+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2015, 22:21

Мәрьямнең чәчәкләре...

Быел илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылый. Кызганыч, сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп, утның нәкъ уртасында кайнаган ветераннарның күбесе бу көннәрне күрә алмый. Шулай да алар хакында күңелләребездә якты истәлек исән һәм мәңге үлмәячәк. Күптән түгел мин шундый ветераннарның берсе, соклангыч тормыш һәм хезмәт юлы үткән Вәли Камаловның кызлары – Зөһрә һәм Светлана ханымнар белән очрашып сөйләшү бәхетенә ирештем. Горурланырлык әти-әниләре хакында хатирәләрне бергәләп барладык.

— Безнең әти ишле, дус, тату, хезмәт сөючән гаиләдә үсә. Өлкәннәр — кечкенәләргә ярдәм, кечкенәләр өлкәннәрне хөрмәт иткән гаиләдә. Һәм ул хөрмәт барлык нәрсәдә чагыла – көнкүрештә, мәктәптә, эштә. Бөтен балалар да чиксез ярату тоеп үсә анда, — дип башлады сүзен ветеран кызлары. — Сугыш турында сөйләргә әти бик яратмый иде, күрәсең, ул аның күңелендә бетмәс җәрәхәт калдыргандыр. Балачак хатирәләрен барласак, әтинең кыска-кыска гына әйтеп куйганнарыннан шулар искә төшә: тиз генә әзерлек үткәргәннән соң аларны, әле мыек та чыгарга өлгермәгән яшь егетләрне, фронтка озаталар. “Ватан өчен!”, “Сталин өчен!” дип һөҗүмгә ташлана алар. Шул рәвешле үз җирләренең күпмедер өлешен булса да авыр алышта азат иткәннәрен сөйләгәндә әтинең күзләре очкынланып яна иде. Һәм шунда ук, һәр алыштан соң һәлак булган дуслары белән хушлашканны искә алып, тавышы тынып кала иде... Кыюлыгы, батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. “Ә бит мине Герой исеменә дә тәкъдим иткәннәр иде”, дип көлемсерәгәне дә истә әтинең.
1943 елда, 20 яшендә, Вәли Хаҗигали улы туган ягына – Дәүләкән районының Чуенчы авылына фронттан яраланып, сул кулсыз, бер күзсез кайтып керә. Әнисе улын бик ярата, аның белән горурлана һәм авыр авыл шартларында инвалидның тормышы ничек булыр икән, дип бик кайгыра. Һәм беркөн егет кәләше Мәрьям белән таныштыргач, ана бик шатлана. 1945 елның 23 февралендә алар өйләнешә. Мәрьям яшь, чибәр, хезмәт сөючән була, Вәлине бик ярата һәм хөрмәт итә, аның әти-әнисенә хөрмәт күрсәтә, сеңлесе белән дуслашып ала, энеләрен караша.
Тормыш акрынлап кына җайга салына, Вәли Камалов балалар йорты директоры булып эшли, соңыннан Дәүләкән МТСына җитәкчелек итә. Гаилә киңәшмәсендә уйлашалар да, аңа укырга кирәк, дигән карарга киләләр. Һәм ул Уфадагы югары партия мәктәбенә укырга керә.
— 1958 елда әтине Краснокама районына райком секретаре итеп җибәрәләр. Аның без йокыдан торганчы бик иртә эшкә киткәне һәм бик соң кайтканы исемдә, — дип искә ала Зөһрә Вәли кызы. — “Галифе” чалбарлары, кирза, бәйрәмнәрдә хром, ә кышын коңгырт күн җөйле бик матур ак итекләре истә. Алар әни белән һәрчак бик бәхетле булып истә калганнар. Хәзер, яшәлгән елларым аша карап, аларның ничек шундый була алганнарын бик аңламыйм да. Без өч кыз идек. Өлкәнебез Зәйтүнә өч яшендә бик авыр чирләде. Бу хәлгә әниебез чиксез кайгырып, хәтта башкача бала табарга да теләмәгән. Тик улы булуын бик теләгән әтиебез аны янә бәби алып кайтырга үгетли. Нәтиҗәдә, мин туганмын. Өйдә тапкан балалар гел кыз була, дигән имеш-мимеш йөри ул чакларда. Әле яшь булган әтиебез, ике кызы да өйдә тугач, ирексездән, бу сүзләргә ышанып, өченчегә әнине малай табарга бала тудыру йортына озата... Янә – кыз бала. Ә Зәйтүнә апабыз, авыруыннан күпме дәвала­салар да, унсигез яшендә бакыйлыкка күчте... Төпчегебез Светлана дөньяга килгәч, белеме буенча укытучы булган әниебез башкача эшкә чыкмады. Бернинди күңел төшенкелеге, авыр дип зарлану юк. “Хәлләр ничек?” — дигән сорауга безне һәрвакыт: “Барысы да әйбәт!” — дияргә өйрәтәләр иде.
Уйлап карасаң, Вәли Хаҗи­гали улы искиткеч зур хезмәт юлы үткән: укытучы, балалар йорты, МТС директоры, партия райкомы секретаре, “Мир” колхозы рәисе, “Арлан” совхозы директоры, икмәк комбинаты җитәкчесе. Намуслы хезмәте өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.
— Аны барысы да бик хөрмәт итә иде, кемдер яратты, кемдер курыкты да. Без үскәндә, хәзерге яшьләр әйткәнчә, нинди “шоколадта” яшәгәнебезне уйламадык та. Алар ихлас итеп, намуслы эшләде, якты киләчәккә ныклы ышаныч белән җиңел итеп яшәделәр, — дип сөйли Светлана Вәли кызы. — “Коммунизм вәгъдә итеп, Хрущев алдады”, дип шаярта иде әти. Ул бик күп эшләде, әни өйдәге хуҗалыкны карады. Һәр көз саен, урып-җыю эшләре беткәч, алар ял итәргә китә иде. Аннан күпләп төрле орлыклар алып кайталар һәм яз безнең тәрәзә төпләре үсентеләр белән тула иде. Өй алдыбыз һәрчак шау чәчәктә утырды, хәтта карбыз һәм кавыннар үстердек. Әнигә иң матур өй алды һәм бакча өчен бүләкләр тапшыралар иде.
— Оныклар әтинең аерым шатлыгы булды. Өлкәне белән ул Мәскәүгә, Кызыл мәйданга, Билгесез солдатка мәңгелек ут янына, мавзолейга барды. Кечесе белән “Зеленая роща” шифаханәсендә ял итте. Оныгы анда ял итүче ветераннарны шахматка осталыгы белән таң калдырган. Барлык каникул көннәрен балалар Николо-Березовкада үткәрде. Рәхәтләнеп ял иттеләр, картәтиләре белән бергә эшләделәр, көннәрен бәхетле үткәрделәр, — ди Зөһрә ханым.
Икесе дә хаклы ялга чыкканнан соң ел саен 15 августта – Мәрьям апаның туган көнендә — хезмәттәшләре Камаловларга җыела торган була. Камаловлардан бөркелгән мәхәббәт нурларыннан өлеш алырга һәм тормыш дәресләре өчен рәхмәт әйтергә. Николо-Березовканың өлкән буыны әле һаман “Җиңү урамында” дип түгел, ә “Камалов урамында” дип сөйләшә һәм, шау чәчәккә күмелгән бакчаларны күреп, “Мәрьямнең чәчәкләре”, ди. Әйе, искиткеч чәчәкләр үстергән, хезмәт сөеп, сокландыргыч итеп яши белгән Камаловлар дөньяда юк инде. Ләкин алар үзләренең чәчәкләре – балалары, оныклары өчен шатлана һәм горурланадыр кебек, чөнки алар барысы да нәселнең лаеклы дәвамы була белгән.
— Быел 23 февральдә өйләнешүләренә 70 ел тулган булыр иде. Ләкин гыйнварда әни безне мәңгелеккә калдырып китте. Әти белән алар хәзер оҗмахта күрешкәндер, дип уйлыйбыз, — ди кызлары Зөһрә һәм Светлана.
Читайте нас: