+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2015, 22:30

Үзәктә — янгын хәвефсезлеге

Дүшәмбе көнне үткән киңәшмәдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов урман янгыннарын булдырмау максатында Хөкүмәткә тиешле документлар әзерләргә кушкан иде. 16 апрельдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы узды. Аны Премьер-министр урынбасары Марат Мәһәдиев алып барды.

Күптән түгел Хакасиядә чыккан янгын нәтиҗәсендә җиде муниципаль берәмлектә 1 меңнән артык шәхси йорт янган, 29 кеше һәлак булган, 3 меңгә якын мал кырылган. Марат Шәриф улы чыгышын шундый коточкыч саннардан башлады. Вазыйфа биләүче кешеләр алдына республикада янгын хәвефсезлеген тәэмин итү уңаеннан башкарылган эшләр турында урынлы сораулар куйды.
— Былтыр республика урманнарында 49 янгын чыкты. Аларның күпчелегенә халыкның ут белән саксыз эш итүе сәбәпче. Быелга урман янгыннарын сүндерү планы әзерләнде, күнекмәләр узды. 1 апрельгә халык белән 1900 әңгәмә үткәрелгән, патруль вакытында 417 закон бозу очрагы ачыкланган, 13 штраф салынган, — диде урман хуҗалыгы министры Динир Әхмәтҗанов.
Гомумән алганда, республикада җәй гадәти булыр дип көтелә. Башкортстан гидрометеостанциясе начальнигы Вилора Горохольская сүзләренә караганда, республикада янгын хәвефе янаган чор гадәттәгечә булачак. Бу айда һава торышы тотрыксыз, көчле, хәтта карлы яңгырлар яву ихтимал. Кайбер көннәрдә җылылык 17 градуска кадәр җитәчәк. Майда температура һәм явым-төшем нормада, айның икенче яртысында янгын хәвефе артуы мөмкин. Июньдә һава температурасының нормадан югары булуы көтелә, явым-төшем күбрәк булачак.
Читайте нас: