Балигъ булмаганнар катнашлыгындагы юл фаҗигаләре саны 3,2 процентка кимегән. Республика буенча 393 очракта 410 бала җәрәхәт алып, 21енең гомере өзелгән. Кечкенә балаларны йөртүдә махсус кәнәфи кулланмаучыларга штраф күләмен арттыру да нәтиҗә бирми калмаган, әлбәттә. Сабый балалары булган машина хуҗалары язмышны сынамасын иде.
Күпчелек фаҗигаләрдә юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдә бозуы сәбәпче. Бу водительләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә кагыла. Узган елда республикада 2 миллион 400 мең административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Кагыйдә бозучыларның 2 миллион 312 меңе — водительләр. 95 мең очракта водительләр шофер таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Килешергә кирәк, машинасының куәтенә ышанып, каршы як юлга чыгып, хәвеф тудыручылар җәзасын алырга тиеш. Юл кагыйдәләрен санга сукмаучы җәяүлеләр дә җаваплылыкка тарттырылсын иде. Машина йөреп торган юлны тиешсез урында кисеп чыгып, хәвеф тудыручыларга штраф салыну түгел, хәтта кисәтү дә ясалмый. Юлдагы хәвефсезлек өчен бер водитель генә җавап бирергә тиеш түгел. Кагыйдә бозган җәяүлеләрне җавапка тарттыру чараларын күрергә вакыт.