Туган якның моңлы сандугачы
Ташлы-Шәрип авылында журналист-шагыйрә Рәзилә Низами катнашлыгында иҗади кичә үтте.Дәүләкән районында Әдәбият елына багышланган чаралар зур оешканлык белән үтә. Шушы көннәрдә Ташлы-Шәрип авылы мәдәният йортында узган журналист-шагыйрә Рәзилә Низамова (Рәзилә Низами) белән иҗади очрашу да шуңа ачык мисал булып тора.Әдәби-музыкаль кичәдә Дәүләкән районы хакимиятенең мәдәният бүлеге вәкилләре, китапханәчеләр, авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре, журналистлар, җырчылар, укытучылар, мәктәп укучылары һәм шагыйрәнең туганнары катнашты. Бу чарадан район телевидениесе дә читтә калмады.