иптәше Шамил белән ул һәм кыз үстерәләр. Элина медицина колледжын тәмамлап, Ноябрьск шәһәрендә эшли, узган елда ул да тормышка чыккан.
— Яшьли генә икәү калу кыен булып китте. 2006 елда патронат гаиләләр турында закон чыккач, без дә шуңа кушылырга ниятләдек, — ди Флүрә Фазылгаян кызы. Шәйхетдиновлар бу эшнең җиңел генә бирелмәвен яшермиләр. Башлап Вера һәм Лиананы алып кайталар.
— Баштарак алар белән аралашу авыр булды. Урам тормышы аларның күңеленә ныклап сеңеп өлгергән иде. Лиана кечкенә булгач безнең арага тиз керде. Әмма ничек кенә авыр булмасын, балаларны кире илтергә дигән уй беркайчан да булмады. Гомумән, мондый адымга баручыларга теләгебез — бала алуга бик җитди карарга, аларны яратырга кирәк. Баланы ярат­масаң, ятим балага якын барасы да түгел. Аларга күңел җылысын үзеңнекеләргә караганда да ныграк бирергә туры килә һәм алар беренче көннәрдән үк гаиләдә үз кеше булуын күреп, аңлап үсәргә тиеш. Беркадәр вакыттан соң кызлар безгә әти-әни дип дәшә башлады. Алар үзләренең биологик әти-әнисе барлыгын да белеп үсә. Вера 11нче сыйныфны тәмамлауга Наташаны алып кайттык, — дип хәтерли ул елларны Шәйхетдиновлар. Вера Бөре шәһәрендә медицина колледжында укый һәм үз гаиләсен булдырырга өлгергән. Сөекле кешесе белән ул үстерәләр. Хәзер аларның үз куышы да бар. Русия Федерациясе законнарына ярашлы, Верага фатир биргәннәр. Яңа ел алдыннан бу олы шатлыгы белән ул иң беренче Флүрә әнисе һәм Рамил әтисе белән уртаклашкан. Лиана — унынчы, Наташа җиденче сыйныфларда укый. Аларның берсе балалар табибы, икенчесе кешеләрне тәмле ризыклар белән сыйлаучы пешекче булырга хыяллана. Кызларның бу теләкләре тормышка ашачагына ышаныч зур, чөнки тату, бердәм, гаиләдә эшкә өйрәнеп үсәләр. Әлегә кадәр Шәйхет­диновлар күпләп мал асраган. Хәзер иткә бозаулар үсте­рәләр, кош-корт үрчетәләр, җәйге айларда бройлер, үрдәк, индоутка белән ихата тулы була. Кызлар җиләк-җимеш, яшелчә үстерүдә әниләренә ярдәмләшә. Аеруча ябык туфрактагы помидор һәм кыяр мул уңыш бирә. Гаилә бюджетын тулыландыруда да зур ярдәм ул бакча. Күп итеп сарымсак үстерәләр, үзләреннән артканын базарда саталар.
Гаилә башлыгы да оста куллы, уңган кеше. Аның МТЗ-50 тракторы бар. Шуның белән ул җир дә сөрә, печән дә чаба, җыя, ташый һәм тагын бик күп эшләр башкара. Үзеннән ярдәм сораган кешегә булышырга ашыга.
Рамил Әхмәт улы районда танылган хоккейчы да — 52 яшьлек иң ышанычлы капкачы. Кече яшьтән үк спортны үз иткән, чаңгыда йөргән, тимераякта шуган. Район хоккей командасының зона һәм республика күләмендә ирешкән уңышларында аның да өлеше тоемлы.
Әйе, кайчандыр үзләрен балалар йортына илткән ачы язмыштан котылып, матур гаиләдә үскән кызларны бәхетле дияргә була. Алар Шәйхетдиновлар гаиләсендә әти-әнине генә түгел, туганнар да тапканнар. Эльвираның кызы һәм улы кунакка кайтып дәүәни һәм дәүәтидән алда аларга атылуы моңа ачык дәлил.
Читайте нас: