+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2015, 22:39

Караиделнең урман “диңгезе”

Финанс-икътисади кризис чорында җитештерү өлкәсен модернизацияләү һәм яңарту проблемасы аеруча актуаль булып кала. Җитештерүнең техник торышы, сыйфаты икътисади хәлнең тотрыклылыгын билгеләүче, төрле өлкәләрнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлегенә җитди тәэсир ясаучы хәлиткеч категория булып тора. Шуңа күрә техник үзгәртеп кору һәм инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре бүген аеруча әһәмияткә ия.

Караидел районында урман сәнә­гатенең инвестицияләр җәлеп итүчә­нлегенә зур игътибар бирелә. Урманнар климат булдыру, су, туфрак саклау, төзекләндерү кебек мөһим рольләр генә башкарып калмый, төзелештә һәм җиһазлар сәнәгатендә куллану өчен агач чималы чыганагы да булып тора.
Районда бу өлкәдә югары күрсәткеч­ләргә ирешелде. Урман сәнәгатьчеләре, елдан-ел зур инвестицияләр җәлеп итеп, җитештерүчәнлекне арттырып, яңадан-яңа предприятиеләр булдыра, урындагы халыкны эш белән тәэмин итә. Мәсәлән, узган елда 71 кешегә эш урыны булдырылды.
Урман сәнәгате комплексы пред­приятиеләре узган елның өч кварталында гына да тармакны үстерүгә 75 миллион сум инвестицияләр җәлеп итте. Шул исәптән, җиһазлар һәм техника сатып алуга — 52, биналар, корылмалар төзүгә 3,5 миллион сум юнәлтелде.
Арендага алынган мәйданнар күләме 94,4 мең гектар тәшкил итә. Анда ел саен 221 мең кубометр агач, шул исәптән 18,2 мең кубометр ылыслы агач, хәзерләнә. Бөтен төр килешүләр буенча урманчылыкта хәзерләнгән агачның гомум күләме 170 мең кубометрга якын тәшкил итте. Шулай итеп, агач җитештерү күләме соңгы елда өч тапкыр артты.
Урман сәнәгате турында сөйләгәндә шуны аеруча билгеләп үтәргә кирәк: район җитәкчелеге аны үстерүгә зур планнар кора һәм моның өчен барысын да эшли. Урман сәнәгате комплексының мөһим өлешен өстәмә инвестицияләр тәшкил итә. 10 ел эчендә тармакны финанслау 6 тапкыр диярлек артты. Урман сәнәгате предприятиеләренең финанс-икътисади эшчәнлек күрсәткечләре елдан-ел үсә, урманнарны үзләштерү мәйданнары киңәя.
Проблемаларны хәл итү, җитеш­терүнең нәтиҗәлелеген үстерү өчен республиканың урман сәнәгате комплексы һәм аңа төрдәш эшчәнлек алып баручы предприятиеләр көчен берләштерү максатында “КаСоЛ” җәмгыяте (Караидел урман сәнәгатьчеләре берлеге) башлангычы белән Башкортстан Урман сәнәгатьчеләре ассоциациясе төзелде. Бу хезмәттәшлек тармак мәнфәгатьләрен якларга, башкалар белән тәҗрибә уртаклашырга, республика Хөкүмәте, бизнес-структуралар белән туры бәйләнеш булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Ассоциациянең якындагы планнарында — Сәнәгать һәм инновацион сәясәт, Урман хуҗалыгы министрлыклары белән берлектә электрон урман биржасын төзү, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чыгымнарын өлешчә субсидияләүгә кагылышлы Хөкүмәт карарына үзгәреш кертү турындагы мәсьәләләрне тикшерү, шулай ук эшче партнерлар һәм өстәмә инвестицияләр эзләү.
Күптән түгел тәҗрибә уртаклашу максатында “Уфа-мебель” һәм “Альпийский” җәмгыятьләренең җитештерү базаларында районның урман сәнәгате предприятиеләренең күчмә семинар-киңәшмәсе үтте. Бу җәмгыятьләрнең Байкыбаш (“УфаЛесПром”) һәм Магинск авылларында (эшкуар В. Фәезов) үз җитештерү бүлекчәләре бар һәм алар уңышлы үсештә.
Чарада район хакимияте башлыгы И. Гарифуллин, Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгының урман сәнәгате комплексы һәм урман сәнәгате бүлеге начальнигы И. Әсәдуллин, “Башкортстан Республикасы Урман сәнәгатьчеләре ассоциациясе”нең башкаручы директоры Р. Дәүләтшин һәм урман сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар “Уфа-мебель” җәмгыятенең Михайловка поселогында урнашкан өй җиһазлары җитештерү цехларында булды һәм җитештерү процессы белән танышты. Предприятие җитәкчелеге яңа корылмалар сатып алуда экономияләми, чит илләрдә җитештерелгән станоклар детальләрне эшкәртү һәм әзерләүнең бөтен эзлекле тәртибен төгәл башкара. Өй җиһазларына ихтыяҗ предприятие мөмкинлекләреннән зуррак, шуңа күрә якын киләчәктә җитештерү күләмен һәм продукция төрләрен арттыру мөмкинлеге каралачак.
Очрашу кысаларында “Альпийский” җәмгыяте предприятиесендә дә булдылар. Аның җитәкчесе Венер Фәезов — чыгышы белән Караидел районыннан. Җитештерүгә ел саен инвестицияләр салып, ул яңа станоклар һәм техника сатып ала, тәрәзә корылмалары, ишекләр, агачтан өй җиһазлары, такта-борыслар һәм башка төр продукция җитештерә.
Киңәшмәнең пленар өлешендә республиканың Урман сәнәгатьчеләре ассоциациясендә бердәм эшләү, “Кроношпан” заводын чимал белән тәэмин итү, урман хуҗалыгына бәйле законнар нормасын үтәү, тәҗрибә уртаклашуны киләчәктә дә дәвам итү кебек мәсьәләләр каралды.
Алдынгы позицияләрне югалтмау өчен генә түгел, ә иң мөһиме — районның урман сәнәгате комплексында сизелерлек икътисади үсешкә ирешү һәм шул нигездә халыкның яшәү сыйфатын яхшырту өчен инвестицион активлыкны саклауга киләчәктә аеруча зур игътибар бүленәчәк.
Читайте нас: