— Мәчет халык акчасына төзелде. Шулай ук район җитәкчелеге, оешмалар, депутатлар ярдәме зур булды. Эшне башлап йөрүче, Дмитриева Полянада туып-үскән, бүген Уфада яшәүче Фәнис Кәримовның ярдәмен, тырышлыгын аеруча билгеләр идем, — ди мәчетнең имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт.
Моңа чаклы район үзәгендә мәчет булмый. Өч ел элек Нурислам хәзрәт имам итеп сайлангач, мәчетне файдалануга тапшырырлык дәрәҗәгә җиткерү өчен тырышлык сала. Элемтә булдыру, төзүчеләрне хәстәрләү, оештыру эшләренә өлкән яшьтә булуына карамастан, имам-хатыйб йөгергәләп кенә тора.
Барлык эчке эшләрне: җылылык, электр үткәрүгә, агарту-бизәүләрне, тыштагы кирәк-яракны булдыруга изге күңелле Фәнис Минзаһит улының уңган кулы тигәнлеге, чын күңел биреп эшләгәне тоела. Матур гамәлләре өчен якташлары, райондашлары аңа олы рәхмәтле. Бүген дә ул, хәл белеп, һәрьяклап ярдәм итеп тора. Әйткәндәй, Фәнис Минзаһит улы, Мичурин балалар йортындагы сабыйларны сөендереп, аларга “Әллүки” журналына подписка да бүләк итте, моның өчен аңа без дә рәхмәтле.
Киләчәктә дә бихисап эшләр башкару күз уңында тотыла. Аскы катта мәдрәсә, мәчет алдында кибет ачарга исәп тоталар. Китаплар, дини атрибутика, хәләл ризык сатуны оештырырга уйлыйлар. Чөнки мәрхүмнәрне искә алу, никах кебек мәҗлесләрдә хәләл ризыклар гына ашарга тиешбез, ди имам-хатыйб. Мәчет ачылганнан бирле биредә 15 никах укылган, 14 балага исем кушылган. Көненә биш тапкыр азан яңгырый, намаз укыла. Туймазы мәчетеннән Билал хәзрәтне ярдәмгә чакырганнар. Ул да азан әйтә, төштән соң балаларны Коръән, намаз укырга өйрәтә. Әлеге вакытта ун бала зур теләк белән сабакка йөри. Ислам университетында белем алган Мәсрүрә ханым чәршәмбе һәм җомга көннәрендә гарәп алфавитын, Ислам дине кануннарын өйрәнергә теләүче хатын-кызларны укыта.
Ни өчен мәчетне “Ихсан” дип атаганнар соң? Баксаң, күршедә генә бик укымышлы, диндар әби яшәгән. Моннан берничә ел элек төзү эшләре башлангач, ул оештыру эшләрендә актив катнашкан. Аның зур үтенече буенча шушы исем бирелгән. “Ихсан” сүзе “Ислам диненә тугры” дигәнне аңлата”, — дигән.
Әйе, ерактан ук балкып, иман нуры чәчеп торучы мәчеткә район халкы сөенеп йөри. 6 меңнән артык кеше яшәүче Шаран авылы биләмәсендә мәчет бинасы ишекләре ачылу район халкы өчен бик әһәмиятле. Фәнис Минзаһит улы мәчетнең исеменә бер-бер артлы алышынып янучы төсле утлар уйнатучы җиһаз урнаштырган. Кояш бату белән ул үзе кабына. Шулай, биек манаралар көндез генә түгел, караңгы төннәрдә дә салават күпере төсләренә кереп, Шаранны яктыртып балкып тора.