+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2015, 22:19

Бер гаиләдән – ике ветеран

Әлеге фотосурәттәге уйчан йөзле, мөлаем кешеләр — кайчандыр Дүртөйле районының Чишмә авылында игелекле гомер кичергән күркәм гаилә пары Кифая Тимерханова белән Җәлил Габдрахманов. Алар дәһшәтле сугыш юлы узган, аннары тыныч тормышта чәчләрен чәчкә бәйләп, ныклы, тату гаилә корган, көнне төнгә ялгап, тырышып дөнья көткән, үз һөнәрләре буенча хезмәт салган һәм илебезгә лаеклы балалар тәрбияләп үстергән. Кызганычка каршы, бүген икесе дә арабызда юк инде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да безнең белән бергәләп, шатланып каршылый алмыйлар...

Әмма дөньялыкта яшәгәндә хөрмәтле ветераннар үзләре турында сагынып сөйләрлек матур истәлекләр калдырган, җирдәге якты эзләре күңелдә гаҗәеп соклану тойгысы уята. Бүген нәселен, аларның күркәм гаилә йолаларын һәм гореф-гадәтләрен балалары, оныклары дәвам итә.
Әлеге үрнәкле гаилә башлыгы Җәлил Габдрахманов 1923 елның 31 мартында Чишмә авылында туа. Кечкенәдән акыллы, тыйнак, зирәк малай булып үсә. Туган авылындагы мәктәптә алтынчы сыйныфны тәмамлагач, бик яшьли кул арасына керә башлый: йорт эшләрен башкара, колхозда көченнән килгәнчә тырышып эшли. 1942 елның мартында фронтка китә һәм укчылар бригадасында хезмәт итә. Сул кулы снаряд ярчыгы тиеп яралангач, госпитальгә эләгә. Анда 5 айлап дәваланганнан соң, 1943 елның гыйнварында туган якка әйләнеп кайта. Арытаба Ленин орденлы Дүртөйле машина-технология станциясендә хисапчы-заправкалаучы булып эшли. 1958 елның апрелендә әлеге һөнәре буенча “Чишмә” колхозына эшкә күчерелә һәм лаеклы ялга чыкканчы тырыш хезмәт үрнәге күрсәтә.
Хәләле Кифая Тимерхан кызы 1921 елның 19 августында Үткен авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бәләкәйдән аң-белемгә тартылган кыз илдә яңа тормыш кору максатында кискен үзгәрешләр барган катлаулы чорда туган авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга керә. Аннары Өчбүләдә белем ала, 9-10нчы сыйныфларны Дүртөйледәге 1нче мәктәптә укый. Кулына өлгергәнлек аттестаты алгач, тулы булмаган урта мәктәпкә туган тел укытучыларын әзерләү курсларында белемен камилләштерә. Хезмәт юлын 1940-41 уку елында Түбән Аташ мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлап җи­бәрә. 1941 елның гыйнварында Бөре педагогия училищесына читтән торып укырга керә һәм аны шул ук елда тәмамлый. Чираттагы уку елында ул Чишмә мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерелә һәм анда язга кадәр эшли.
1942 елның ма­еннан 1945 ел­ның июленә кадәр фронтта була. Тәүдә 1080нче зенит-артиллерия полкында, аннары 296нчы кече калибрлы дивизионда кече сержант званиесендә зенит артил­лериясендә хезмәт итә. Данлы хәрби юлын Бөек Ватан сугышының Сталинград шәһәре янындагы хәлиткеч, канкойгыч алышларында башлый. Курку белмәс, кыю зенитчы кызлар Идел аша кичүне тәүлек әйләнәсенә явыз дошман самолетларыннан саклый. Ватаныбыз азатлыгы өчен барган изге сугышта Кифая Тимерханова фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәшә һәм Җиңү көнен Польшадагы Брислава шәһәрендә каршылый.
Сугыштан соң Мәмәдәл авылындагы җидееллык мәктәпкә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә җибәрелә, аннары янә Чишмә җидееллык мәктәбенә эшкә күчерелә һәм хаклы ялга чыкканчы башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, шул чорда Бөре дәүләт укытучылар институтын уңышлы тәмамлый. Биредә алар ире Җәлил Талип улы белән матур гаилә кора, балалары Роза, Рәзиф, Рәсүл, Илсөяр һәм Рафаэльне җил-яңгыр тидерми, күз карасыдай кадерләп үсте­рәләр, аң-белем алырга ярдәм итеп, зур тормыш юлына чыгаралар. Бүген алар үз гаиләләре белән туган авылы Чишмәдә һәм республикабызның төрле төбәк­ләрендә яши.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары Җәлил Габдрахманов белән Кифая Тимерханованың хәрби хезмәте һәм тыныч тормыштагы фидакарь тырышлыгы дәүләт тарафыннан лаеклы бәһаләнә: алар хәрби медальләр, төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Ветераннар... Аларның гомере гаять катлаулы, кырыс елларга туры килгән. Ул дәвердә буыннары да ныгып өлгермәгән егетләр һәм кызлар, илебезне явыз дошманнан саклап, Ватаныбыз азатлыгын яклап, яшьли сугыш утын кичкән, аның адәм баласы чыдый алмаслык коточкыч авыр газап-михнәтләрен үз иңнәрендә күтәргән. Совет халкының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы чал тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез өчен без аларга — сугыш һәм хезмәт ветераннарына, Бөек Җиңү хакына яу яланнарында ятып калган яугирләргә һәм тыл эшчәннәренә бурычлы...

Рәфил Саматов,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Читайте нас: