+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2015, 22:45

Агитбригадалар ярышты

Туймазыда агитбри­га­далар һәм агитация-сәнгать театрлары ачык фес­ти­валь-конкурсы үтте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараны Баш­кортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, район хакимияте оештырды.

Фестивальгә Туймазы, Миякә, Чакмагыш, Мишкә, Ярмәкәй, Стәрлетамак, Шаран районнарыннан 8 коллектив – җәмгысы йөздән артык кеше килгән иде. Беренче урынны Ярмәкәй районыннан “Дәвер” агитбригадасы яулады. Икенче урынны Туймазы районының Собханкул мәдәният йорты командасы алды. Өченче урынны Миякә, Чакмагыш, Туймазы районнары агит­бри­гадалары бүлеште.
Читайте нас: