Мәгълүм булуынча, күптән түгел Уфада яшәүче Майя Малина, башкаладагы “Иске Уфа” бистәсен тергезү проблемасын күтәреп, республика Башлыгына мөрәҗәгать иткән иде. Рөстәм Хәмитов очрашуны озак көттермәде. Республика йортында үткән эшлекле чарада, шулай ук, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм башкала мэры Ирек Ялалов, шәһәр хакимияте каршында оештырылган мәдәни мирасны һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча җәмәгать советы әгъзалары Владимир Захаров һәм Александр Лебедев катнашты.
— Шәһәрдәге хәлләргә битараф кала алмыйм, борчылырга мәҗбүр иткәннәре дә бар, — диде очрашуда Майя Малина. — Әлбәттә, шәһәр үсәргә тиеш. Әмма төпле уйланылмаган карарлар белән шәһәрнең тарихи урыннарын юкка чыгаруга юл куярга ярамый. Уфада төзелеш киң колач алды. Ләкин еш кына алар тарихи урыннарыбызны “тигезләп” күтәрелә. Килер буыннарга шәһәрнең элекке йөзеннән бернәрсә дә калмау куркынычы борчу тудыра.
Майя Малина Аксаков урамындагы мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә алынган йортта яши. Хәзерге вакытта бу бина кеше яшәргә яраксыз дип табылган һәм гражданнарны авария хәлендәге торак йортлардан күчерү буенча максатлы төбәк программасына кертелгән. Майя Владимировна Республика Башлыгы белән очрашуда “Иске Уфа”ның тарихи йөзен саклап калу буенча үз фикер-теләкләрен әйтте.
Рөстәм Хәмитов хат авторы фикерләре белән тулысынча килешүен белдерде. Республика башлыгы сүзләренә караганда, төзелеш хуҗалары еш кына тиешле рөхсәт алмыйча һәм документларсыз халыктан торак төзүгә акча җыя. Законсыз рәвештә төзелешкә тотынган фирмалар, шул рәвешле, башкаланың социаль-тарихи йөзен боза, гражданнарны алдап акча талый һәм Уфаның мәдәни киңлеген юкка чыгара.
Әлбәттә, шәһәр үсәргә тиеш. Әмма төпле уйланылмаган карарлар белән шәһәрнең тарихи урыннарын юкка чыгаруга юл куярга ярамый. Уфада төзелеш киң колач алды. Ләкин еш кына алар тарихи урыннарыбызны “тигезләп” күтәрелә.