+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2015, 21:25

БәЙрәм югары дәрәҗәдә үтәчәк

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов рәислегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы үтте. Анда Хөкүмәт әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

— Ветераннарны торак белән тәэмин итү буенча чаралар күрелә. Федераль Хөкүмәткә без заявка биргән идек, шушы максатта 1 миллиард 573 миллион сум акча бүленде, быел 1300гә якын ветеранга торак шартларын яхшырту мөмкинлеге биреләчәк, — диде Рөстәм Хәмитов. – Ләкин бу акча гына җитми, торак алырга хокукы булган 500гә якын ветеран бар. Русия Төзелеш министрлыгына федераль бюджеттан финанслау өчен заявка биргән идек, ләкин уңай җавап килмәде. Яңа мөрәҗәгать әзерләргә кирәк. Тиешле ведомстволар бу мәсьәләне җитди контрольдә тотарга тиеш. Арытаба да ветераннарның, фронтовикларның тол хатыннарының торак-көнкүреш шартларын даими тикшерергә, торакларын вакытында ремонтлауны җитди контрольдә тотарга кирәк.
Хәрби-патриотик тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, аның иң яхшы төре — яшьләрнең ветераннарга анык ярдәм күрсәтүе, волонтерлык һәм эзтабарлык хәрәкәтендә, бөтенрусия “Хәтер” вахтасында катнашуы.
Рөстәм Хәмитов фикеренчә, республикада эзтабарлык хәрәкәте яхшы оештырылган, аларның эшчәнлеге федераль дәрәҗәдә югары бәя алды. Ел саен 25 эзтабарлар отряды сугыш үткән урыннарда булып, эзләнү эшләре алып бара. Сугышта Башкортстаннан 120 меңнән артык яугир хәбәрсез югалган. Аларның язмышын ачыклау, һәм исемнәрен мәңгеләштерү, архивларда алар турында материаллар туплау кебек катлаулы, мөһим һәм кирәкле эш дәвам итәргә тиеш.
— 8-9 майда бәйрәм чараларында катнашу өчен Уфага республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 300 ветеран киләчәк. Русия Президенты указына ярашлы, 3-12 майда сугышта катнашучылар һәм инвалидлар, аларны озатып йөрүчеләр транспорттан бушлай файдаланачак, — диде Рөстәм Зәки улы.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Николай Гавва ветераннарны торак белән тәэмин итү белән таныштырды. Башкортстан эзтабарлар отрядлары иҗтимагый фонды җитәкчесе Илдар Бикбаев һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Айбулат Хаҗин эзтабарлар эшчәнлеге һәм укучылар арасында хәрби-патриотик тәрбия алып бару турында сөйләделәр. Башкортстан хәрби комиссары Анатолий Балтинский бәйрәм чараларына әзерлек турында чыгыш ясады.
Читайте нас: