+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2015, 21:53

Журналистлар яуда да алгы сафта булдылар!

“Кызыл таң”ның Хәтер марафоны Краснокама районында дәвам итте.“Кызыл таң” редакциясе башлангычы белән оештырылган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Корал һәм каләм белән” журналистлар марафоны Краснокама районы үзәге Николо-Березовка авылына килеп җитте. Бу көнне “Кама таңнары” гәзите редакциясе марафон штандартын Яңавылдан килгән хезмәттәшләренә тапшырды.

Бөек Ватан сугышы баш­лангач, хәбәрчеләрнең күбесе солдат шинеле кия һәм ил сагына баса. Берәүләр кулына корал ала, икенчеләр үткен каләме белән фронтта һәм тылда Җиңүне якынайта. “Кы­зыл таң” республика иҗтима­гый-сәяси гәзите һәм Башкортстан Журналистлар берлеге башлангычы белән оештырыл­ган әлеге марафон дошманны корал һәм каләм белән җи­ңүчеләрне искә алу мак­сатында үткәрелә дә инде.
“Коммунизмга” исеме белән чыккан Краснокама районы гәзите сугыш елларында нәр­сәләр турында язган, редак­циядә кемнәр эшләгән, гәзитне нинди шартларда чыгарырга туры килгән – залдагыларга “Кама таңнары” гәзите хәбәр­челәре шулар хакында сөй­ләде.
Район гәзите мөхәррире Әдһәм Галиев фронтка берен­челәрдән булып, 1941 елның июлендә үк китә. Ул Кызыл Армиянең алгы частьларында сугыша, рота политругы, батальон, полк комиссары була. Әдһәм Әхмәтгали улы офицер­лар төркеме белән фашистлар Германиясе капитуляциясе турында актка кул куелган залның үзәк ишеге алдында кизү тора. 1945 елның 24 июнендә мөхәррир Беренче Белоруссия фронтының җы­елма полкы составында Җиңү парадында катнаша. Әдһәм Галиев су­гыштан соң янә мөхәррир вазыйфасын били һәм редак­циядә 50нче елларга кадәр эшли, соңыннан Яңавылга күченеп китә һәм шунда 1990 елда мәрхүм була.
Читайте нас: