+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2015, 21:16

Сокланабыз, горурланабыз

Авыргазылылар данлыклы якташлары Галимҗан Ибраһимов турында хәтерне кадерләп саклый.Солтанморат авылында, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов музеенда бу бөек авылдашыбызның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып үтте.

— Галимҗан Ибраһимов — районыбызның гына түгел, ә бөтен төрки халыкларның горурлыгы. Ничә еллар үтсә дә, аның исеме халык хәтереннән җуелмас. Кайда булсак та, нинди җирләрдә йөрсәк тә, якташыбыз белән горурланабыз, — диде районның мәдәният бүлеге начальнигы Риф Вәлиев классикның һәйкәленә чәчәкләр салганда.
Кичәне Солтанморат мәктәбе укучылары дәвам итте. Алар авторның әсәрләреннән өзекләр укыды, сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте.
— Балаларның кече яшьтән үк язучының иҗаты белән кызыксынуы бик шатлыклы. Ә Әдә­бият елында аның турында тагын да күбрәк бе­лә­чәкләр. Солтанморат җирендә иҗат чиш­мә­ләренең беркайчан да саекмасына ышанасы ки­лә, — диде “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Вәрис Акбашев.
— Ул Г. Ибраһимовка багышланган “Сөңге очында йөрәк” дигән шигырен укып ишеттерде.
Язучының повестьлары һәм хикәяләре укучыларны битараф калдырмый. Мәсәлән, музейда Г. Ибраһимов әсәрләре буенча рәссам Хәләф Рәҗәпов иҗат иткән картиналар саклана.
Кичәдә язучының икетуган энесенең улы Марат Ибраһимов һәм аның кызы Әдилә катнаштылар. Алар Уфада яши.
— Безнең гаилә Галимҗан Гыйрфан улы турындагы истәлекне зур ихтирам белән саклый. Әдипнең иҗатын өйрәнгәндә без аның биографиясенең яңадан-яңа фактларын ачабыз һәм батырлыгына сокланып бетә алмыйбыз, — дип билгеләде кадерле кунак.
Марат Габделхак улы Уфа шәһәре мәктәп­ләренең берсендә бишенче сыйныфта укучысы Арсений Ибраһимовның “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей тәңкәләре. Халык хәтере — гаилә хәтере” дип исемләнгән тикшеренү эшен музейга бүләк итте. Укучы Ибраһимовлар ыруы вәкил­ләренең Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгаларында катнашуы турында җентекле сөйли. Автор болай дип язган: “Сугыш һәрбер гаилә аша үтте. Без, яшь буын, ата-бабала­ры­бызның батырлыгы турында белергә тиешбез”.

Ираида ПОЛЕЖАЕВА
Читайте нас: