+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 апрель 2015, 22:53

Армиядә булганнарны кызлар ныграк ярата

Хәрби хезмәттән качучыларны исә закон алдында җаваплылык көтә.1 апрельдән Русия Армиясенә язгы чакырылыш кампаниясе башланды һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрби форманы илдә 150 меңнән артык егет кияргә тиеш, шуларның 5200е — Башкортстаннан. Быелгы язгы чакыры­лышның үзенчәлекләре нинди? Хәрби хезмәткә югары белемле чакырылучылар өчен быел да сайлап алу мөмкинлеге буламы? “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. Журналистларның сорауларына Башкортстан хәрби комиссары Анатолий Балтинский җавап бирде.

Нәтиҗәләр
Узган чакырылышта республикадан барлыгы 6020 кеше хәрби хезмәткә озатылган. Аларның 3700е — коры җир, 520се — эчке, 430ы — хәрби-һава, 230ы — хәрби-диңгез, 100е — һава десанты, 300е — ракета, 20се хәрби космик гаскәрләрдә хезмәт итә.
Хәрби комиссар сүзләренә караганда, көзен чакыры­лу­чылар белән артык проблемалар булмаган. Егетләрнең теләп баруы армиядә шартлар яхшыруга бәйле. Яңа хәрби кием, телефоннан сөйләшү мөмкинлеге һ.б. үз йогынтысын ясый. Узган чакырылышта барлыгы 10 мең егет отсрочка алган. Андыйларның сәбәбе уку, гаилә хәле һәм сәламәтлек торышы белән бәйле.
Армиягә китүчеләрнең күбесе 20 яшьтән өлкәнрәк. 18 яшьлекләр арасыннан нибары 670 егет озатылган. Югары белемле чакырылучылар елдан-ел арта.
Армиягә алынганнарның социаль портретына да күз салыйк. 119 егет гаиләле, алар­ның 68енең бер баласы бар, 900дән артыгын әтисе яисә әнисе генә тәрбияләгән, ә 189ы — ятим балалар.
Билгеле, моңа кадәр армия сафларына чакырылучыларга бик күп документлар җыярга кирәк иде. Былтырдан һәр чакырылучы электрон карта белән тәэмин ителгән. Аңа фоторәсем, медицина кенәгәсе, водитель таныклыгы һәм башка мөһим мәгълүматлар сыйган. Әлеге тәҗрибә уңай нәтиҗә биргән һәм ул киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Узган елда югары белемле гражданнар өчен кертелгән яңалык быел да дәвам итә. Әйтелгәнчә, алар сайлау хокукына ия. Югары белемлеләр хәрби хезмәтне, башкалар кебек үк, бер ел яки контракт буенча ике ел үтә алачак.
Читайте нас: