+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2015, 23:11

Халык мәнфәгате - алар эшчәнлегендә төп өстенлек!

Башкортстанның иң яхшы муниципалитетлары бүләкләнде.21 апрельдә Русиядә Урындагы үзидарә көне билгеләнде. Бу көнне Уфада “Башкортстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте. Чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимиятләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр катнашты

Конкурсны Икътисади үсеш министрлыгы Мәгълү­мат­лаштыру һәм “Ачык республика” системасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, “Башкортстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе белән берлектә оештырды. Ул урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән муниципаль хез­мәткәр­ләрне ачыклау, иң яхшы муниципаль берәмлекләрнең уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату максатында үткә­релә. Бәйгедә муниципаль берәмлекләр, муниципаль хезмәткәрләр һәм басма матбугат һәм телера­дио­компанияләр журналистлары катнашты.
— Быел бу көн илебездә өченче тапкыр билгеләп үтелә. Муниципаль хезмәткәрләр мондый бәйрәмгә лаек. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм! — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов. – Бу залда һөнәр осталары, үз Туган иленең патриотлары, талантлы һәм фидакарь хезмәткәрләр җыелган. Безнең муници­палитетларның тулы канлы тормыш белән яшәвен, урындагы властьның күпкырлы эшчәнлек алып баруын, алар­ның иңенә никадәр вазыйфа йөкләтелгәнлеген яхшы беләм. Сезнең хез­мәтегез илдәге һәм рес­публикадагы хәлне ях­шыртуда мөһим урын алып тора. Кешеләрнең тормыш сыйфаты, халыкның властька ышанычы урыннардагы олы һәм вак эшләрнең ничек башкарылуыннан тора.
Республика Башлыгы фикеренчә, Урындагы үзидарә көнен билгеләү гражданлык җәмгыятен үстерүгә, демократия принципларын һәм урындагы үзидарә институтларын ныгытуга булышлык итә. Үзидарә органнары — кешегә иң якын торучы, халык ихтыяҗ­ларын якыннан белүче власть структурасы ул. Аларга халык­ның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча сәясәтне гамәлгә ашыру бурычы йөкләтелгән.
Читайте нас: