Аны Башкортстан татарлары конгрессының район башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Мингалин китапханә белән берлектә үткәрде. “Туган ягым — Краснокама” дип атлаган кичәдә бик күп каләм тибрәтүчеләр үзләренең шигырьләрен укыды, шулай ук, аларның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Тамашачылар Наҗия Басыйрова, Ринат Апачев, Әдис Зиннәтуллин, Вәкил Билалов, Найзирә Алчина, Рита Галиеваның чыгышларын яратып тыңлады. Очрашуда, шулай ук, Яңавыл шәһәренең “Замандаш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәрит Суфияров тамашачыларга үзенең ялкынлы шигырьләрен укып ишеттерде. Шагыйрьләрне район хакимияте башлыгы урынбасары Фәнүдә Дмитриева, район үзәкләштерелгән китапханә директоры Татьяна Дунаева тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Ахырда сүз мәктәп укучыларына бирелде. Алар арасында да иҗатка гашыйклар, каләм тибрәтүчеләр байтак булып чыкты. Яшьләр үз иҗат җимешләрен тәкъдим итте, киңәшләр алды. Кичә ямьле дә, фәһемле дә булды.