+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель 2015, 21:54

Каһарманлык мәңге онытылмас, Сезнең буын - безнең горурлык!

Бөек Ватан сугышы чорында Илеш районыннан барлыгы 10220 кеше мобилизацияләнә, шуларның 6848е яу яланында мәңгелеккә ятып кала. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 5648е орден-медальләр белән бүләкләнә. Алар арасыннан Муса Гәрәев — ике, Әнвәр Абдуллин бер тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Кызганыч, Бөек Җиңү язы ераклашкан саен ветераннар сафы да сирәгәя бара. Бүген районда нибары 44 кенә сугыш ветераны исәпләнә. Аларның һәркайсына район җитәкчелеге, урындагы хакимият, гомумән, барлык район халкы тарафыннан тиешле кадер-хөрмәт күрсәтелә. Мисалга, күптән түгел район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин бер төркем сугыш ветераннарын һәм инвалидларын, аларга тиңләштерелгән өлкәннәрне кабул итте. Анда өлкән буын вәкилләре белән тыгыз бәйләнештә эшләүче Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча халыкны социаль яклау үзәгенең Илеш районы бүлеге начальнигы Татьяна Васильева, район Ветераннар советы рәисе Анатолий Романов катнаштылар. Кабул итүгә сугышта катнашкан ветераннар исеменнән вәкилләре — якыннары да килгән иде. Аларның кайберләре хакимият башлыгы белән телефон аша да бәйләнешкә керде. Очрашуда катнашучылар, нигездә, торак белән тәэмин итү, торак шартларын яхшырту, тыл ветераны статусы бирү һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Илдар Иршат улы аерым сорауларга урында ачыклык кертте, калганнарын исә якын арада хәл итәргә вәгъдә бирде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында районда тагын нинди эшләр алып барыла соң? Шул сорау белән без район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рубин Галимовка, мәдәният, мәгариф бүлеге җитәкчеләре Раил Гомәровка, Рәмзә Ямаловка, “Илешинформүзәк” директоры Рөстәм Хисаметдиновка һәм урындагы телевидение директоры Инсаф Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.
Читайте нас: